Эчтәлеккә күчү

Казан һәм Нократ епархиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан һәм Нократ епархиясе latin yazuında])
Казан һәм Нократ епархиясе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Рәсми веб-сайт kve-rpsc.ru
 Казан һәм Нократ епархиясе Викиҗыентыкта

Казан һәм Нократ епархиясе - Татарстан, Удмуртия, Марий Эл, Чуашстан, Мордовия, Киров һәм Сембер өлкәләре территориясендә Рус православие иске йола чиркәвенең каноник, структур һәм территориаль-административ бүлекчәсе.

Кафедраль шәһәр — Казан. Кафедраль гыйбадәтханә — Казан Покрау чиркәве (Казан)

2011 елның 7 августыннан епархияне епископ Евфимий (Дубинов) җитәкли. Епархиянең икономы - протоиерей Геннадий Четвергов.

Казан еппархиясенә, иске йола тарихында, бигрәк тә Округ юлламасын кабул итүдә мөһим роль уйнаган Пафнутий (Шикин) куелган вакытта, 1856 елда нигез салына. Епископ Пафнутийның төп резиденциясе Хвалынский янында Чирмешән монастыре була, әмма ул еш Казанга килә, И.П.Карповның йортонда яшерен яшәгән. Казанның Белокриницки ризалыгы иске обрядчылары күпчелек очракта "әйләнә-тирәдәгеләр" булган[1].

Епископ Пафнутий  варисы епископ Иоасаф  (Зеленкин) Зур Проломная урамында сәүдәгәр И. П. Карпов йортында урнашкан иске йола часовнясы каршындагы резиденциягә ия була.

Казан епархиясендә дә, бөтен Россия буенча да Иске йолалыкның чын чәчәк атуы 1905 елда патшаның «Об укреплении начал веротерпимости» указы чыгарылганнан соң башлана. Казанда Белокриницкая иерархия руханилыгын кабул итүче иске обрядчылар җәмгыяте һәм башка иске обряд килешүләре теркәлгән. Руханилык кабул итүчеләрнең иң күп саны иске обрядчылар общинасы була, зур шәһәрләр өчен бу гадәти була[1].

Октябрь революциясеннән соң эзәрлекләүләр чоры башлана. Епископ Филарет (Паршиков) ак армия белән кача. Аның вафатыннан соң, епархия идарәсе, күрәсең, епископ Мелетийга (Картушинга) күчә. 1930 еллар уртасында епархия епископ Гурий (Спирина) идарәсендә булган, ул епархия белән 1937 елда үлгәнчегә кадәр идарә итә[2].

Репрессияләр иске обрядчыларга Рус православие чиркәве вәкилләренә караганда да күбрәк көч белән ябырылалар. Нәтиҗәдә иске йолалык общиналары яшәүнең социаль һәм матди нигезе, аларның тормыш эшчәнлеге структурасы җимерелә[3];

Епархия 1997 елда Изге Собор карары белән торгызыла.

1999 елның 20-22 октябрендә РПСЦ епархияләре чикләрен урнаштырган Изге Собор карары белән Казан-Нократ епархиясе составына түбәндәгеләр кертелә: Татарстан, Киров өлкәсе, Марий Эл, Чуашстан, Мордовия, Удмуртия, Ульяновск өлкәсе. Кафедраль собор «Казан Покрау чиркәве» раслана[4].

Епископ Андриан (Четвергов) тарафыннан ел саен яңадан Бөек Хач йөреше торгызыла[5]

Епархия белән идарә итү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Пафнутий (Шикин) (1856 — 10 декабрь 1890)
  • Иоасаф (Зеленкин) (28 март 1893 — 27 март 1912)
  • Александр (Богатенко) (18 сентябрь 1912 — 9 март 1914)
  • Филарет (Паршиков) (9 март 1914 — 21 октябрь 1930)
  • Мелетий (Картушин) (1930 — 1930 елар уртасы)
  • Гурий (Спирин) (1930 еллар уртасы — 1937)
  • Алимпий (Гусев) (22 октябрь 1999 — 29 апрель 2001) в/у, Мәскәү митрополит
  • Андриан (Четвергов) (29 апрель 2001 — 9 февраль 2004)
  • Корнилий (Титов) (21 июль 2005 — 7 август 2011) 2005 елның 23 октябреннән, в/у, Мәскәү митрополиты
  • Евфимий (Дубинов) (2011 елның 7 августыннан)
  1. 1,0 1,1 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  2. Боченков В. В.Старообрядчество советской эпохи. Епископы Русской Православной Старообрядческой церкви.— М.: Вече, 2019.— С.295.— 320с.— (Историческая литература).— ISBN 978-5-4484-0925-7.
  3. История Казанско-Вятской епархии (недоступная ссылка).Дата обращения: 30 сентября 2011. Архивировано 27 мая 2015 года.
  4. » Постановление Освященного Собора Русской Православной Старообрядческой Церкви (состоявшегося во граде Москве 20-22 октября 1999 г.) Русская Православная Старообрядческая Цер.... әлеге чыганактан 2015-06-10 архивланды. 2015-06-11 тикшерелгән.
  5. Великорецкий крестный ход. әлеге чыганактан 2014-10-31 архивланды. 2011-09-30 тикшерелгән.