Казан ханлыгы мәдәнияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан ханлыгы мәдәнияте latin yazuında])
Казан, 16 гасыр (Ф. Хәликов рәсеме)
Казан ханлыгының хәритәсе

Казан ханлыгы мәдәнияте - XV-XVI гасырларда Казан ханлыгында Идел буе Болгары һәм Алтын Урда мәдәниятләре нигезендә үсеш алган татар монументаль мигъмарияте, бизәк ясау сәнгате, зәркән сәнгате, шигърият, мәгариф, җыр сәнгате, халык аваз иҗаты. Казан ханлыгы мәдәниятенең мирасы заманча Татарстанда гына түгел, ә бөтен элекке Алтын Урда җирләрендә йогынты ясаган.

Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Төзелеш эше һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгында, беренче нәүбәттә аның башкаласы Казанда, төзелеш эше һәм архитектура, шул исәптән монументаль мигмарият зур үсеш алган. Бу шул заманның шаһитлары, XVI йөз уртасында язылган исәп-теркәү кенәгәләре мәгълүматлары, Казан кремлендә сакланып калган кайбер күренекле архитектура истәлекләре, шулай ук археологик тикшерүләр вакытында табылган борынгы корылмаларның нигезләре белән яхшы раслана. Кенәз А. Курбский хан сарае турында:

« ...ул гаять нык, таштан салынган пулатлар һәм мәчетләр уртасында утыра »

,— дип язган.

Татар архитектурасының күренекле тарихчысы, сәнгать фәннәре докторы Ф. X. Вәлиев аның күп санлы колонналар өстенә эшләнгән озын балконлы, Кырым һәм Төркиянең шул заман корылмаларына охшаш ике катлы бина булганлыгын фараз итә. А. Курбскийның «таштан салынган» «бик биек» мәчетләр, ягъни бик биек манаралы мәчетләр турында, анда татарларның үлгән «патшалары»—ханнары күмелгән булуы хакында язган сүзләре күпләргә билгеле. Ә «Казан тарихы»ның авторы, атаклы карачы-би Нурали Шырын төзеткән «Мурали мәчете»нең (анда аталганча) эчке җиһазларын тасвирлап: «падишаларының кыйммәтле энҗе һәм асылташлар ябыштырылган табутлары»,—дип язган.

Нурали мәчете һәм Хан сарае[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар гөмбәзле Василий Блаженный чиркәве

1563—1568 еллардагы исәп кенәгәләрендә кирмән эчендә Казанны басып алу вакытында җимерелүдән исән калган берничә мәчет булганлыгы теркәп куелган. Алар арасында Нурали мәчете һәм Хан сарае янындагы мәчет тә бар. Сарай янындагы сигез манаралы мәчет, күрәсең, Җамигъ мәчет булгандыр. Шундый мәчет турында, үзе белгән ниндидер милли чыганакларга таянып, узган йөзнең атаклы татар тарихчысы Мәрҗани язган. Казанның күренекле тарихчысы Михаил Худяков та бик әһәмиятле фикер әйтеп калдырган. Аныңча, әлеге мәчет Мәскәүнең Кызыл мәйданында Казанны басып алу хөрмәтенә 1555—1560 елларда төзелгән Василий Блаженный чиркәвенә үрнәк булган. Бу чиркәүнең тугызынчы, үзәк гөмбәзе, башка сигезеннән югары күтәрелеп, тәренең айны — 1552 елда русларның татарларны җиңүен символлаштырып тора. Хәтта Казанның Җамигъ мәчетеннән сүтелгән сигез гөмбәзнең шул чакта унике олауга төяп Мәскәүгә озатылуы хакында да мәгълүматлар бар.

Көрәеш бистәсе һәм Нурали Шырын пулаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кирмәндә генә түгел, ә шәһәрнең үзендә дә һәм аның читтәге бистәләрендә дә, мәсәлән, Көрәеш бистәсендә, хәтта Казан арты авылларында да таш мәчетләр булган. Кайбер исәп кенәгәләренең мәгълүматлары һәм шул корылмаларның бераз соңрак төшерелгән сурәтләре моны раслый. Хан сарае һәм мәчетләрдән тыш, аеруча Казан кремлендә, кирпеч вә таштан салынган тагын башка корылмалар да булганлыгы мәгълүм. Чыганакларда, мәсәлән, пулатлар, ягъни сарайлар, шул исәптән Нурали Шырын пулаты бик еш телгә алына.

