Казан сөлгеләре тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан сөлгеләре тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Үз-үзебездән сорыйк әле: ник җырларга кергән ул Казан сөлгесе? Сабан туйларында колга башына эленгән өченме? Безнең өйләребезне ямьләндереп торган өченме? Һәр шәһәрнең үз гербы, һәр дәүләтнең мәдһия гимны, үз флагы бар. Һәр шәһәр, өлкә, ил үзенә генә хас үзенчәлеккә ия: Персиянең – келәмнәре, Һиндостанның – чәе, Башкортостанның – балы, Туланың – самовары, Оренбургның – шәле, Түбән Новгородның – городец бизәкләре... Татарстан – Арча читекләре, Казан сөлгеләре белән дан тоткан. Сөлге өчен ир-егетләр Сабан туйларында бил алышкан, малайлар аргамакларда чабышкан. Кайда ул тарихи сөлгеләр? Әйдәгез әле, сандык төпләреннән барлыйк шуларны. Борынгыдан килгән кул эшләрен кызларыбызга, оныкларыбызга өйрәтик! Татар халык җыры «Казан сөлгесе» җырында мондый сүзләр бар: “Казаннан Мәскәү күренер микән, Баскычларга менеп карасам? Калды ич, калды ич Казан сөлгесе, Апасыннан матур сеңлесе...” “ И-и-и... кемкәем, кайлардан алдың моны? Юктыр, юктыр, сатып алмагансыңдыр, үзең тукыгансыңдыр, үзең чиккәнсеңдер... Күр инде, күр, җырлап тора!!! Өеңә ямь биреп, курчак өе ясап тора инде менә, кемкәем...”

       “ Кара инде моның матурлыгына... Күпме гомер итеп мондый сөлгене күрмәдем. Бигрәкләр дә оста итеп чигелгәннәр инде. Күзнең явын алырлык!..”
   Һәй бу апалар, һәй бу җиңгиләр, кызлар! Мактасалар, үтереп мактый беләләр дә инде, әйеме? Шундый мактау сүзләрен каян табып бетерәләрдер. Хәер, сөлгеләр чыннан да искитмәле, соклангыч икән, андый сүзләр үзләреннән-үзләре телгә киләдер шул ул.

Ә сез беләсезме, элекке заманда татар авылларындагы һәр гаилә һәм шулай ук шәһәрдәге хатын-кызлар сөлге туку, сөлге чигү белән шөгылләнгәннәр. Әйе, әйе, бизәкләп туку – көнкүреш сәнгатебезнең борынгы казанышларыннан берсе ул. Чигелгән, тукылган сөлгеләр халкыбызның гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләнгән. Ашъяулык, эскәтер, яулык, келәм, паласлар – болар килен бирнәсендә лаеклы урын алып торган әйберләр булган; аларга карап киленнең уңганлыгына, осталыгына бәя бирелгән. Халыкта сакланып калган истәлекләргә караганда, кыз ярәшкәндә, вәгъдәгә сөлге бирү үзара сүз беркетүнең төп шарты булган. Бүләк сөлгеләрнең берничә төре булган. Пулисна сөлгесе – кызның вәгъдә бүләге. Яшь килен хәстәрләгән сөлгене егетнең әтисе төнлә, кеше күрмәгәндә, җомга көнне алып китә, иртән торып чыкканда, хәбәр таралган була: «Шул кызны килешкәннәр, сөлге алганнар...» Кыз вәгъдәсе итеп кызыл башлы сөлге биргәннәр.

“Сөлге сугам, сөлге сугам, Сөлге сугам аклыкка. Кызыл башлы сөлгеләрем Язсын бәхет, шатлыкка,” – дип җырлаганнар кызлар сөлге сукканда. Һәрбер туйда атларны сөлгеләр белән бизәүгә зур игътибар бирелгән. Татар халкының төрле төбәкләрендә сөлгеләр төрлечә аталып йөртелгәннәр. Сөлгеләр туйларда иң затлы бүләк, бизәк әйберсе булып торган. Мишәр халкында йөслек сөлгесе булган. Кыз алырга килгәндә атларны матур йөслекләр белән бизәгәннәр, алары зур кыңгыраулы дугага такканнар һәм капка ачкан малайга бүләк иткәннәр. Мишәрләрдә алмалы сөлгене дә дуга башына эләргә дип атап сукканнар. Киров өлкәсендә кызыл башлы нукрат сөлгесен ат караучыга килен алдан әзерләп куя. Аны туй атларының башына эләләр. Ә инде Казан артында чүпләмле сөлге тукыганнар. Кыз алырга пар ат килә, ат башына чүпләмле сөлге эленә. Кызыл башлы сөлгеләрне килен төшерергә баручылар кичтән үк әзерләп куйганнар.

   Әлбәттә, сөлгеләр татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабантуйда да лаеклы урын алып торган. Сөлгеләрсез Сабан туен хәзерге көннәрдә дә күз алдына китереп булмый.

