Казан уку округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан уку округы latin yazuında])
Казан уку округы

Казан уку округы — 1803 елда гамәлгә куелган, Россия империясенең иң борыңгы алты уку округларны берсе[1][2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан Университеты

Казан уку округы 1802 елның 24 гыйнварында император Александр I «Уку округларын гамәлгә кую турында» указы белән гамәлгә куела.

1804 елда нигез салынган Казан Университеты уку округының үзәк учреждениесе булып тора[3]. Казан уку йортының беренче попечителе — танылган рус галиме һәм педагог Степан Яковлевич Румовский.

XIX гасыр дәвамында округның территориаль составы кайбер үзгәрешләр кичерә. Шулай итеп, 1824 елда Кавказ һәм Әстерхан губернасы мәктәпләре Харьков уку округы карамагына күчә. Берничә елдан соң, 1833 елда Әстерхан губернасы кабатлап Казан уку округы составына кертелә[4].

Округның соңгы попечителе — озак еллар Харьков университетында укыткан табиб Михаил Михайлович Ломиковский. Ул 1915 елның 19 октябрендә 66 яшендә Казан уку йортының попечителе була. Әмма бу вазыйфада озак эшләми һәм 1917 елның 10 апрелендә отставкага чыга[5].

Мөстәкыйль административ берәмлек буларак, Казан уку округы 1918 елның февраленә кадәр эшли[6][7].

Состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ, Казан, Самар, Сарытау, Сембер һәм Әстерхан губерналарын, шулай ук Себер һәм Урта Азия (соңрак бу территорияләр барлыкка килгән Себер уку округына күчә) үз эченә ала.

Попечительләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Степан Румовский
  • Степан Румовский —1803 елдан 1812 елның 6 июленә кадәр
  • Михаил Салтыков — 1812 елның 26 сентябреннән 1818 елның 4 августына кадәр
  • Михаил Магницкий — 1819—1826 еллар
  • Михаил Мусин-Пушкин — 1829 елдан 1845 елның 15 апреленә кадәр[8].
  • Николай Лобачевский —1845 елның 18 апреленнән 1847 елның 22 маена кадәр
  • Владимир Молоствов —1847 елның 22 маеннан 1857 елның 4 маена кадәр
  • Феодосий Веселаго — 1857 елның 23 маеннан 12 ноябренә кадәр
  • Эварест Грубер —1857 елның 12 ноябреннән 1859 елның 23 апрелендә вафатына кадәр
  • Павел Вяземский — 1859 елның 4 ноябреннән 1862 елның 12 июненә кадәр
  • Филипп Стендер —1862 елның 12 июненнән 1865 елның 5 февраленә кадәр
  • Пётр Шестаков — 1865 елның 5 февраленнән 1883 елның 18 июненә кадәр[9].
  • Порфирий Масленников — 1883 елның 18 июненнән 1890 елның 3 маенда вафатына кадәр.
  • Николай Потапов — 1890 елның 10 маеннан 1894 елның 13 ноябренә кадәр[5]
  • Василий Попов  —1895 елның 18 гыйнварыннан 1899 елның 30 июленә кадәр[5]
  • Михаил Алексеенко —1999 елның 30 июленнән 1901 елның 9 июленә кадәр
  • Сергей Спешков — 1901 елның 19 ноябреннән 1905 елның 20 августына кадәр[5]
  • Алексей Деревицкий — 1905 елның 6 сентябреннән 1911 елның 31 декабренә кадәр
  • Николай Кульчицкий — 1912 елның 27 февраленнән 1914 елның 30 июненә кадәр
  • Иван Базанов — 1914 елның 30 июненнән 1915 елның 10 октябренә кадәр[1]
  • Михаил Ломиковский —1915 елның 19 октябреннән 1917 елның 10 апреленә кадәр.

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елгы мәктәп санын алу мәгълүматлары буенча, Казан уку округында башлангыч мәктәпләрдәге укучылар саны округ халкының 4,18% ын тәшкил итә. Ир-атлар арасында — 5,89%, ә хатын-кызлар арасында башлангыч мәктәпкә 2,50% кеше йөргән[10].