Сөембикә манарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә манарасы
Казан ханнары төрбәсе
Мөххәммәд Әмин хан, шәгыйрь, төзүче, гаскәри

Казан кремле эчендә сакланып калган атаклы Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорындагы корылмаларның күренекле һәйкәле булып тора.

Сөембикә манарасының теге яки бу заманда төзелүен раслый торган, русчамы, татарчамы язылган нинди дә булса документ яисә башка төрле материал юк. Татарча язылганнары шуның өчен юк, чөнки Казан ханлыгы архивы Мәскәүгә алып кителгән һәм аның язмышы бүгенгәчә билгеле түгел. Рус чыганакларында да бу манараның шул рус чорында, ягъни XVI—XVIII йөзләрдә төзелүе турында берни дә язылмаган, ә бит ул дәвердә Казанда төзелгән истәлекле рус корылмалары турында төгәл мәгълүматлар бар, әйтик, Ару хәбәр чиркәве, Спас манарасы һәм кремльнең башка объектлары (XVI йөзнең икенче яртысы), Дряблов йорты (XVII йөз), Петр-Павел соборы (XVIII йөз). Әгәр Сөембикә манарасы да шул заманнарда төзелгән булса, ул да әле саналган истәлекләр кебек үк еллары яки гасырлары белән билгеле булыр иде. Шунысын да истә тотарга кирәк, Казандагы әлеге иң биек һәм мәһабәт корылма руслар идарә иткән теге яки бу чорда төзелгән булса, җәмәгатьчелек моны игътибарсыз калдырмаган булыр иде. Әмма руслар аны беркайчан да үзләренеке дип санамаганнар, аның турында җырлар, риваятьләр чыгармаганнар һәм аңа беркайчан да табынмаганнар.

Узган йөздәге рус тарихчы галимнәренең тулы бер төркеме һәм христиан дине руханилары, мәсәлән, К. И. Невоструев, С. М. Шпилевский, М. Н. Пинегин, Н. П. Загоскин, П. Е. Заринский, П. Невзоров һ. б., Шәрыкны өйрәнүче татар галимнәрен әйтеп тә тормастан, Сөембикә манарасының башка халык түгел, ә нәкъ менә татар халкы тарафыннан һәрвакыт чиксез ихтирам ителеп килүен, нәкъ менә татарларның аңа йөз еллар буена изге итеп карауларын ассызыклап әйткәннәр. Шуны да өстәп китәргә кирәк, ул үз иленең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен инанып һәм җан атып көрәшкән, татар халкының батыр кызы Сөембикә исеме белән юкка гына аталмаган.

Ниһаять, үзенең архитектурасы, стиль үзенчәлекләре, композицион алымнары һәм бизәкләү детальләре белән дә Сөембикә манарасы татар төзелеш сәнгатен ачык гәүдәләндерүче тарихи һәйкәл булып санала. Рус һәм башка милли архитектуралар белгече профессор В. В. Егерев әйткәнчә, Сөембикә манарасы ярусларының кырт кискәндәй баскычланып менүе белән рус дини корылмаларыннан һәм аларның төзелеш стиленнән нык аерылып тора (ул Болгарда XIV йөздә төзелгән Кара пулатның архитектура стиленә якын).

Кайбер тикшеренүчеләр аны аңарга тоташкан Нурали мәчетенең манарасы дип, икенчеләре исә Сөембикә үзенең ире, Казан ханы Сафагәрәй кабере өстенә кордырган истәлек дип әйтәләр. Аның Казан өчен авыр вакытларда — 1552 елда һәм аннан соңгы елларда — күзәтү корылмасы сыйфатында файдаланылган булуы да бик мөмкин.

Соңгы елларда берничә тарихчылар ышанычлы теориясе тәкъдим итәләр: Сөембикә манарасы Мөхәммәд Әмин вакытында төзелгән. Дәлилләре буенча: Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы (рус.) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин Мәскәүдә Иван III янында яшәгән иде һәм Италия архитекторлары (ru:Пьетро Антонио Солари) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манарасы — хәрби манарасы буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәртте, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгән өчен халык бу бинаны Сөембикә Манарасы исеме биргән.

Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, 1991 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтенең карары белән Сөембикә манарасы өстендәге ай торгызылды.

Нурали мәчете бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан кремле эчендә татар дини төзелеш сәнгатенең тагын бер истәлеге—Нурали мәчете бинасы сакланган (хәзерге вакытта ул ашханә сыйфатында файдаланыла). Казан басып алынганнан соң бу борынгы мәчет бинасы озак вакытлар әртиллирия склады булып хезмәт иткән, аннары аны чиркәү итеп файдаланганнар, шул чакта аның югарыгы өлешен нык үзгәрткәннәр. Әмма аның бигрәк тә икенче каты фасадындагы милли архитектура элементлары—тәрәзә араларында башлары кыйгачлап тоташкан ярымколонналар системасы—татар заманнарын хәтерләтеп тора.

Бизәкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологик тикшерү мәгълүматлары күрсәткәнчә, Казан архитектурасы уеп бизәк ясау, стеналарны чынаяк кирпечләр белән тышлау, кирпеч салганда һәм тышлау плитәләрен ябыштырганда өстәмә бизәкләр төшерү белән баетылган. Казылма табылдыклар татар чоры Казанында махсус рәссам һөнәрчеләр яшәвенә, төрбәләрне һәм башка корылмаларны югарыда әйтелгәнчә матурлап бизәүче осталарның аерым мәктәпләре булганлыгына шик калдырмый.

Ул заманнарда ташны уеп бизәк ясау сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, иң таралган һөнәр булган. Архитектурадан тыш, ул XV йөзнең икенче яртысында һәм аеруча XVI йөзнең беренче яртысында эпиграфик истәлекләрне—кабер ташларын сәнгатьчә эшләгәндә дә киң кулланылган. Бу истәлекләр бизәкләренең байлыгы һәм төрлелеге белән борынгырак чордан, әйтик, болгар эпитафияләреннән аерылалар. Нәфис үсемлек бизәкләре һәм кабарынкы итеп эшләнгән зәвыклы язмалар гади тамашачыда гына түгел, хәтта урта гасырның ташны чокып бизәкләү сәнгатен яхшы белүче кешедә дә соклану тудыралар.

Зәркән сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханнары таҗы

Зәркән сәнгате, затлы металлардан асылташлар белән матурлап төрле бизәнү әйберләре ясау югары дәрәҗәгә ирешкән. Татарларның алтын-көмешче осталары ясаган әйберләр «Казан тарихы» авторын да таң калдырган. Ул Мөхәммәт-Әмин ханның эшчәнлеге турында язганда болай дигән: «Падиша узенә бик кыйммәтле таҗ, көмештән һәм алтыннан савыт-саба һәм бик тә бай кием-салым эшләтте». Аннан соңгырак вакыйгаларны тасвирлаганда да ул Казан ханнары һәм бай түрәләрнең гаять кыйммәтле зур хәзинәләре булуына еш игътибар иткән. Хан казнасында бик тә зиннәтле ювелир әйберләр булган. 1551 елда кенәз Василий Серебряный Сөембикәне әсир иткәндә казнадагы байлыкны исәпкә ала: «Падишаның бөтен казнасын һәм дарысын язып алып һәм самодержавие мөһере белән беркетеп, алтын һәм көмеш белән һәм дә алтын-көмеш савытлар белән, зиннәтле урын-җир, затлы киемнәр һәм дә төрле-төрле падиша һәм сугышчы кораллары белән бастырыклап тутырылган унике зур каек, алдагысына шул воевода белән ханбикә утырып, Казаннан яңа шәһәр (Зөя) тарафына чыгып китте». Аннан алар Мәскәүгә озатылалар. Кызганычка каршы, шул вакытта Казаннан төяп алып кителгән бу хәзинәнең кайдалыгы әлегәчә билгесез. Аның бер өлеше соңрак Мәскәүнең һәм Санкт-Петербургның мәгълүм музейларына: Мәскәү кремленең Кораллар палатасына, Кызыл мәйдандагы дәүләт тарих музеена, элекке Ленинградтагы ССРБ халыкларының этнографиясе музеена (хәзер Россия этнография музее) эләккән. Аларда саклана торган әйберләрдән аеруча әһәмиятлеләре—Казан ханнары таҗы— асылташлар белән бизәп, алтыннан ясалган, чите зиннәтле кеш тиресеннән тегелеп, гомумән, югары дәрәҗәдәге ювелирлык техникасы белән эшләнгән мәгълүм «Казан шапкасы»; алтыннан билбау каптырмалары һәм кырлау ысулы белән көмештән ясалган тартма. Татарстан Дәүләт музеенда алтын җеп белән чигү үрнәкләре һәм алтын төймәләр саклана. Шунда ук — җимерелгән йорт астыннан чыгарганда бераз яньчелгән бизәкле җиз кувшин.

