Казан марафоны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан марафоны latin yazuında])
Казан марафоны

Казан марафоны — 2018 логотибы
Сыйфатламасы
Үткәрелү урыны Казан шәһәре байрагыКазан

Казан марафоны (ингл. Kazan Marathon) — 2015 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә торган йөгерү буенча ярыш. Үз эченә марафон дистанциясен, 21,1 км, 10 км һәм 3 км кертә. Марафонда профессиональ спортчылар һәм әлеге спорт төрен яратучылар катнаша. TIMERMAN спорт чаралары сериясе бренды астында уздырыла[1]. Якшәмбе, май аенда үткәрелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан марафонын оештыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марафон Вадим Янгиров җитәкчелегендә «Спорт проектларын гамәлгә ашыру үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан тормышка ашырыла[2]. Оештыру комитеты буларак шулай ук Татарстан Республикасының җиңел атлетика федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе катнаша.

Казан марафоны — 2015[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 11 мае Казан Марафоны кысаларында дөнья чемпионатында катнашучыларны сайлап алу белән марафонлы йөгерү буенча Россия чемпионаты уза[3]. Катнашучыларга сайлап алу өчен өч дистанция тәкъдим ителә: классик Олимпия марафоны — 42,2 км, ярыммарафон һәм 5 км. Ярышларда барлыгы 2246 кеше катнашкан. «Казан марафоны» Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

Казан марафоны — 2016[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 15 маенда Казанда социаль юнәлештәге иң зур спорт чараларының берсе — «Казан Марафоны — 2016. Үзеңне тикшер!» дип исемләнгән, СПИД/ВИЧ инфекцияне профилактикалауга багышланган[4] марафон уза[5].

Йөгерештә барлыгы 38 илдән вәкилләр катнаша. Төп марафон дистанциясеннән тыш, 21,1 км һәм 10 км йөгерешләр уза. 3 чакрымга йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җырчы Вера Брежнева катнаша[6].

Казан марафоны — 2017[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан марафоны — 2017 икенче ел рәттән «TATAR.RUN» җиңел атлетика узышларының спорт сериясе кысаларында үткәрелә. Ярышларда 10 меңгә якын кеше, 22 илдән вәкилләр катнаша. 4 дистанциядә ярышалар: 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км[7].

Казан марафоны — 2018[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан марафоны — 2018

2018 елда Казан марафонында дөньяның 28 иленнән 10 меңгә якын кеше катнаша. Катнашучыларга сайлап алу өчен 4 дистанция тәкъдим ителә: 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км. Массакүләм йөгерештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч ТВ» спорт телеканалының генераль продюсеры Тина Канделаки, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашкан. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Татьяна Свиридова 10 чакрым дистанциягә йөгерүдә катнаша.

Аерым йөгерештә коляскадагы спортчылар катнашалар, алар 21.1 км дистанцияне бер сәгать эчендә уза[8].

Казан марафоны — 2019[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 4-5 маенда Казанда Ак Барс Банк Казан марафоны уза, ул дөньяның 32 иленнән вәкилләр: йөгерү фанатларын һәм марафон буенча Россия чемпионатында катнашучы профессиональ спортчыларын җыя[9].

«Марафон бик ошады. Бүген трасса да сокландырды: без шәһәрнең барлык истәлекле урыннарын диярлек эләктердек һәм иң мөһиме, моны бер әйләнешкә эшләдек. Казан марафоны елдан-ел арта һәм яхшырак, тәҗрибәгә әверелә бара. Бу сизелерлек», — дип әйтә марафон буенча Россия чемпионы Степан Киселев[10].

Казан марафоны җиңүчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Җиңүче Җиңүче
Исем Ил Вакыт Исем Ил Вакыт
2019 Степан Киселёв Россия 2:12.56 Сардана Трофимова Россия 2:31.31
2018 Артём Алексеев[11] Россия 2:17.45 Татьяна Арясова Россия 2:36.04
2017 Алексей Трошкин Россия 2:16.22 Татьяна Арясова Россия 2:31.12
2016 Андрей Сафронов Россия 2:18.27 Татьяна Арясова Россия 2:33.37
2015 Юрий Чечун Россия 2:14.11 Сардана Трофимова Россия 2:29.29

Марафон трассасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан марафоны — 2018 трассасы

Марафон трассасы Казанның иң истәлекле урыннары аша уза: Кремль, Казансу елгасы яры, Су спорт төрләре сарае, «Казан» гаилә үзәге, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы, Кабан күле, Миллениум күпере, Карл Маркс урамы, Кирмән яр буе урамы, Ленин бакчасы, Казан циркы һәм башкалар.

