Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты latin yazuında])

Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетыКазан федераль университетында урнашкан факультет. Ул 1989 елдан бирле эшли.

1804 елда Казан дәүләт университеты ачылгач ук, аның Көнчыгыш бүлегендә, гарәп, фарсы телләре белән беррәттән, татар теле укытыла башлый. Н. Лобачевский, С. Аксаков һ. б. күренекле кешеләрнең остазы — университетның беренче укытучыларыннан берсе — татар кешесе Нигъмәт Ибраһимов була. Профессор И. Березин, А. Казембек, Х. Френ, Карл Фукс һ. б. галимнәр Көнчыгыш телләре бүлегендә эшлиләр. Рус һәм чит ил галимнәре белән бергә И. Хәлфин, М. Мәхмүдов кебек алдынгы карашлы татар укымышлылары университетка эшкә тартыла.

1855 елда «Көнчыгыш бүлеге» Санкт-Петербургга күчерелә, татар телен һәм төрки телләрне укыту вакытлыча туктатыла. Шулай да, XIX гасырның икенче яртысында һәм ХХ гасыр башында университет галимнәре Н. Ильминский, В. Радлов, Н. Катанов һ.б. тюркологик тикшеренүләрне алып баралар, татар телен өйрәнәләр.

ХХ йөз башында татар теле мәдрәсәләрдә ана теле буларак укытыла башлый. Бу өлкәдә Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Мөхетдин Корбангалиев һәм башка татар галимнәре роле зур. Нәтиҗәдә, 1920 еллар башында татар теле Казан университетына яңадан үтеп керә һәм йөз еллык тәҗрибәгә нигезләнеп, яңадан укытыла башлый. 1920-1930 елларда татар теле университетта икенче дәүләт теле буларак укытыла, бу эшкә М. Корбангалиев җитәкчелек итә.

1944 елда тарих-филология факультеты эчендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге оеша. Аның беренче җитәкчесе - доц. Р. Хәкимова. Үзенең эшләү дәверендә татар бүлеге югары белемле белгечләр әзерләп чыгарды, алар хәзер Татарстанның һәм Россиянең һәр төбәгендә диярлек эшлиләр. Бүлекне тәмамлап чыкканнар арасында атаклы галимнәр, мәшһүр язучылар һәм шагыйрьләр күп: Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ, Харрас Әюпов, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, академиклар Мирфатыйх Зәкиев, Мансур Хәсәнов, проф. Ибраһим Нуруллин һ. б.

1989 елда Казан дәүләт университетының Зур советы карары нигезендә татар филологиясе, тарихы һәм шәрык телләре факультеты мөстәкыйль структура буларак эшли башлый. 2000 елдан башлап факультетны профессор Искәндәр Гыйләҗев җитәкли.

2000 елда көнчыгыш телләр бүлеге мөстәкыйль бер институт булып оешкач, факультет татар филологиясе һәм тарихы факультеты дип атала башлады.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта факультетта 031001 "Филология" белгечлеге эчендә түбәндәге белгечлекләрдән укыту алып барыла:

  • татар теле һәм әдәбияты
  • татар теле һәм әдәбияты, тарих
  • татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле
  • татар теле һәм әдәбияты, алман теле
  • татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле
  • татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемәчелек һәм тәрҗемә практикасы
  • татар теле һәм әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм мөхәррирлек
  • татар теле һәм әдәбияты, филологиядә яңа информацион технологияләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]