Казан Халыкара аэропорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Халыкара аэропорты latin yazuında])
(Казан һава аланы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан Халыкара аэропорты
Сурәт
Кыскача исем Kazan һәм Kazan'
... хөрмәтенә аталган Габдулла Тукай[1]
Дәүләт  Россия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 413 Фут
Рәсми ачылу датасы 1979
Пассажир әйләнеше 4 018 000[2]
Обслуживаемый город Казан[3]
Рәсми веб-сайт kazan.aero(рус.)(ингл.)(тат.)
Хәләте кулланылышта[d]
Очып менү-утыру юллары 11L/29R
ИАТА аэропорт коды KZN
ИКАО аэропорт коды UWKD
Карта
 Казан Халыкара аэропорты Викиҗыентыкта

Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропорты яки Казан Халыкара Һава Аланы (рус. Международный аэропорт Казань) - Казан шәһәренең ватандашлар аэропорты. Шәһәрдә тагыда бүтән аэродромнар бар: Казан-"Борисоглебское", КВЗ (Юдино), кече авиация өчен: Коркачык һәм Вишнёвка. Казан Халыкара Аэропорты шәһәрдән 26-28 километрда урнашкан. 2 миллион артык пассажирларга 2017 елда хезмәт күрсәтә.

1979 елда бүгенге урында ачылган. Иске аэропорт Казанның Совет районында 1930-2005 елларда урнашкан иде һәм җирле һава юлларына хезмәт күрсәткән иде.

Казан Халыкара Аэропорты 2013 елгы Җәйге Универсиадага туры китереп реконструкцияләнде. 2012 елның 7 ноябрендә 1А терминалы ачылды. 1-нче терминал хәзер яңартып төзелә, ике терминаллар 3 миллион кеше кабул итә алачак. Очып менү-төшү юлы 3750 метрга озынайтылды. Казан-1 вокзалыннан аэропортка тимер юл аэроэкспрессы сафка кертелде. Аэропортка кадәр 97-нче автобус белән барып җитеп була.

Казан Халыкара Аэропорты һәртөрле заманча пассажир очкыч төрләре, хәтта дөньядагы иң зур пассажир очкычы Боинг-747 (Кытай илбашы һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килүе) һәм Airbus A380 кабул итә ала.

2017 елда Казан һава аланы 4-нче тапкыр рәттән "Россия һәм БДБ иң яхшы төбәктәге аэропорты" булып саналган (Skytrax ширкәте буенча).

2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан аэропортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә[4]

Очып менү-төшү юллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саны Зурлыгы Түшәмәсе
11уң/29сул 3750х60 м армбетон
11сул/29уң 3720x45 м цементбетон

Яктылыгы - даими. Очу түгәрәге LL.
Ешлыклар:
ATIS 126.8 MHz "Px",
Каланча - 120.3 MHz, "Казан-вышка",
түгәрәк - 119.4 MHz "Казан-круг",
җирдән бару - 121.7 MHz "Казан-руление",
старт - 120.3 MHz, "Казан-старт"

Юнәлешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлек күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлек күрсәткечләре:
Ел 2003 2004 2005 2006 2007 2008 2009 2010 2011
Пассажирлар, мең кеше 238,7 309,9 393,6 445,7 616,4 751,5 675,7 958,5 1227
Очып менү-төшү 4,386 4,831 6,192 6,601 7,946 8,238 6,898 9,549 11,21
Йөкләр, мең тонналар 2,042 2,078 4,384 4,456 5,321 2,744 2,936 3,834 6,014

Һәлакәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]