Казан шәһәр филармониясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан шәһәр филармониясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казан шәһәр филармониясе
рәсем
«Чулпан» мәдәният үзәге
Төп мәгълүмат
Жанр

заманча, классик, фольклор музыкасы

Барлыкка килгән

2000

Илләр

Русия байрагы РФ
(ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан)

Шәһәр

Казан

Бүтән исем

«Идел» концерт-филармония берләшмәсе

Тел

татар теле

Филармония сайты

Казан шәһәр филармониясеТатарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт. Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде.

Иҗат коллективлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачты[2][3]. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанская городская филармония. Национальный культурный центр «Казань»
  2. Зилә Мөбәрәкшина. Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: «Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел». Интертат.ру, 26.12. 2018
  3. И. Метшин ознакомился с проектным предложением по реконструкции КЦ «Чулпан». Официальный портал органов местного самоуправления города Казани(рус.)