Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе latin yazuında])
Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, КМҖБ
Төр
Ачык акционерлык җәмгыяте
Нигезләнгән 1931 (рәсми дата)
Штаб-фатир Русия Русия: Казан
Төп затлар
Дамир Кәримуллин (генераль директор)[1]
Продукциясе
Газны суырытып агызучы җиһазлары, газотурбин энергетик җайланмалары, авиацион йөрткечләр, шәһәр автобулары өчен һидромеханик күчергечләр тартмалары, авыл хуҗалыгы җиһазлары
Хезмәткәрләр саны
4764[2]
Сайт kmpo.ru Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены

Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, КМҖБ (ингл. Kazan Motor-Building Production Association, рус. Казанское моторостроительное производственное объединение, КМПО) — Казанда эшләүче Россия авиацион сәнәгатенең иң зур ширкәтләренең берсе.

Казанның Авиатөзелеш районында, Мотор төзүчеләр мәйданы янында, Каравай микрорайонының Дементьев урамыннан бераз көнчыгышрак урнашкан.

Янында урнашкан С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе белән беррәттән районны барлыкка китерүче ширкәтләренең берсе булып тора.

Нигезләүнең рәсми датасы булып 1931 ел санала — шул елда Воронежда «Взрыватель» заводы нигезендә Воронеж моторлар заводы оештырыла. 1941 елда ул Казанга җирле мотор комбинаты территориясенә күчерелә, аның һәм берничә башка заводлар белән «Завод № 16» исемле ширкәтенә берләштерелә.[3]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда тренер В. Голдин битәкчелеге астында заводның хоккей такымы оештырыла. Башта ул «Машстрой», соңрак «Урицкий исемендәге спорт клубы» исемнәре астында уйнаган. Соңрак аның нигезендә киләчәк Россия чемпионы — «Ак Барс» хоккей такымы булдырылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]