Казан ханлыгының ювелирлык сәнгате Казан татарларының соңгырак чор сәнгатендә тагын да үскән, кайбер үрнәкләре чын-чынлап дөнья күләмендә танылган. Мәсәлән, күпертмә һәм яссы нәкыш, төерчекле нәкыш, каю, бөртекләү, кырлау, басма, каралау кебек ювелирлык техникасының иң алга киткән ысуллары белән алтын-көмештән, фирәзә кебек асылташлар һәм төсле бәллүр пыяладан эшләнгән әйберләр— атаклы яка чылбырлары һәм хәситәләр, беләзекләр һәм алкалар, чулпылар һәм муенсалар, аеллар һәм каптырмалар, догалык һәм коръән тартмалары халык сәнгатенең кабатланмас хәзинәләрен тәшкил итәләр һәм татар халкының сәнгати вә шигъри фикерләү сәләтенең гаҗәеп бер чагылышы булып торалар.

Язу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгында гарәп графикасына нигезләнгән язу киң кулланылган. Ул язу Болгарның башлангыч чорында ук килеп кергән һәм Алтын Урдада уку-язуның нигезен тәшкил иткән.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әүвәлдәге кебек үк мәктәп-мәдрәсәләрдә укыганнар; югары сыйныфлы мәдрәсәләр дә булган дип уйларга нигез бар, мәсәлән, Кол Шәриф мәдрәсәсе. Укый-яза белү беренче чиратта идарә һәм дин әһелләре өчен кирәк булган, әмма гади халык та аңа теләп өйрәнгән. Гарәп графикасында рәсми документлар, эш кәгазьләре, ярлыклар, шулай ук эпитафияләр, хатлар һәм поэмалар язылган.

Шигърият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда һәм гомумән Казан җирендә Шәрык шигърияте яратып укылган. Фарсының Рудаки һәм Фирдәүси, Гомәр Хәйәм һәм Мәһди, Низами һәм Сәгъдинең танылган әсәрләрен, Баласагуни һәм Әхмәд Ясәви, Бакырганый һәм Кол Гали, Котб һәм Сәйф Сараи, Харәзми һәм Рабгузи кебек татар шагыйрьләренең әсәрләрен кулдан-кулга йөрткәннәр. Казан ханлыгының үз шагыйрьләре дә үсеп чыккан. Алар арасында Мөхәммәт-Әмин(хан, XV йөз ахыры—XVI йөз башы), Мөхәммәдьяр, Өммикамал, Гарифбәк, Максуди, Кол Шәриф (Казанның мәшһүр сәете, татар халкының милли каһарманы—XVI йөзнең беренче яртысы) һәм башкалар хакында әйтергә кирәк. Казанда сарай шагыйрьләре һәм халык җыру осталары да күп булган.

Мөхәммәдьяр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәдьяр

Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке»—1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» —1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә чакырган:

« Яхшылык кыйл, яхшылыкда бар мәза (тәм),

Кем яманлык кыйлса, ул табгай җәза.

Кем егылганда кулын тот бер моңлының,

Ул тәкъи тоткай кулың бер көн сәнең...

»

Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрь теле аһәңле һәм матур:

« Ярмөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,—

Бу фәләк (язмыш) багыстанының былбылы.

»

Халык авыз иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язма әдәбияттан тыш, халык авыз иҗаты да зур үсешкә ирешкән. Иске һәм Яңа Казанның барлыкка килүе турындагы риваять-легендалар нигездә шушы чорда туган. Әдәбият галимнәре эпик жанрдагы «Алпамыш», «Чурабатыр», «Җикмәргән», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләрне дә шул заман иҗаты итеп саныйлар. Казан ханлыгы чорында героик «Идегәй» эпосы киң таралган булган.

Җыр сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары катлау кешеләре һәм гади халык арасында да пентатоникага (биш тоннан торган гамма) нигезләнгән һәм инструменталь музыканы яратканнар. Татар халык җырлары ерак заманнарга барып тоташа һәм, сүз дә юк, шул тарихи чорның да моң-авазы булып яңгырый. Казан елъязмачысы казанлыларның камалышта вакытта да үзләренең моңлы озын көйләренә җырлаулары һәм уйнаулары турында язган. Әмма ул элек татарларның «шатланып күңел ачуларын» да, «гүзәл җырлар җырлауларын» да, «гөсләләрдә һәм кубызларда уйнаганнарын» да күргән.

Бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан янындагы Хан болынында (Арча кыры) үткәрелә торган халык бәйрәмнәрендә дә шулай биегәннәр һәм җырлаганнар. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр авылларда да гөрләп үткән. Бүген безгә билгеле җыеннар һәм сабан туе бәйрәмнәре булган ул.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия: В 6 т. — Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. — Т.3
  • Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства
  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]