Казан наместниклыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан наместниклыгы latin yazuında])
Казан наместниклыгы
Казанское наместничество

28 сентябрь (9 октябрь) 1781 — 12 (23 декабрь) 1796


1792
Башкала Казан
Тел(ләр) рус, татар
Акча берәмлеге сум
Мәйдан 63700 км²
Халык руслар, татарлар

(763 000 кеше)

Казан губернасы
Казан губернасы

Казан наместниклыгы (рус. Казанское наместничество) — 1781 елдан 1796 елга кадәр гамәлдә булган Россия империясенең юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Түбән Новгордтан Сембергә кадәр, Идел буенда урнашкан. Административ үзәк — Казан шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан наместниклыгы территориясе 1552 елның 2 октябренә кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгында, 1708 елның 18 (29 декабреннән) 1781 елга кадәр Казан губернасында урнашкан.

Екатерина IIнең административ-территориаль реформасы барышында 1780 елның 11 сентябрендә Нократ провинциясеннән һәм Зөя һәм Казан провинцияләре өлешеннән Нократ наместниклыгы барлыкка килә, ә көньяк өязләрдән Сембер һәм Пенза наместниклыклары оеша. 1781 елның 27 гыйнварында Пермь провинциясе территориясе Пермь наместниклыгы составына тапшырыла.[1][2]

Ахыр чиктә, 1781 елның 28 сентябрендә Казан губернасы 13 өяз кергән Казан наместниклыгына әверелә. Шул ук елны губерна һәм өяз шәһәрләренең герблары раслана.

Казан наместниклыгын ачу 1781 елның 15 декабрендә башланып, 23 декабрьдә иске учреждениеләр ябыла. 1781 елның 29 декабреннән алып 1782 елның 13 гыйнварына кадәр Казан наместниклыгы өязләре ачыла.[3]

Павел Iнең 1796 елның 12 декабрендәге указы нигезендә, Казан наместниклыгы яңадан Казан губернасына әверелә.

Географик характеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан наместниклыгы Идел буенда урнашкан. Төньякта Нократ наместниклыгы, Көнбатышта Уфа наместниклыгы, Көньякта Сембер наместниклыгы, Көнбатышта Түбән Новгород наместниклыгы белән чиктәш. Озынлыгы 410 чакрым, киңлеге 237. Иделнең уң як ярындагы таулардан тыш, күбесенчә тигезлек җирләре, таулы урыннар бөтенләй юк дисәң дә була. Шулай ук эре сазлыклар һәм дала җирләре юк.[4]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан наместниклыгына Арча, Казан, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Чар, Чуел, Чабаксар, Чистай, Ядернә өязләре керә. 1796 елда Арча, Спас һәм Тәтеш өязләре бетерелә, 1802 елда соңгы икесе яңадан торгызыла.[1][2] Наместниклыкны төзегәндә Арча, Мамадыш, Чистай, Лаеш, Спасск һәм Тәтеш шәһәрләре барлыкка килә. Алар электән үк гамәлдә булган, ләкин Арча, Лаеш һәм Тәтеш шәһәр яны, Мамадыш, Чистай һәм Спаск казна ведомствосы авыллары булып саналганнар.[4]

Идарәчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генерал-губернаторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ФИО Титул, чин, дәрәҗә Вазыйфаны биләү вакыты Искәрмәләр
Мещерский Платон Степан улы кенәз, генерал-поручик
17811793
1780 елдан 1781 елга кадәр Сембер, 1782-1783 елларда — Пенза, 1785-1792 елларда Вятка наместниклыклары белән дә идарә иткән.
Голенищев-Кутузов Михаил Илларион улы генерал-поручик
17931796
1793 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгы белән дә.

Наместниклык хөкемдарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ФИО Титул, чин, дәрәҗә Вазыйфаны биләү вакыты
Бибиков Илья Богдан улы генерал-майор
1781—1783
Татищев Иван Андрей улы генерал-майор
17831789
Баратаев Семён Михаил улы кенәз, тайный советник
178906.12.1797

Вице-губернаторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ФИО Титул, чин, дәрәҗә Вазыйфаны биләү вакыты
Васильев Федор Иван улы статский советник
17841789
Лаптев Николай Симон улы статский советник (хакыйкый статский советник)
178906.01.1797

Карталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 КАЗАНСКАЯ ГУБЕРНИЯ • Большая российская энциклопедия — электронная версия, archived from the original on 2020-05-07, retrieved 2021-04-12 
  2. 2,0 2,1 КАЗАН НАМЕСТНИКЛЫГЫ (Казанское наместничество) — Милләттәшләр
  3. А. Р. Мавлитова Открытие Казанского наместничества, archived from the original on 2020-02-23, retrieved 2021-04-12 
  4. 4,0 4,1 https://pomnirod.ru/materialy-k-statyam/administrativno-territorialnoe-delenie-rossijskoj-imperii/gubernii-rossii/kazanskaya-guberniya/исторические-документы.-выписки/топографическое-описание-по-казанскому-наместничеству-вобще-и-каждова-города-и-уезда.html(үле сылтама)