Казан милли тикшеренү технология университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан милли тикшеренү технология университеты latin yazuında])
Казан милли тикшеренү технология университеты
Нигезләнү датасы 14 июнь 1890
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Казанский национальный исследовательский технологический университет
... хөрмәтенә аталган Aleksandr Butlerov һәм Сергей Киров
Әһәмиятле кеше Айгөл Миңнуллина
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт kstu.ru(рус.)
Карта
 Казан милли тикшеренү технология университеты Викиҗыентыкта

Төп бина (А корпусы)

Казан милли тикшеренү технология университеты (хәзерге исем 2011 елдан, элек Казан дәүләт технология университеты (1992—2011), Казан химия технология институты (1930—1992)) — Казанда урнашкан югары уку йорты. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәнәгать училищесы

1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә.

ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә.

Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.

Билгеле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет чыгарган кешеләр арасында билгеле кешеләр: академик В.В. Кафаров, ССРБ ФА һәм ТР ФА әгъза-корреспонденты П.А. Кирпичников, С.Р. Рафиков, И.В. Торгов, Б.М. Михайлов, Ю.С. Клячкин, Ленин һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты Л.М. Бейкин, С.Г. Богатырев, Р.С. Гайнутдинов, С.Н. Косолапов, В.Г. Шацилло, Г.К. Клименко, А.И. Сидоров, В.А. Шишкин, А.Г. Лиакумович, А.Д. Николаева, X.Э. Харлампиди, В.Ф. Сопин, А.Ф. Махоткин, Г.С. Дьяконов, И.Х. Садыйков, актрисалар Гүзәл Гафарова, Алсу Фәйзуллина һ.б.

Университет бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б корпусы

Бүген университет ватаныбызның иң зур технологик белем бирү базасы булып тора. КИТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Россиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

Россиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый. 2010 елда абитуриетлар арасындагы конкурста 1 урынга 7 кеше туры килде. Бай фәнни потенциалы һәм кирәкле материаль-техник базасы булган Казан милли тикшеренү технологияләр университеты республикабызны, Урта Идел буе регионын химия һәм технология өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.

КИТТУда республиканын иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, 958 фән кандидаты, дәүләт һәм төрле иҗтимагый академияләрдән академик һәм әгъза-корреспондентлары бар, педагогларның күбесе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, фән һәм техника өлкәсендәге премияләренә лаек. Университетта фәнни-тикшеренү эшлэре күп юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 56 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли. Аспирантларның һәм докторантларның саны 1000 артып китә. КИТТУда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча 15 диссертацион совет эшләп килә. Биредә ел саен 20 артык докторлык, 100 артык кандидатлык диссертацияләре яклана.

Университетның фәнни эшчәнлеген фән һәм техника үсешенең приоритет юнәлешләрендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр тәкъдим итә.

Университетның фәнни-җитештерү паркы үз эченә бизнес-инкубаторлар, инновацион полигоннар, трансфер технологияләр үзәген берләштерә. КИТТУнын актив катнашлыгы нәтиҗәсендә республикабыз югары технологияләр технопаркының федераль конкурсында җиңеп чыкты. Бүгенге көндә университетның инновацион структурасына 22 кече предприятия, 33 фәнни укыту үзәге керә. Бүгенге көндә КИТТУ нефтегазохимик укыту кластерында, регионыбызның җиңел сәнагать кластерында әйдәп баручы уку йорты булып тора.

Университетның структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инженер химия-технология институты (ИХТИ) (Инженерлар факультеты, элеккеге 1нче факультет)

  • Энерготуенган материаллар һәм җайланмалар факультет(ЭМҖФ)
  • Экологик технологик информацион иминлек факультеты (ЭТИИФ)

Химия һәм нефть машина төзелеше институты (ХНМТИ) (2нче һәм 3нче факультетлар)

  • Механик факультет (МФ)
  • Энергомашиналар төзелеше һәм технологик җайланмалар факультеты (ЭмТТҖФ)

Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты (НХНИ) (4нче һәм 6нчы факультетлар)

  • Наноматериаллар һәм нанотехнологияләр факультеты (ННТФ)
  • Нефть һәм нефтехимия факультеты (ННХФ)
  • Химия технологияләре факультеты (ХТФ)

Полимерлар институты (ПИ) (элекке 5нче факультет)

  • Каучук һәм эластомерлар технологиясе һәм эшкәртү факультеты (КЭТЭФ)
  • Пластик массалар һәм композитлар технологиясе, эшкәртү һәм сертификация факультеты (ПМКТЭСФ)

Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологияләре институты (ҖСМДТИ) (элеккеге 7нче факультет)

  • Җиңел сәнәгать һәм мода технологияләре факультеты (ҖСМТФ)
  • Дизайн һәм программалар инженериясе факультеты (ДПИФ)

