Казаркалар
Күренеш
| Казаркалар | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Branta Scop., 1769[1][2][3][…] |
| Таксономик ранг | ыру[1][2][4][…] |
| Югарырак таксон | Казлар[d][1] |
Казаркалар (лат. Branta) — казсыманнар отрядыннан үрдәк кошлар семьялыгының суда йөзүче кошлар ыругы.
Кечкенә башлы, кыска томшыклы, томшыгы һәм тәпиләре кара төстәге кошлар. Казлардан кечерәк. Озынлыгы 60 см га кадәр, авырлыгы 8 кг га кадәр. Төстә кара һәм ак төсләре кушылмасы. Казаркалар яшәү рәвеше буенча казларга ошыйлар, әмма каңгылдап кычкырмыйлар.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ыругка алты төре керә:
- Кара казарка (Branta bernicla)
- Атлантик кара казарка (Branta (bernicla) hrota)
- Тын океан кара казаркасы (Branta (bernicla) nigricans)
- Ак яңаклы казарка (Branta leucopsis)
- Канада казаркасы (Branta canadensis)
- Кече Канада казаркасы (Branta hutchinsii)
- Кызыл түшле казарка (Branta ruficollis)
- Гавайлар казаркасы (Branta sandvicensis)
Россия һәм Татарстанда өч төре оялый: кара казарка, ак яңаклы казарка һәм кызыл түшле казарка .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
- 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2