Казан химия мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан химия мәктәбе latin yazuında])

Казан химия мәктәбеXIX гасыр башыннан Казан император университеты заманнарыннан ук аның химия факультеты (хәзерге - институт) базасында эшләп килүче химия җәмгыятенең һәм фәнни агымның гомум кабул ителгән исеме.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1804 елда Россия императоры Александр I Казан гимназиясе базасында Император университетын оештыра, шул рәвешле Россия провинциясендә беренче югары белем бирү учреждениесенә нигез сала. Башта Казан университеты түбәндәге кафедралар составында расланды:

  • Әхлакый һәм сәяси фәннәр бүлеге
  • Физик һәм математика фәннәре бүлеге (анда «химия һәм металлургия» һәм «сәүдә һәм фабрикаларга караган технология һәм фән» һәм башка кафедралар тәкъдим ителгән иде).
  • Табиб яисә медицина фәннәре бүлеге (мәсәлән, фармация һәм табиб әдәбияты кафедрасы)
  • Тел фәннәре бүлеге.[1]
Казан университеты, 1820

Казан университеты барлыкка килүнең беренче елында ук кафедрасы төгәл күрсәтмәләре булмаса да Адъюнкт Феодор Леонтьевич (Фридрих Гавриил) Эвестка химия һәм фармакологияне уку йөкләмәсе бирелә. Әмма Эвест университетның Галимнәр Советы утырышында химия буенча лекцияләр укый алмыйм, дип белдерә, чөнки бернинди дә җиһазлар юк, ә студентлар лекция тыңларга әзер түгел. Нәтиҗәдә, Эвестка студентлар белән "Табигый җисемнәрне билгеләү, аларның органик һәм җансыз җисемнәргә, зоологиягә һәм минералогиягә бүлү" курсын укырга туры килгә. Казан университетының химия лабораториясенә нигез салучы Ф. Л. Эвест 1809 елның 26 октябренә каршы төндә вафат була. 1811 елга кадәр, химия адъюнкты итеп Иван Иваночи Дунаев билгеләнгә кадәр, университетта химия укытылмый.[2].

Киләсе химия укытучысы вазифасына фармацевтика һәм технологияләр адъюнкты Иоганн Фридрих Вуттиг (1783-1850) тәкъдим ителә. Вуттиг матди яктан файдалы гамәли эшкә күнккән була. Ул, барлык сызымнар кулланып сульфат кислотасын оригиналь табу ысулы турында «Сульфат кислотасы әзерләү» дигән фәнни хезмәт яза. 1809 елда ул Көньяк һәм Урта Урал буйлап экспедицияләрдә катнаша, экспедициядә берничә яңя минерал ача. Химияне укытуга ул керешми, аның урынына химия технологиясе буенча лекцияләр укый. Шулай итеп, ул студентлар белән фабрикаларга һәм заводларга йөри. Казанда булганда ул минералогик характердагы берничә мәкалә яза, шуннан соң 1810 елда Казанны ташлап Петербургка китә, аннан соң Берлинга күчә.[3]

1811 елда Казан университетына «Химия һәм технология өлкәсендә магистр дәрәҗәсен камилләштерү өчен» И. И. Дунаевны билгелиләр, әмма «камилләшү» кыенлаша, чөнки Эвест үлә, ә Вуттиг үз вазифаларын калдып Берлинга китә. Дунаев үзе химия, шулай ук фармация һәм латин теле буенча лекцияләр укый башлай. 1821 елда И. И. Дунаев «Табигый фәннәрнең файдасы һәм явызлыклары турында һәм аларны христиан дине хакына нигезләү кирәклеге турында» сүзен әйтә, анда, аерым алганда, түбәндәгеләрне билгеләп үтә: «Белемгә бердәнбер чыганак - Хак булган Аллаһы сүзе ул, ул фигыльләр, рух һәм тормыш асылы; һәрбер кешене белгертүче Христосның дөньясы — Иисус Христоска, дөньяны коткаручыга ышаныч бар...»