Идарә, автоматизация һәм информацион технологияләр институты (ИАИТИ) (элеккеге 8нче факультет)

  • Идарә һәм автоматизация факультеты (ИАФ))
  • Информацион технологияләр факультеты (ИТФ)

Идарә, икътисад һәм социаль технологияләр институты (элеккеге 9нчы факультет)

  • Идарә, икътисад һәм хокук факультеты (ИИХФ)
  • Социаль һәм һуманитар технологияләр факультеты (СҺТФ)

Азык җитештерү һәм биотехнологияләр институты (АҖБИ) (элеккеге 10нчы факультет)

  • Азык технологияләре факультеты (АТФ)
  • Азык инженериясе факультеты (АИФ)

Өстәмә профессиональ белем алу институты

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның Бөгелмә, Волжск (Марий Эл Республикасы), Кант (Кыргызстан Республикасы) шәһәрләрендә урнашкан 3 филиалы һәм Казан технология колледжы бар.

Халыкара эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта күпкырлы халыкара эшчәнлек алып барыла. Монда чит ил гражданнарын бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган вузгача укыту системасы рус телендэ оештырылган. Университет чит ил партнерлары (Ляонин нефть һәм химия университеты, Берген университеты) белән уртак уку- укыту программаларын тормышка ашыру остендэ эш алып бара. 2010 нчы елда КИТТУда 40 илдән килгән 600 чит ил гражданы белем алды. Халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Университет теоретик һәм гамэли химиянен Халыкара союзлык ассоциациясе берләшмәсе (IUPAC) Евразия һәм Тын океан университетлары челтәре (UNINET) оешмаларының әгъзасы булып тора. Университет базасында Юнесконың микрохимик эксперимент буенча үзәге эшли. Хәзерге вакытта КМТТУ дөньяның 23 илендә урнашкан 56 университет һәм халыкара белем бирү структуралары белән элемтә тота. Ляонин нефть һәм химия университеты (Кытай халык республикасы), Хемниц техник университеты (Германия), Карлсруэ университеты (Германия), Берген университеты (Норвегия) шундыйлардан.

Университетта чит ил студентлары өчен югары уку йорты алды белем бирүе эшләп килә. 2010 елда биредә 40 илдән 600дән артык чит ил гражданнары укыган. Университет IUPAC, UNINET әгъзасы булып тора. 2011 елга университет 23 илдән 56 чит ил университетлары белән килешү алып бара. Алар арасында Ляонин нефть һәм химия технология университеты (КХР), Карлсруэ университеты (Алмания), Берген университеты (Норвегия) бар.

Иҗтимагый сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәламәтләндерү һәм ял[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак еллар дәвамында университетта 1 курс студентлар өчен сәламәтлекне саклауга багышланган «Сәламәт тормыш» программасы эшләп килә. Бу курс ел саен 1 семестр дәвамында алып барыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен табиблар, физик тәрбия кафедрасы укытучылары, социаль-психология бүлегеннән психологлар чакырыла.

Ел саен университет санаторияләрдә, шул исәптән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә университетның санаторий-профилакториясендә һәм «Яшел наратлык» спорт-сәламәтлек лагерьларында студентларны, университет хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын (11 яшьтән 15 кадәр) сәламәтләндерүне оештыра. Россиянең социаль страхование фондына күчерелгән акчалархисабына, университет балалар санаторияләренә һәм сәламәтлек лагерьларына юлламалар ала.

Җәмәгать туклану системасы мониторингы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның һәр уку бинасында ашханәләр, буфетлар бар. Анда студентларны һәрвакыт кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Университет структурасына мәйданы 800 кв. м. тәшкил иткән, 1348 урынлы, Студентларны ашату комбинаты да керә. Даими рәвештә азыкның сыйфаты һәм бәясе күзәтелеп торыла.

Социаль-психологик ярдәм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004нче елның октябренннән университетта социаль-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшләп килә. «Д» корпусында урнашкан социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең әһәмиятле эше булып студентларга һәм университет хезмәткәрләренә консультацияләр үткәрү, үз-үзеңне тотарга өйрәтү тора. Кабинетта барлык кирәк җиһазлар да бар: клиентка компьютер ярдәмендә тест үткәрү, аны ял иттерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. 2006 елдан башлап СПЯ күрсәтү хезмәте карамагында тренинг залы эшләп килә. Анда студентлар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнәләр.СПЯ алып бара торган социаль хезмәтнең иң әһәмиятлесе булып яшьләр белән эшләү, аларның психологик һәм физик сәламәтлекләренә йогынты ясый торган негатив факторларны ачыклау һәм профилактик чаралар үткәрү тора. Бу максатта СПЯ хезмәткәрләре яңа программа әзерләү һәм тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әлеге программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерүче оешмалар уздырган конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы программа дип игълан ителде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]