Казан чукрак-телсезләр укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан чукрак-телсезләр укуханәсе latin yazuında])
Казан чукрак-телсезләр укуханәсе
Директоры:

Елизавета Ласточкина (1893—1930 елларда)

Төре:

махсус мәктәп (училище)

Адресы:

Калып:Байрак/Русия империясе РИ, Казан, Зур Лядской (хәзерге Максим Горький) урамы, 22

Координаталары:

55°48'40"N 49°11'16"E

Казан чукрак-телсезләр училищесы (рус. Казанское училище для глухонемых) — Казанда 1886 елда инвалид (чукрак-телсез) балалар өчен ачылган хәйрия училищесы. Махсус уку йортында Казан, Пермь, Сембер, Самар, Сарытау, Уфа, Түбән Новгород, Пенза, Рязань, Ырынбур, Тамбов губерналарыннан балалар укыган. Әлеге губерналарның земстволары ел саен Казан чукрак-телсез балаларга иганәчелек итү һәм укыту җәмгыятенә хәлкадәр акча күчергән.

Тышкы рәсемнәр
Укуханә тарихы фоторәсемнәрдә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда чукрак-телсез балалар өчен укуханә ачу тарихы 2нче гильдия Казан сәүдәгәре Иван Яков улы Павловский исеме белән бәйле. Ул беренче тапкыр 1881 елда чукрак-телсез балалар өчен махсус укуханә ачу өчен акча җыю оештыра. Үзенең дә чукрак-телсез улы (әтисе улын Санкт-Петербургта чукрак-телсез балалар өчен укуханәдә укыта) һәм кызы (Вера исемле) булган сәүдәгәр биш ел буена чукрак-телсез балалар өчен махсус укуханә ачу мәсьәләсен күтәрә. 1881 елда Казан шәһәр думасы һәм Казан губерна земствосына хәл итү өчен үз акчасына чукрак-телсез балалар өчен махсус укуханә ачу һәм, уку йорты ачыла калганда, аны үз акчасына тоту мәсьәләсен кертә. Сәүдәгәр беренче тапкыр әлеге эшкә 1000 сум бирә һәм ел саен 300 сум биреп бара. Ул хәзерге Карл Маркс һәм Гоголь урамнары киселешендәге элеккеге эчү йорты бинасын сатып ала (версия: Казан шәһәр думасы укуханә өчен бушлай Грузин (хәзерге Касаткин) урамында урнашкан кечкенә йортны бирә[1]). 1885 елның көзендә чукрак-телсез балалар белән дәресләр башланып китә. 1886 елның 7 (20) гыйнварында укуханә рәсми рәвештә ачыла. Балалар өчен тулай торак бинасын сәүдәгәр Василий Авксентий улы Унженин сатып алып биргән.

1887 елда сәүдәгәр Иван Яков улы Павловский төзегән Казан чукрак-телсез балаларга иганәчелек итү һәм укыту җәмгыятенең (рус. Казанское общество призрения и образования глухонемых детей) уставы раслана (идарәгә сәүдәгәр-иганәчеләр Василий Унженин (1813—1891), Яков Шамов (1833—1907) һәм Вадим Кекин кергән). Әлеге җәмгыять РИ Эчке эшләр министрлыгы карамагында була. Санкт-Петербургта мондый төр җәмгыять(рус.) 1898 елда гына оеша. Казан җәмгыятен билгесез сәбәпләр аркасында Санкт-Петербургтагы үзәк оешмага алмыйлар. Чукрак-телсез балалар өчен ачылган укуханә Казан җәмгыяте кул астына күчкәнче, И. Я. Павловский уку йортын үз акчасына тота, соңыннан да матди ярдәм күрсәтүен дәвам итә, васыятьнамәсендә училище кирәк-яракларына 1200 сум акча язган. Яков Филипп улы Шамов, җәмгыять казначысы буларак, кассада акча җитмәгән очракта, үзенекен дә өстәгән. Укуханә өчен бина төзегәндә Я. Ф. Шамов аеруча күп көч куйган. Ел саен ул үз акчасына укучылар өчен күп әйберләр, уку әсбаплары, мебель сатып алган[2]. Васыятьнамәсендә Казандагы телсез-чукрак балаларга, ярлы һәм авыру балаларга, үзе попечителе булып торган Александров хастаханәсенә һ. б. 95 500 сум акча калдыра.