Трассаны үзгәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда катнашучылар 42,2 км дистанциясен беренче тапкыр бер әйләнешкә уздылар[12]. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, 2018 елда узган дистанция маршрутын шактый яхшыртканнар — катнашучыларны күбрәк озын участоклар һәм азрак кискен борылышлар көткән.

Бөтен дистанция йөгерүчеләр өчен тулысынча ябылган була.

Хәйриячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роналд Макдоналд йорты

2015 елдан оешма социаль проектларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирә.

  • 2015 ел — Ретта синдромлы балаларга ярдәм итү.
  • 2016 ел — СПИД/ВИЧ инфекцияле кешеләргә игътибарны җәлеп итү.
  • 2017 ел — ак барслар юкка чыгу проблемасына игътибарны җәлеп итү.
  • Шулай ук 2017 елдан башлап Казан марафоны Роналд Макдоналд йорты белән тыгыз элемтәдә тора[13]. 2018 елгы Казан Марафоны кысаларында Роналд Макдоналд йорты командасы җыела, аны оештыру взносы хәйрия оешмасына тапшырыла. Шулай ук җыелган акчаларның бер өлеше (барлык стартларның 7% ы) Роналд Макдоналд йортына күчерелә[14].

Корпоратив лига[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корпоратив лига

Стартларның иң мөһим элементларының берсе булып Корпоратив лига була. Аның төп максаты — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары командаларының массакүләм спорт чараларында бергә катнашу өчен шартлар тудыру. 2018 елда марафонны үткәрү нәтиҗәләре буенча Корпоратив лига кысаларында Республиканың гына түгел, Россия регионнарының һәм БДБ илләре компанияләре һәм предприятиеләре арасыннан 55 команда катнаша[15].

Корпоратив лига катнашучыларның барысы да, оешмада эшләүче хезмәткәрләр санына карап, дивизионнарга бүленә. Дивизион җиңүчесе булу өчен иң күп балл җыярга кирәк. Катнашучы теләсә кайсы дистанцияне тизрәк узса, аңа күбрәк баллар бирәләр[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Online, БИЗНЕС. Владимир Леонов: «Принудительных спонсоров у серии TimerMan нет и не будет» (рус.), БИЗНЕС Online. 24 октябрь 2018 тикшерелде.
  2. Вадим Янгиров о Казанском марафоне: «Моменты, когда марафонцы подбегали к пунктам питания, а там не было воды, стали для нас катастрофой» (ингл.). 24 октябрь 2018 тикшерелде.
  3. «Казанский марафон-2015». www.history-kazan.ru. 2018-10-24 тикшерелгән.
  4. Что нужно знать о Казанском марафоне - Инде. Инде. 2018-10-24 тикшерелгән.
  5. Казанский марафон глазами участника :: Дневник :: Георгич :: 42km.ru. www.42km.ru. 2018-10-24 тикшерелгән.
  6. Вера Брежнева: в Казани я в первый раз бежала марафон. РБК. 2018-10-24 тикшерелгән.
  7. Казанский марафон-2017 соберет 20 тыс. бегунов (рус.), Татцентр. 24 октябрь 2018 тикшерелде.
  8. Участие в массовом забеге Казанского Марафона – 2018 (рус.). 24 октябрь 2018 тикшерелде. (үле сылтама)
  9. Чемпионат России по марафону. Трофимова и Киселев одержали победы. Sports.ru. 2019-11-03 тикшерелгән.
  10. Более 25 000 участников вышли на старт Казанского марафона 2019
  11. Результаты Казанского марафона 2018: 10 000 бегунов, 27 стран
  12. Казанский марафон 2018: все о марафоне в Казани (рус.), training365.ru (2017-12-16). 24 октябрь 2018 тикшерелде.
  13. Web Acessory Studio. Дом Роналда Макдоналда. rmhc.ru. әлеге чыганактан 2018-04-13 архивланды. 2018-10-24 тикшерелгән.
  14. Возможность: поддержать фонд «Дом Роналда Макдоналда», пробежав Казанский марафон - Инде. Инде. 2018-10-24 тикшерелгән.
  15. «Первый БИТ» достойно дебютировал в корпоративной лиге на Казанском марафоне - новости компании. kazan.1cbit.ru. 2018-10-24 тикшерелгән.
  16. ГК Миррико попала в десятку лидеров корпоративной лиги Казанского марафона-2017. Mirrico. 2018-10-24 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка

Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]