Ярыш-бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар өчен бүләк җыю йоласы. Бу йола күбесенчә «бүләк җыю», «бирнә җыю», «сөлге җыю» атамалары белән билгеле. Башка атамалар да очрый. Мәсәлән, Чистай өязендә «әрәпә» дип, Казан өязе Кече Әтнә авылларында «ат аягы кыздыру» дип атаганнар. Бүләкләр һәркайда бертөрле булган. Былтыргы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтле бүләк саналган. Килен, шушы йоланы күздә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгене әзерләгән. Мамадыш өязе Түбән Ушма авылы картлары сөйләвенчә, чүпләм сөлгенең бәясе сарык бәясенә бәрабәр булган. Сабан туе башланыр алдыннан иң алдан ир уртасы кеше сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колганы күтәреп бара. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышларда җиңеп чыгучылар өчен атап, билгеләп куйганнар. Сөлгеләр колгага матурлыгына карап эленгән, иң матур сөлгене колганың очына бәйләгәннәр. Шулай ук татар халкының милли көрәшендә бил алганда сөлге кулланылган. Ат чабышында җиңгән кеше кебек үк көрәшче батыр да матур сөлгеләрнең берсе белән бүләкләнгән. Шулай итеп мин сезгә сөлгеләрнең татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына бәйләнешен сөйләдем. Ә хәзер, игътибар белән бу сөлгеләрнең ничек, нинди үрнәктә башкарылу тылсымы белән танышып үтик. Казан татарларына хас булган чәчәкләп-бизәкләп чигү рәвешен күпмедер әзербайҗан һәм башкорт халкы нәкышларында да очратырга мөмкин. Моны, әлбәттә, безнең бабаларыбызның Болгар чорына кадәр үк үзара тыгыз элемтәдә торулары белән аңлатырга кирәктер. Сөлге чигү, туку – өйдә кулдан эшләнә торган эш төре булган, шулай ук кайбер төрләре кәсепкә дә әйләнгән. Чигәргә үзләре ясаган яки сатып алынган тукымалар кулланганнар. Бай кешеләр ефәк, парча белән эш иткәннәр. Иң борынгы һәм киң таралган чигү төрләреннән берсе – Тамбур чигелеше. “Татар хатын-кызларыбыз Эшнең серен белгәннәр. Кич утырып, җырлар җырлап Оста чигү чиккәннәр. Бу сөлгеләр, эскәтерләр, Тамбур белән чигелгән. Әллә инде өсләренә Чын чәчәкләр сибелгән.” Тамбур – зурлыгы буенча бер төрле булган, чылбырга охшаган чәнчемнәр. Тамбур үрнәгендә күбесенчә ефәк җепләр, сирәк кенә чәчәкле бизәкләрнең өслеген каплатып чигәргә йон җепләр кулланылган. Чигүләр энә һәм ыргак белән эшләнгәннәр. Зур атламнар белән чигелгән тамбурны элмә тамбур дип, ә вак чәнчем белән чигелгәнен биек тамбур дип йөртәләр. “Ефәкләрдән тегелгән, Ука белән чигелгән, Нәкышлары көмешләргә, Алтыннарга күмелгән.” Иң затлы, бай буларак ука белән чигү санала. Ука – бик нәфис алтын, яки көмеш җеп. Кул эше осталары ука җеп ярдәмендә сөлгеләргә төрле-төрле бизәкләр чиккәннәр. Яшкелт, зәңгәрсу, алсу, саргылт яки чия төсендәге тукымаларда чәчәкләр һәм кошлар, бал кортлары һәм күбәләкләр күз явын алырлык матур булган. Өй һөнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә бизәкләп туку яшәп килгән. Татар хатын-кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә Сабан туена бүләкләр, йорт эченә чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллар бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен дә белгәннәр. Болар – чүпләм, төсле чүпләм, кыялап туку һәм аеруча традицион булган асалап туку. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр нигездә буй-буй булып, сөлге читләренә урнаштырылган: төп буй киң булып, як-яктан таррак бизәкләр ясалган. Бик теләп лалә чәчәкләре чиккәннәр. Кашкарыйларны ука белән чигәргә яратканнар борынгы чигү осталары. Шулай ук гвоздика, пион, ак чәчәк, кыңгырау, өчьяфрак, георгин чәчәкләрен дә яратып кулланганнар. Чигү сәнгате камилләшкәннән-камилләшә барган, бүген дә яши. Хәзерге вакытта күбрәк болгар тәресе дип аталган үрнәк белән чигәләр. Сезнең өйләрдә чигүле әйберләр бардыр. Кызлар, бизәкләрен төшереп алыгыз, чигүнең төрен, рәвешен өйрәнегез, бер дә үкенмәссез. Минемчә, гасырлар буе чигешнең модадан чыкканы юк, ул туйдырмый. Сөлге – символ, сөлге – татар хатын-кызының уңганлыгына һәйкәл. Һәр һәйкәл, һәр тарихи истәлек барлап-карап торуга, игътибарга мохтаҗ түгел микән? Бу хакта без, татар хатын-кызлары, үзебез уйламасак, кем уйлар? Безнең дәү әниләребез, әниләребез башлаган кул эше ич ул, буыннар багланышының асыл билгесе. Кадерле балалар, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, апалар үзегездә сакланып калган чигү-туку әйберләрен күз карасыдай саклагыз! Алар безнең тарихыбызның күркәм истәлеге булып торалар. Халкыбызның күңел җәүһәрләре күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчсен!