Казан музыка көллияте
Эшләү еллары | 1904 |
---|---|
Нигезләүче | Рудольф Һуммерт |
Ректор | А.Ә. Җаппаров |
Адрес | 420015, Татарстан Республикасы, Казан, Жуковский урамы, 4 |
Сайт | music-college.ru |
Казан музыка көллияте, 2007 елдан — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “И.В.Әүхәдиев исемендәге “Казан музыка көллияте” дәүләт автономияле мәгариф урта һөнәри белем бирү учреждениесе[1].
1891 елда танылган музыка җәмәгатьчелеге эшлеклесе, композитор, педагог Рудольф Һуммерт Казанда шәхси музыка мәктәбе ачкан. 1904 елда әлеге мәктәп базасында музыка училищесы төзелгән. Үзенең эшләү дәверендә ул музыка кадрлары әзерләүче иң эре үзәкләрнең берсе булды. Училищеда эшләүче педагогларның исемнәре республикадан читтә дә билгеле. Бүгенге көндә 90 укытучының 6сы – фәннәр докторы, 14 – фән кандидаты, 22 – Татарстан һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.[2]
Әлеге уку йортын тәмамлаучылар арасында Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Софья Гобәйдуллина, Фәридә Салитова кебек киң танылган композитор һәм музыкантлар бар[3].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Милләттәшләр» Казан музыка училищесы
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Казан музыка көллияте (tt). июнь 12, 2020 тикшерелде.
- ↑ Музыка училищесы 100 еллык алдында
- ↑ Казан музыка училещесын тәмамлаучылар исемлеге