Казан танк университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Танкчылар-каһарманга Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары укуханәсендә һәйкәл

Казан танк университеты яки Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары укуханәсе (tat.lat. Qazan tank universitetı) - Русиянең хәрби көчләренең Казанда урнашкан югары хәрби уку йорты. Хәзерге җитәкчесе - Миронченко Валерий Николай улы, укучылар саны - 4000 тирәсендә кеше, уку йортының урыны - Оренбург тракты, 6.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә 1919 елның 22 февралендә нигезләнгән. Бу көндә Казанда беренче мөселман җәяүле башлык курслары оештырылган.

1923 елда җәяүле башлык курслары урынында татар-башкорт башлык мәктәбе оештырыла.

Кама танк үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә Кама танк үзәге

1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Русия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган. Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргопол полкы территориясендә нигезләнгән. Шулай итеп Кама танк үзәге нигезләнгән. 1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле - соңрак Казан танк укуханәсенә тапшырылган.

Сугыш чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 16 мартында Татар-башкорт башлык мәктәбенә Казан җәяүле укуханәсе исеме бирелгән.

1941 елның 12 апрелендә Казан җәяүле укуханәсе Казан танк укуханәсенә үзгәртелгән.

1943 елда танк башлыклары хәзерләгән өчен Сугышчан Кызыл Байрагы белән бүләк ителгән, 1944 елда сугыш уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казан танк укуханәсендә 5000 танк экипажларын хәзерләнгән.

Үзгәртүләр һәм берләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Казан танк укуханәсенә Югары статусы бирелгән.

2004 елдан Казан югары танк укуханәсенә Казан югары башлык укуханәсе исеме бирелә.

2007 елдан Чиләбе танк укуханәсе берләштергәннән соң, Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары укуханәсе яки Казан танк университеты - Русиянең бердәнбер танкчы-офицерларны хәрби белем бирүче йорты.

2009 елда Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары укуханәсенә Казан югары артиллерия башлыклар әзерләүче югары укуханәсе кушыла.

Танылган укуны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуны тәмамлаучылар арасында - совет маршалы Егоров, генерал-полковник А. Клюев, нарком урынбасары Шорин, генерал-полковниклар Клишин, Владислав Ачалов, Трошев Геннадий, Герасимов Валерий, Потапов һәм бүтән.

Казан танк университетының каһарманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан танк университетында укуны тәмамлаучылар арасында 42 Совет Берлеге Каһарманы, 10 Русия Каһарманы, 300 артык генерал булды.

Казан танк университеты хәзер Оренбург трактында урнашкан. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хасанов М.Х. Татарская энциклопедия. — Ин-т Татарской энциклопедии, 2006. — С. 133. — 663 с. — ISBN 585247035X