Казан урамы (Алабуга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан урамы (Алабуга) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казан урамы
Elabuga ul kazanskaya.jpg
Төбәк Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Coat of Arms of Elabuga (Tatarstan) (2006).png Алабуга

Алабуганың Казан урамы (рус. улица Казанская, ингл. Kasanskaya street) — Татарстанның Алабуга шәһәрендәге тарихи урам. 1991 елга кадәр Карл Маркс урамы исемен йөрткән. Шәһәрнең тарихи өлешендә көнбатыштан көнчыгышка таба сузыла. Ленин мәйданын кисеп үтә, Зур Покрау урамы, Болын урамы, Чәчәкле урамы, Г. Камал, Н. Дурова тыкрыгы, Карлы урам, Совет урамы, Г. Тукай, Маяковский урамы, М. Җәлил, Кече Покрау урамы, Тугаров урамы, Тойма урамы, Татарстанның 10 еллыгы урамы, Стахеевлар урамы, Спас урамы, Гассар урамы, Говоров урамы, Яр буе урамы белән кисешә. Шәһәрнең яңа өлешендә Разведчиклар урамы булып дәвам итә. Почта индекслары 423600, 423601, 423603, 423604, 423639.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Алабуганың Казан урамы күренешләре
Image-silk.png Алабуганың Казан урамы күренешләре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан урамы, 1784 елда Екатерина IIнең 1784 елның 13 августы фәрманы белән булдырылган «Алабуга шәһәренең генераль планы» буенча[1], шәһәрдән көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы буларак планлаштырылган 3 буй урамның берсе буларак салына башлаган. Баштарак 7 аркылы урам белән кисешкән. Казан урамында ике зур мәйдан булган: көнбатыштаБасу (хәзерге Гассар) урамы һәм Болын (хәзерге Говоров) урамнары арасында урнашкан Печән (1846 елдан Икмәк, хәзерге Ленин) мәйданы; көнчыгыштаНикола (хәзерге Татарстанның 10 еллыгы) урамы белән Тойма урамнары арасында урнашкан Икмәк (1846 елдан Печән, 1880 елдан Балык) мәйданы (мәйданда потлап яки арбасы белән иген һәм икмәк ашамлыклары сатылганга шулай аталган). Салына башлаган елларда Казан урамы уртасында тирән чокыр булу сәбәпле, урамны турыга узып йөрү мөмкин булмаган. 1837 елда гына чокырның ике ярын тоташтыручы күпер торгызылган. Әүвәл урамда агач йортлар өстенлек итә. 1850 елда чыккан зур янгын вакытында алар барысы да янып беткән. Шуннан соң урамда таш йортлар төзү башлана: ике яклап урта хәлле сәүдәгәрләрнең антресольле, ике катлы торак йортлары, флигельләр, сәүдә фирмалары йортлары, кибетләр, келәтләр һ. б. барлыкка килә. XIX гасыр азагына Казан урамы Алабуга шәһәренең төп өч эшлекле һәм сәүдә урамының (Яр буе һәм Покрау урамнары белән) берсенә әйләнә. 1874 елда шәһәр Думасы карары белән урамда таш тротуарлар ясала. Сәүдәгәр, РИ Дәүләт шурасы әгъзасы Федор Василий улы Стахеев төзеткән электр станциясеннән (хәзерге Шишкин урамы) 1902 елда урам электр уты белән яктыртыла башлый.

Игътибарга лаеклы объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Дурованың Алабугадагы һәйкәле. 1993
КФУ Алабуга филиалы каршында Д. И. Стахеев һәйкәле

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н. М. Валеев. Елабуга купеческая. К. - Челны: типография ГКИ КамАЗа, 1995.
  2. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015. ISBN 978-5-91076-065-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]