Казан югары артиллерия командирлары училищесы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан югары артиллерия командирлары училищесы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Казан югары артиллерия командирлары училищесы
Нигезләнү датасы 1940
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Гамәлдән чыгу датасы 2011

Казан югары артиллерия команда училищесы— артиллерия частьлары өчен офицер кадрларын әзерләүче югары хәрби уку йорты. 1940 елның 6 ноябрендә оештырылган.

Елда бәйрәм ителә торган көн - 6 ноябрь.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 6 ноябрендә ССРБ оборона халык комиссарының 0065 номерлы боерыгына белән Чиләбе шәһәрендә авиацион механикларының хәрби мәктәбе оештырыла. 1941 елның 1 ноябрендә Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәпне тәмамлаучы җиде йөз җитмеш өч белгеч арасында беренче тапкыр авиацион механиклары була.[1].

1943 елда авиацион механикларының хәрби мәктәбе Чиләбе хәрби авиацион техник училищесы дип үзгәртелә. 1944 елда хәрби авиацион техник училищесы Хәрби һава көчләре (ВВС) составына тапшырыла. Сугыш вакытында хәрби авиацион техник училищеләренә Ли-2, Ил-4, Пе-2 һәм Җир-2 тибындагы бомбардировщиклар өчен дүрт мең биш йөз җитмеш ике авиацион офицер әзерләнә. Училищене тәмамлаган бер капитан Б. Г. Рассохин Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

1947 елның 30 апрелендә хәрби авиацияучилищесе Казанга күчерелә һәм шушы ук елның 4 октябрендә Казан ерак авиация хәрби-техник училищесы дигән исем бирелә. 1940 елдан 1959 елга кадәр училищедә ун ике мең җиде йөз кырык ике авиация офицеры әзерләнә. 1959 елда ССРБ Министрлар Советы карары белән авиацион-техник училище Хәрби-һава көчләре составынан чыгарылып, Казан артиллерия техник училищесы исемен ала һәм стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре составына тапшырыла.

1963 елдан Казан артиллерия техник училищесе биш еллык уку срогы белән югары командирлар инженер училищесе дип квалификацияләнә. 1965 елдан РВСН составыннан югары командирлар инженер училищесы Ракета һәм артиллерия гаскәрләре составына тапшырыла, аннары Коры җир гаскәрләре өчен ракета частьлары офицерларын әзерли башлый. Коры җир гаскәрләренең ракета-артиллерия частьләре өчен беренче чыгарылыш 1968 елда була. 1976 елдан училище чит ил хәрби хезмәткәрләрен әзерли. 1980 елның 27 ноябрендә ССРБ Министрлар Советы карары белән Казан югары командирлар инженер училищесына артиллерия маршалы М. Н. Чистяков исеме бирелә.

1985 елның 5 ноябрендә ЧССР җитәкчелеге Казан югары командирлар инженер училищесенә Кызыл Йолдыз ордены тапшырды.

Совет чорыннан соң тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда Казан югары командирлар инженерлык училищесен Югары артиллерия командирлар инженерлык училищесы дип үзгәртелә. 1996 елның 18 июнендә Коры җир гаскәрләре өчен офицер-ракетчикларның соңгы чыгарылыш була, училище эшләгән чорда алты мең офицер әзерләнә.

1998 елда училищедә артеллерист офицерларының беренче чыгарылышы була һәм Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 1109 нчы номерлы карары белән Михайлов хәрби артиллериясенең Казан филиалы нигезендә Казан югары артиллерия команда-инженер училищесе яңадан оештырыла.[1]

2004 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына тиешле Михайлов хәрби артиллерия академиясенең Казан филиалы базасында Артиллерия маршалы М. Н. Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия командирлар училищесы төзелә. 2011 елда реформалар чорында училище таркатыла. Училищене тәмамлаучылар арасында ике Советлар Берлеге Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое бар, егерме дүрт тәмамлаучы генерал җәрәҗәсен алды. Училище эшләгән вакытта 25 мең офицер әзерләнде.

Институт наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Йолдыз ордены (ЧАССР) [2])

Җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп чыганак:[2]

  • генерал-майор авиации И. А. Тюмин (1941-1956)
  • генерал-майор И. П. Олексенко (1956-1960)
  • генерал-майор В. И. Андрюков (1960-1963)
  • генерал-майор А. А. Ромашкин (1963-1964)
  • генерал-майор П. Р. Никитенко (1974-1983)
  • генерал-лейтенант В. М. Фомин (1983-1989)
  • генерал-майор Э. И. Пинчук (1989-1993)
  • генерал-майор А. И. Бородин (1993-2007)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Казанское высшее артиллерийское командное училищы. 2020-11-28 тикшерелде. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «офс» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. 2,0 2,1 Казанское высшее артиллерийское командное училище. Татарская энциклопедия. 2020-11-28 тикшерелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • История и традиции Казанского высшего артиллерийско командно-инженерного училища (1941-1996) / Сост. Панова Е. В. Казан, 1996 г.
  • 60 лет на службе Отечеству: История и традиции Казанского филиала Военного артиллерийско университета (1941-2001) / Казан, 2001 г.