Казан мөселман хәйрия җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан мөселман хәйрия җәмгыяте latin yazuında])
Казан мөселман хәйрия җәмгыяте
Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте
Оешма төре:

химая оешмасы

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
идарә рәисе

I — Шаһбазгәрәй Әхмәрев

Нигезләү

1898 ел

Ликвидация
Октябрь инкыйлабы

1917 ел, октябрь

Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте (рус. Мусульманское благотворительное общество г. Казани или Общество пособия бедным мусульманам) — 1898 елда Казан сәүдәгәрләре, сәнәгатькәрләре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре тәкъдиме белән нигез салынган җәмгыять. Россия империясендә төзелгән хәйрия җәмгыятьләренең иң эреләреннән берсе: 1911 елда 296 әгъзасы була. 1917 елның октябренә кадәр эшли.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Казан губернасының интегеп яшәүче мөселманнарының һәм аларның гаиләләренең язмышын, бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм оештыру юлы белән, җиңеләйтү, өлкән яшьтәге мөселманнарны карау өчен мөмкинлекләр табу, ике җенестәге балаларны тәрбияләү, моның өчен ятимнәр йорты, башлангыч мәктәпләр һ.б. ачу
Җәмгыять нигезләмәсеннән
»

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елда Казан сәүдәгәрләре, сәнәгатькәрләре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, указлы муллалар тәкъдиме белән нигез салына. Казан мөселман хәйрия җәмгыятен төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе — Казан сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев (1832-1908).

Хәйрия җәмгыятенең шәрәфле, гомерлеккә сайланган һәм хакыйкый әгъзалары була.

Идарә рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыять үз акчасына мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәчетләр ача һәм тота, мөселман зиратларын караулы итә, шәкертләргә, казанлы һәм башка төбәктәге ярлы мөселманнарга матди ярдәм күрсәтә, сәләтле яшүсмерләрне урта һәм югары уку йортларына укырга җибәрә.

Җәмгыятьнең тота торган акчасы татар һәм рус сәүдәгәрләре һәм сәнәгатькәрләре биргән иганә акчаларыннан, зәкят, әгъзалык взносларыннан, Казан шәһәр думасы субсидиясеннән, төрле күңел ачу чараларыннан кергән һ.б.ш. акчалардан туплана.

Җәмгыять каршында 1902 елдан амбулатория, 1905 елдан ике мәктәбе булган балалар приюты, 1909 елдан ир балалар һәм кыз балалар өчен татар-рус укуханәләре, 1912 елдан бала табарга ярдәм итүче мөселман дәвалау учреждениесе, 1914 елдан өлкәннәр приюты һ.б. эшли.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан сәүдәгәрләре Ибраһим Гобәйдулла улы белән Исхак Гобәйдулла улы Юнысовларның варислары Мәрҗәни мәчете өчен 1872 елда төзелгән ике катлы кирпеч йортны (Икенче Аркылы (хәзерге Кәрим) урамы, 13а) Казан мөселман хәйрия җәмгыятенә хәйрия итеп тапшыралар.

1898 елда Мөхәммәтҗан Галиев әлеге ике катлы йортны тагын ике тәрәзә уярлык итеп киңәйттерә. Соңрак монда җәмгыять идарәсе, амбулатория, бала табарга ярдәм итүче дәвалау учреждениесе урнаша. Биредә Казанның билгеле табиблары Алексей Иван улы Захарьевский, София Соломон кызы Надель-Пружанская, Әбүбәкер Гомәр улы Терегулов (1885-1966) һ.б. эшли.

Хәйрия җәмгыятенең XX гасыр башында төзелгән тагын бер ике катлы кирпеч бинасы (Инҗилчеләр (хәзерге Татарстан) урамы, 10) була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]