Казан физика-математика җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан физика-математика җәмгыяте latin yazuında])
Казан физика-математика җәмгыяте

Казан физика һәм математика җәмгыяте - фәнни характерлы иҗтимагый оешма, 1890 елда оешкан һәм 1970-нче елларга кадәр булган. Җәмгыять лидерлары булып Александр Васильевич Васильев, Александр Петрович Норден торган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1880 елның 4 апрелендә Казан университеты каршындагы физика-математика фәннәре секциясе җәмгыятьнең элгәре була. Секция ачылышының инициаторы булып Казан университетының физика-математика факультеты деканы астроном М.А. Ковальский торган.

1887 елда секция әгъзасы итеп Н.Е. Жуковский кабул ителә.

Җәмгыятьнең рәсми раслануы 1890 елның 16 июнендә була, 28 октябрьдә җәмгыять беренче утырыш үткәрә. Аның әгъзалары саны 100 дән артып китә. Җәмгыятьнең беренче рәисе итеп А. Васильев сайлана, ул җәмгыять эшендә Казаннан һәм рәис вазыйфаларын башкарганнан соң да катнаша.

1890-1918 елларда 204 утырыш була.

Җәмгыять үзенең «Известия» газетасын бастыра башлый, 1917 елда «Известия»нең 22 томы чыга. Клейн, Пуанкар, Вейерштрасс, Минковский һ.б. чит ил галимнәренең эшләре рус теленә тәрҗемә ителә һәм Россиядә чыккан математик характердагы эшләргә даими күзәтүләр чыгарыла.

Җәмгыять Н.И. Лобачевский истәлеген мәңгеләштерү өчен акча җыярга ризалык бирә. Җыелган акча белән Казанда Н.И. Лобачевскийга һәйкәл кую, шулай ук Н.И. Лобачевский исемендәге премиягә халыкара конкурслар оештыру чыгымнары (премия күләме 500 сум була) түләнгән. 1897 елда беренче булып премияне «Theorie der Transformationsgruppen» эше өчен Софус Ли ала.

Революция һәм гражданнар сугышы чорында җәмгыять эшендә тәнәфес була, утырышлар 1921 елда яңадан торгызыла, «Известия» басмасы — 1923 елдан. Җәмгыять мөстәкыйль тикшеренү эше юлына баса. Җәмгыять белән элек тә хезмәттәшлек иткән Н.Г. Чеботаревның (1928) Казанга күчүе җәмгыятенең абруен ныгыта.

Бөек Ватан сугышы елларында җәмгыять эшчәнлегенә югалтулар да йогынты ясый (аның әгъзаларының яу кырларында һәлак булуы, Н. Н. Парфентьев (1943) һәм П.А. Широков вафат булуы (1944), Казанга эвакуацияләнгән Мәскәү һәм Ленинград математиклары белән хезмәттәшлек итү).

Сугыш тәмамлангач һәм тормыш тыныч рельсларга күчкәч җәмгыять атна саен җыела башлый һәм 1945/1946 елда 77 утырыш уза. «Известия» басмасы яңадан торгызыла.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.И. Лобачевский геометриясе буенча сочинениеләрнең тулы җыелышы басыла. Н.И. Лобачевский исемендәге премиягә Халыкара конкурс оештырыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанское физико-математическое общество // УМН. — 1947. — Т. 2, № 2(18). — С. 203–208.
  • А. П. Норден. Казанское физико-математическое общество // Математическое просвещение сер. 2. — 1957. — № 1. — С. 179–181.