И. Я. Павловский тырышлыгы белән Казан училищесынә Петербургның Николаев институтын тәмамлаган, әтисе Петербургның чукраклар училищесындә рәсем укыткан Мария Александр кызы Беллер[3] (1851—1893) укытучы итеп чакырыла. 1890 елда укуханә мөдире булып Елизавета Гурий кызы Ласточкина (1869—1967) килә. Ул, балаларның ишетү мөмкинлеге нинди булуга карамастан, телдән сөйләшергә өйрәтү өчен мимика методын куллана башлый.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан чукрак-телсезләр училищесынең беренче бинасы

Укуханәнең яңа бинасы проектын эшләү 1902 елда тәмамланган. Аны төзү өчен Казан чукрак-телсез балаларга иганәчелек итү һәм укыту җәмгыяте идарәсе рәисе К. И. Оконишников — 1000 сум, идарә әгъзалары Я. Ф. Шамов — 5000 сум, Л. В. Кекин 400 мең данә кирпеч һәм 5000 сум кертә. Әмма бу акча гына җитәрлек булмый. Казан сәүдәгәренең тол хатыны Евдокия Семен кызы Змеевадан 24 мең сум күләмендә ярдәм кергән.

1905 елда Казан чукрак-телсез балаларга иганәчелек итү һәм укыту җәмгыяте көче белән Зур Лядской (хәзерге Максим Горький) урамы, 22нче йортта[4] укуханә өчен яңа өч катлы бина төзелә (архитектор Иван Никита улы Колмаков (1861—1907), хәзер бу бинада 1нче санлы балалар музыка мәктәбе[5]). Әлеге йортта 5 уку сыйныфы, ике остаханә, ашханә, тулай торак урнаша. Җиде елдан укуханәнең (уку бинасыннан тыш) 24 мең сум капиталы була һәм ул Россия империясендә иң яхшы тәэмин ителгән, җитеш иганә училищесы санала[6].

1913 елның 1 гыйнварына укуханәдә 83 укучы исәпләнә. Читтән килгән балалар өчен арендага алынган Синеоков утарында тулай торак ачыла.

Укуханәнең эчке тәртибе Казан уку округа попечителе 1889 елның 30 июнендә кабул иткән кагыйдәләр буенча көйләнә. Укуханәдә ике һәм өч еллык курслы ике класс була.

1910 елда укуханәнең яңа кагыйдәләре кабул ителә. Уку елы 5 елдан 6 елга кадәр озынайтыла. Ике ел һөнәргә өйрәтү өстәлә. Укуханәгә кабул итү яше 12 яшьтән 10 яшькә кадәр киметелә. 10 яшьтән өлкәнрәкләр һәм укуда өлгермәгәннәр өчен өстәмә класс ачыла.

Тышкы рәсемнәр
Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе фотосурәтләре.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе

1918 елда укуханәне РСФСР Халык мәгарифе халык комиссариаты карамагына тапшыралар. 1926 елда аның базасында Казан саңгырау балалар институты оештырыла. 1950 елда институт Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан саңгырау балалар мәктәбе итеп үзгәртелә, 1979 елдан — Е. Г. Ласточкина исемендәге начар ишетүче балалар өчен 6нчы мәктәп-интернат, хәзер — ДБМУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе»[7]. 1963 елдан Казан шәһәренең саңгырау балалар өчен 6 нчы мәктәп-интернаты Александр Попов урамы, 21нче йорт адресы буенча өч катлы бинада урнашкан[8]. 1950—2006 елларда укуханәдә педагог һәм мәктәп директоры булып халык мәгарифе отличнигы Семен Данил улы Данилов (1930—2007) эшли. Уку йортының ишегалдында Е. Г. Ласточкинага һәйкәл куелган[9].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гульнара Рафикова. Призрение детей-инвалидов в Казани XIX – начала XX веков. «Гасырлар авазы», 2012 год, № 3-4, стр.50-55.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Борис Милицын. Их сердца были полны сострадания. history-kazan.ru, 06.10.2016(рус.)
  2. Ильдар Алиев. Его сердце было переполнено любовью и состраданием. 2020 елның 6 июль көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 02.08.2007(рус.)
  3. Беллер Александр Иванович. Русский биографический словарь(рус.)
  4. Дом Павловского, быв. училище для глухонемых, конец 19 в. art16.ru(рус.)
  5. МБУДО "Детская музыкальная школа №1 им. П.И. Чайковского". 2020 елның 5 июль көнендә архивланган. edu.tatar.ru
  6. Ольга Осетрова. 130 лет Казанской школе глухих детей. 2020 елның 6 июль көнендә архивланган. Татарское республиканское отделение ВОГ, 22.01.2016(рус.)
  7. ГБОУ «Казанская школа-интернат имени Е.Г. Ласточкиной для детей с ограниченными возможностями здоровья». 2020 елның 6 июль көнендә архивланган. edu.tatar.ru
  8. Казанская школа-интернат им. Е.Г. Ласточкиной для слабослышащих детей. wikimapia.org(рус.)
  9. Фильмофонд / «Ласточкино гнездо»(рус.)