Казан сукырлар укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан сукырлар укуханәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казан сукырлар укуханәсе
Казан сукырлар училищесы.png
Ябылган:

1930

Төре:

махсус мәктәп (училище)

Адресы:

Русия империясе байрагы Казан, Арча кыры (хәзерге Николай Ершов) урамы, 3

Казан сукырлар училещесы (рус. Казанское училище слепых) — Казанда 1885 елда инвалид (сукыр) балалар өчен ачылган хәйрия училещесы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1885 елның 3 ноябрендә Патшабикә Мариянең сукырлар турында кайгырту оешмасының(рус.) Казан бүлекчәсе тырышлыгы белән Казанда Арча кыры (хәзерге Николай Ершов) урамындагы приютның 2нче катында Казан сукырлар училещесы ачыла. 1893 елдан укуханә бинаның ике катын били башлый.

1885 елда укуханәгә приютта даими яшәүче 5 малай һәм 5 кыз алына, ике бала укыган өчен түләп, өеннән килеп йөри торган була. Уку өчен түләү 100 сумнан 300 сумга кадәр тәшкил иткән, ярлы балалар бушлай кабул ителгән. Бераздан укучылар саны арта: 1887 елда 9 малай һәм 8 кыз укый, 1888 елда 10 малай һәм 12 кыз укый. Социаль чыгышлары буенча балалар Казан һәм якын-тирә губерна крестьяннарыннан, барысы да православие динендә.

Укучылар башта ике сыйныфка бүлеп укытыла: яңа килүче һәм укуда өлгермәүче балалар өчен әзерлек классы, укуда яхшы өлгерүче һәм кул эшләренә өйрәнгән балалар өчен класс. Соңрак боларга һөнәргә өйрәтү классы өстәлә. Укыту ил буенча сукыр балалар укуханәләре өчен кабул ителгән программа буенча алып барыла. Укытылган фәннәр: Закон Божий, рус теле (телдән), арифметика, табигый тарих, Россия тарихы, география (география рельефлы глобус һәм Аурупа, Россия карталары буенча өйрәнелгән. 49 карта, атлас һәм Казанның рельеф картасы булган), әвәләү, рәсем, җыр (шул исәптән чиркәү хорында җырларга өйрәнү), музыка (скрипка, фортепьяно, виолончельдә уйнарга өйрәтү дә булган) һәм гимнастика, Брайль, Унциал(рус.) (кабарынкы шрифт) белән уку [1]. Балаларны чәчәк һәм кәрзин ясау, келәм-палас үрү, җәтмә, оек бәйләү, чигү һөнәрләренә өйрәткәннәр. Каникулларны, кагыйдә буларак, балалар әти-әниләре янында үткәргән. Укуханәдә табиб тотылган. Штат 1910 елга попечитель, инспектор, закон укытучы, ике укытучы, ике музыка укытучысы, өч остадан — щетка, кәрзин һәм итек ясау осталары, шулай ук экономкалардан тора. Училище каршында Казан Мәрьям Ана иконасы хакына йорт чиркәве була (икона бинаның керү юлында диварга эленгән)[2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1895 елда Казанның «Рус Швейцариясе» дип аталган урынында укуханәгә үз бинасын төзү өчен җир бүлеп бирелә. Бина төзү өчен акчаны патшабикә Мариянең сукырлар турында попечительлек итү оешмасының Казан бүлекчәсе җыя, җитмәгәнен Санкт-Петербург оешмасы бирә. 1899 елда төзелеш тәмамлана (архитектор Л. К. Хрщонович). Укуханә комплексына торак, җитештерү һәм көнкүреш биналары да керә. Укуханәдә берьюлы 60 бала даими рәвештә яши һәм белем ала башлый.

Училищены тәмамлагач, тәрбияләнүчеләр һөнәрчелек материалы һәм инструментлар сатып алуга 75 сум күләмендә пособие алган. Аларның язмышларын күзәтеп барганнар, попечительләр эзләгәннәр, һөнәрчелек материаллары белән тәэмин иткәннәр.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциядән соң Казан сукырлар укхуханәсе ТАССР наркомпросы карамагында була. Белем бирү стандартларын дәүләт билгели, иганәчелек зыянлы дип табыла. 1922 елда укуханәдәге 80 урында 64-66 бала, 32 малай һәм 32 кыз укый, шуларның 18е ятим бала. Уку йортында 25 хезмәткәр эшли. Казанда сукырлар училещесы 1930 елга кадәр эшли, ул чакта Казанда зур торак кризисы булу сәбәбе белән, Алабугага күчерелә[3]. Алабугада да озак эшләми, тиздән матди хәле начарланып, ябыла. 19321968 елларда Зөядә сукыр балалар өчен балалар йорты эшли. 1968 елда Лаешта сукыр һәм начар күрүче балалар өчен республика мәктәп-интернаты ачыла. 2001 елда гына Казан шәһәренең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 172нче махсус гомуми белем бирү мәктәбе (Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172нче санлы Казан мәктәбе[4]) ачыла.

Совет чорында бина ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен вакытлыча бина буларак, кайчагында эпидемияләр вакытында — йогышлы авырулар өчен кулланылган. XX гасырның 1930-еллары башында бинада КДМИ санитария факультетының һәм педиатрия факультетының госпиталь терапиясе кафедрасы урнаша, соңрак ул 5нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. 1936 елдан бинада 2нче шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе урнашкан. 2008 елда, хастаханә яңа бинага күчкәч, искесе сүтелгән[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гульнара Рафикова. Призрение детей-инвалидов в Казани XIX – начала XX веков. «Гасырлар авазы», 2012 год, № 3-4, стр.50-55.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]