Казан ханлыгын яулап алу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан ханлыгын яулап алу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Icono aviso borrar.png

Казан ханлыгын яулап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгын яулап алу — Иван Явыз тарафыннан 1552 елда булдырылган һәм Казан ханлыгы тарихиныңы соңгы бите булып торган вакыйга.

"Казан походлары"[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1540 нчы еллар азагында тарихта «Иван Явызның Казан походлары» дип танылган һөҗүмнәр башлана. 1548 ел азагында патша белән митрополит Макарий, патша хөкүмәтенең башлыгы, татарларга каршы яуга чыкканнар, ләкин бу чыгыш уңышсыз булган. 1550 елның кыш айларында яңа яу оештырылган, ләкин Иван Явыз армиясе, Казан янында 13 көн торганнан соң, кире кайтырга мәҗбүр булган. Походның уңмавы сәбәбе итеп алар «язгы җебетү һәм юл өзеклекләре» дип әйткәннәр. Шушы бәхетсез вакыйгалардан соң Мәскәүдә Казан ханлыгын яулап алу буенча җитди программа әзерләнә. Гаскәр үзгәртеп корыла, Казаннан утызлап чакрым ераклыгында Свияжск крепосте төзелә. Су юллары яулап алына, шәһәр блокадага юлыга.

Kazan 1552.png

Иван Явызның 1552 елда оештырган походы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1549 елда Казан ханы Сафагәрәй, үзенең варисын билгеләмичә, вафат була. Казанлылар карары буенча хан булып аның кече улы Үтәмешгәрәйне куялар, аның балигъ булуына кадәр регент булып әнисе Сөембикә торырга тиеш була. Шул вакытларда Казанда Кырым угланы, гарнизон башлыгы Кучак җитәкчелегендә хөкүмәт оеша, аңа карата оппозиция пәйда була. Казанлылар фетнә әзерли башлыйлар, Кучак шәһәрдән кача. Казанда Ходайгыл һәм Булат Шырынның улы Нурали Шырын җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Алар Мәскәүгә илчелек җибәрәләр. Рус хөкүмәте Казанга хан итеп Шаһгалине утыртырга, ә Сөембикәне улы белән Мәскәүгә озатырга дигән шарт куя, ә инде казанлылар шушы таләпне үтәмәсәләр, Казанга гаскәр кертү белән яный. 1551 елның 11 августында ханбикә һәм кечкенә Үтәмешгәрәй Мәскәүгә китәләр. Өч көннән соң, 14 августта, Шаһгали корылтай уздыра, Иван Явызның йомышын үтәп, Идел елгасының уң ягын Мәскәүгә кушу турында карар чыгаралар. Казанлылар ризасызлык күрсәтәләр, Иван IV хөкүмияте Шаһгалине патша наместнигы белән алмаштырырга һәм татарларда зсирлеккә төшкән русларны азатларга ниятли. 1552 елның 9 мартында Чапкын Отыч би җитәкчелегендә азатлык тарафдарларыннын вакытлы хөкүмәт төзелә. Тәхеткә Әстерхан ханзадәсе Ядкәр утыра. Шәһәрдә азатлык рухы пәйда була. Патшаның 150 меңле гаскәре 1552 елның 23 августында Казанга килеп җитә. Сентябрь башында руслар шәһәр ныгытмаларын шартлата башлыйлар, ләкин гомуми һөҗүм 2 октябрьдә башлана. Казанны утка тоталар. Аталык һәм Нугай капкалары янында дары тутырылган 48 зур мичкә шартлатыла. Шәһәр ныгытмалары ишерелеп төшә, Иван Явыз гаскәре Казанга керә, коточкыч сугыш башлана. Шәһәрне саклаучыларның башында Ядкәр хан һәм Кол Шәриф үзләре торалар. Көн уртасы җиткәндә Ядкәрне әсирлеккә алалар. Көндез сәгать 3 тә атка атланып Иван Явыз шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны мәетләрдән чистарталар. Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Иван Явызның титуллары исемлеге "Казан патшасы" дигән ат белән тулыландырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]