1915 ел торышына Казан уку округы барлык типтагы 13,364 уку йорты булган, аларда 1,017,704 укучы белем алган, шул исәптән 11,570 башлангыч мәктәп 854,452 укучылар саны белән. Округның административ-территориаль өлешләренә бүлү буенча:

Укучыларны уку йортлары төрләре буенча бүлү (санаучы — укучылар саны, бүлүче — уку йортлары саны).

Казан уку округы 1915 елда
Уку йортының төре 1 2 3 4 5 6
Югары уку йортлары
Рухи 180

1
Медицина 300

1
Сәнгать 550

1
Урта уку йортлары
Гимназияләр, проимназияләр, институтлар һәм лицейлар 2,014

4
8,783

24
6,205

23
6,614

17
10,708

26
4,430

14
Реаль училищелар 481

1
1,987

7
930

3
1,494

6
3,005

9
841

4
Рухи 816

3
4,937

115
1,473

7
1,703

5
1,983

9
349

1
Педагогик 285

4
433

4
408

4
197

2
359

3
Медицина 118

1
456

4
483

7
399

1
264

2
Хәрби ?

1
213

1
374

1
Диңгез 32

1
58

1
119

1
Урман һәм авыл хуҗалыгы 674

8
150

2
241

1
324

2
Техник һәм һөнәрчелек 36

1
662

11
289

7
493

8
1,512

11
814

6
Коммерция, сәүдә һәм сәнәгать 253

1
195

1
624

2
824

3
1,012

2
168

1
Сәнгать 288

1
767

2
268

1
Ызан, таксатор һәм топографик 100

1
Профессиональ 210

2
Шәхси уку йортлары каршындагы чиркәүләрдә чит ил исповеданий 1,039

21
1,816

24
2,836

24
Башка уку йортлары
Сукырлар һәм саңгыраулар училищелары 47

2
30

1
79

2
Дини христиан булмаган ?

215
71,871

970
7,774

139
Башлангыч уку йортлары
Түбән 44,451

706
192,318

2,981
96,509

1,811
210,140

2,546
220,490

2,236
90,544

1,290

Искәрмә. Таблица баганаларында саннар белән уку округының административ-территориаль өлешләре билгеләнә:

  • 1 — Әстерхан губернасы
  • 2 — Нократ губернасы
  • 3 — Казан губернасы
  • 4 — Самар губернасы
  • 5 — Сарытау губернасы
  • 6 — Сембер губернасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Учебные округа // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. Калып:РПЭ93
  3. (үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка http://www.philippovich.ru/Projects/ESAR/SAR/SARn/tom2/Rumovskiy_Karlov(54-56).pdf (недоступная+ссылка)(үле сылтама)
  4. Ермолаев, Игорь Петрович. Очерки истории Казанского университета(рус.). — Казанский гос. университет,, 2002. — С. 373.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 И. Е. Крапоткина Административная деятельность попечителя учебного округа (из истории Казанского учебно-окружного центра) // Известия Алтайского Государственного университета 2010 Т. 3 С. 123—132
  6. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  7. Сборник материалов итоговых научных конференций молодых ученых и аспирантов Института истории им. Ш. Марджани АН РТ за 2001-2002 г(рус.). — Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ,, 2002. — С. 299.
  8. Исполнял обязанности попечителя с 24 февраля 1827 года, утверждён попечителем 16 марта 1829 года; 15 апреля 1845 года перемещён попечителем Петербургского учебного округа.
  9. Шестаков П. Д. Воспоминания о В. И. Назимове // Исторический вестник, 1891. — Т. 43. — № 3. — С. 706—723., archived from the original on 2013-12-13, retrieved 2021-01-27 
  10. Однодневная перепись начальных школ империи, произведённая 18 января 1911 года. Вып. XII—XV Азиатская Россия. СПб. 1914 г. Предисловие

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]