1823 елда табигать белгече Адольф Яковлевич Купфер икенче укытучы итеп билгеләнә, ул 1824 елдан химия, физика һәм минералогия курсларын укый башлый. Купфер Казанда һаваның беренче анализын үткәрә, Pb-Hg системасын, Урал заводларын өйрәнә. 1828 елда Купфер академик итеп Петербургка сайлана һәм Казаннан чыгып китә.[4]

А. Я. Купфер киткәннән соң химик лаборатория мөдире булып И. И. Дунаев кала, тик хәзер лаборатория Купфер тарафыннан күпкә яхшырак җиһазландырылган була.

Химия мәктәбенең тууы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Н. Зинин

1830нчы еллардан башлап, рус химиясенең мөстәкыйль юлга акрынлап керүе башлана, бу процесста әйдәп баручы рольләрнең берсен Казан химия мәктәбе була, аның барлыкка килүе Н. Н. Зинин һәм К. К. Клаус исемнәре белән бәйле.

Николай Николаевич Зинин (1812-1880) Казан университетын физика-математика бүлеген алтын медальгә тәмамлаган, аңа аналитик механика, гидростатика һәм гидродинамика курсын укыту йөкмәтелә. Н. Н. Зинин магистрлык имтиханнарын тапшырганнан соң аңа «Химик туганлык, Берцелиусның даими химик пропорцияләр теорисясенең Бертоллетның химик статикасынан өстенлеге турында» дигән диссертация темасы тәкъдим ителә. Яшь галим химиянең төп теорияләренең үсешен, Бертолл, Пруст, Проута, Гей-Люссак, Митчерлих, Берцелиус һәм башка бик күп эре химикларның эшләрен тарихи планда бәян итәргә тиеш була. 1836 елның 21 октябрендә ул диссертациясене яклый, моңа кадәр бер ел химия курсын укыта. 1836 елның 22 декабрендә Академия советы Зининга табигый фәннәр магистры һәм химия адъюнкты исеме бирергә карар итә. Н. Н. Зинин бу хәбәргә каршы була, чөнки ул үзен химик дип түгел, математик дип саный. Зинин университет ректоры Николай Иванович Лобачевскийга мөрәҗәгать итте, әммә Лобачевский химия укытуны таләп итә.[5]

— Сезнең мөмкинлекләрегез зур, - дип ышандырды аны Лобачевский. — Әгәр дә Сез математиканы бик шәп беләсез икән, химиядә дә уңышка ирешерсез. Химикларга бездә ихтыяҗ зур. Дунаевны эштән чыгарырга туры килде, чөнки ул укыткан вакытта университетта химия фән булмый.

— Нинди фән соң ул химия? - дип сорый Зинин ярсып.

— Менә сез аны фән итеп эшләгез! Бу сезнең көчегездән килә.[6]

1837 елдан 1840 елга кадәр Зинин чит илдә командировкада була. Бу вакыт эчендә Зинин Либих, Митчерлиха, Вёлер лабораторияләрендә була. Математика буенча Дирихле, Ома, Дирксен һәм Лемус лекцияләрен тыңлады. Майкл Фарадейдан физиканы өйрәнә. Укытучы Юстус фон Либих Зининга аеруча зур йогынты ясый. Аның лабораториясендә Николай Николаевич ачы миндаль маен өйрәнә. 1839 ел ахырында химик Либихның «Annalen der Chemie und Farmacie» дигән журналында Зининның «Бензоил кислотасы һәм аның тозлары» дигән хезмәте басылып чыга. Гомумән алганда, Зининны Гисен университетының химия мәктәбе укучысы дип атарга мөмкин. Руссиягә кайткач, Зининга Казан университетының технология кафедрасын бирделәр. Химия кафедрасын ул вакытта Карл Клаус җитәкли, әмма алар көчләрен бергә туплап, Казан химия мәктәбенә нигез салалар. 1842 елда Зинин нитропроизвод бензолны аминопроизводстволарга кадәр кайтару реакциясен ача, нитробензолны анилинга кадәр күкерт водороды (Зинин терминологиясе буенча бензидам) кайтара. Шулай итеп Н. Н. Зинин анилин табу ысулын ача. Моңа кадәр (табигый чыганакларны да кертеп) анилин кыйммәтле, түбән сыйфатлы һәм чиста булмаган матдә булган.[7] Немец химигы Гофман бу вакыйга турында болай дип әйтә:

"Без ул чагында эшнең гаять зур әһәмияткә ия реакция турында баруын сиздек. Зинин нитробензолны анилинга әверелдерүдән башка бернәрсә дә эшләмәгән булса да, аның исеме химия тарихына алтын хәрефләр белән язылган булыр иде»

1844 елда К. К. Клаус рутений элементын ача. Бу элемент Россия империясендә ачылган бердәнбер була һәм Россия хөрмәтенә Рутений дип атала. «Казан университетының Галимнәр язмалары» журналында К. К. Клаусның «Урал платина рудасы калдыкларын һәм рутений металлын химик тикшерү» дигән зур мәкаләсе басыла. 1845 елда ул бу материалны аерым китап итеп бастырып чыгара, ә 1846 елда Петербург фәннәр академиясе Известияләрендә ул яңа металлның химик үзлекләре турында өстәмә мәгълүматлар китерә, шуның өчен ул 1849 елда Демидов премиясенә тәкъдим ителә.

Шушы ике ачыштан соң Казан Европа химиклары арасында таныла.

Артабан үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Н. Зинин һәм К. К. Клаус лекцияләр укый, Казан химикларының яңа буынын әзерлиләр. Аларның иң күренекле укучысы Александр Михайлович Бутлеров (1828-1886) була. 1845 елда ул Казан университетына табигый-фәнни разрядына укырга керә. Аның әтисе Михаил Васильевич улын математика фәнен укуын тели, ләкин А. М. Бутлеров, үзенең математикага сәләты булмауын таный. Аңа химик Н. Н. Зинин Александр Михайлович зур йогынты ясый. Бутлеров үзе зоология һәм натуралистиканы өйрәнә, ә Зинин башка разрядта укыта. Бутлеров атаклы химикның лекцияләренә йөрү өчен үзенә тиешле лекцияләрны ташлап Зинин лекцияларына йөри.

Н. Н. Зинин 1847 ел ахырында, 1848 ел башында Казаннан Петербург медицина-хирургия академиясенә күчеп китә. Зинин медицинаны сәламәтлекне саклау һәм торгызу мәсьәләсенә табигать белеме кушымтасы дип кенә карый, шуңа күрә табигый фәннәр медицина белеме янында беренчел рольне уйнарга тиеш. Н. Н. Зинин йогынтысында XIX гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында күп кенә рус физиологлары химияне биология, физиология һәм башка медицина өлкәсенә киң кертә башлыйлар.[8]

А. М. Бутлеров

1850 елда А. М. Бутлеров математика, табигый һәм камераль разрядының беренче курс студентларына неорганик химия буенча дәресләр алып бара башлый. Шул ук вакытта ул "Органик матдәләрне оксидлаштыру турында" темасы буенча магистр диссертациясен яклауга да әзерләнә башлый. 1851 елның көзендә Казан университетында төрле фәннәр буенча ачык лекцияләр укыйлар. Бутлеров химия буенча ачык лекцияләр укый, ул элементар химик төшенчәләрдән башлый, аннары "иң мөһим гади җисемнәрне тасвирлауга" күчә. A. M. Бутлеров мондый методны рациональрәк дип саный, чөнки күпчелек тыңлаучылар химия белән бөтенләй таныш булмый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Загоскин Н. П. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования. 1804—1904 / Н. П. Загоскин — Казань, 1902. — Т.1. — с. 515—516
  2. Там же. с.118-119, 142
  3. Булич Н. Из первых лет Казанского университета (1805—1819). Рассказы по архивным источникам / Н.Булич.-Казань: тип. Императорск. ун-та, 1891. — Ч.2. — с.3-11
  4. Захаров А. В. Химический факультет Казанского университета: Хронология основных событий жизни и деятельности в документах. — Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2008 — Т.1
  5. Николай Николаевич Зинин: Историко-биографический сборник / сост. Г.Мельникова, С.Гильманшина — Казань: Жиен, 2016—384 с.
  6. Манолов К. Великие химики Т.2., М., 1977. — 412 с.
  7. Там же
  8. Николай Николаевич Зинин: Историко-биографический сборник / сост. Г.Мельникова, С.Гильманшина. - Казань: Жиен, 2016. - 384 с.