Эчтәлеккә күчү

Казаякчалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казаякчалар latin yazuında])
Казаякчалар
Халыкара фәнни исем Ranunculaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон лютикоцветные[d][1][5][6][…]
Таксономик төр лютик[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 27[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Башлану вакыты 145000 тысячелетие до н. э.

 Казаякчалар Викиҗыентыкта

Казаякчалар (лат. Ranunculáceae) —ике өлешле үсемлекләр семьялыгы. Вәкилләре — берьеллык, ике еллык һәм күпьеллык үләннәр; кайвакыт (мәсәлән, Ломонос ыругының кайбер төрләре) — ярымкуаклар һәм шуышма куаклар. APG IV классификация системасы (2016) буыенча бу семьялык Чәчәкле үсемлекләрнең Эвдикоталар кладасы Ranunculales тәртибенә керә. 2023 декабренә семьлык үз эченә 53 ыруг һәм 3 709 төр үсемлек ала.

Биологик тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер төрләрдә яфраклар бары тик тамыр янында гына, башкаларда сабакта да үсә, күпчелекнең яфраклары чиратлашып урнашкан (бары тик Ломоносныкы капма — каршы), яфракчыкларсыз, бербөтен, теленмә яки бармаксыман-бүленмә; яфрак сабының нигезе җиңсә рәвешендә киңәйтелгән.

Чәчәкләре кайберләрендә төзек, кайберләрендә төзек түгел; күпчелегендә ике җенесле һәм сирәгрәк бер җенесле. Чәчәкләр сабак очында яки яфрак куеннарында йә берәм берәм үсә, йә себеркәч һәм чук чәчәк төркемнәренә урнашалар. Типик чәчәк шулай итеп төзелгән: биш касә яфракчыгы, биш таҗ яфракчыгы, күпсанлы серкәчләр һәм җимешлекләр; ләкин бу төзелештән күп санлы тайпылышлар да күзәтелә; шулай итеп, касә яфраклары өч яки бик күп була ала; кайвакыт алар яфрак формасында, һәм шул чакта таҗ бөтенләй үсми яки башлангыч булып кала; кайвакыт яфраклар көпшәле нектарлыклар булып үзгәрә; җимешлекләр саны кайвакыт бергә кадәр кими. Җимешлекләр калку чәчәк түшәгендә спираль рәвешендә урнашкан.

Чәчәк формуласы: яки ( ).

Җимешләре еш кына күптабакча, күпчикләвек, сирәк очракта сусыл беръяфрак яки җиләк (бүре бөресе). Орлык эчендә зур аксым һәм кечкенә яралгы.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Семьялык вәкилләре нигездә Төньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый, арктик өлкәләргә кадәр җитәләр. Күп кенә төрләр тропик пояста, ләкин башлыча биек таулы районнарда, шулай ук Көньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый. Арктикада семьялык 13 ыругтан тора. Төрләр саны буенча ул аның флорасында күренекле урын алып тора.

Семьялыкның иң күп сандагы төрләре вегетация чоры башында җитәрлек һәм өлешчә артык дымлану шартлары булган урыннарда үсә. Алар арасында су үсемлекләре дә бар. Арктика шартларында казаякчаларның мәҗбүри яшәү шарты - кышкы вакытта җитәрлек кар катламы булу.

Татарстан территориясендә 17 ыругка караган 38 төре очрый.

Химик состав һәм куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу семьялык үсемлекләрендә төрле актив матдәләр табылган. Үсемлекләрнең бер төркемендә тирене ялкынсындыра торган очучан матдә протоанемонин (анемонол); икенче төркемдә алкалоидлар; өченчесенде — карденолидлар бар. Кайбер ыруглар бу төркемнәргә керми. Моннан тыш, барлык төркемнәрнең дә җир өстендәге өлешләрендә флавоноидлар (кверсетин, кемпферол һ.б.) бар. Сирәк һәм аз күләмдәэфир майлары, сумала, сапониннар, дуплау матдәләре очрый. Орлыкларда майлар бар.

Алар арасында дару (башаклы бүре бөресе, саз тавык үләне, язгы адонис, аю табаны һәм башкалар), декоратив (алтын туй чәчәге, суҗыяр, җилдәк, зәрдә, испәрәк), баллы (испәрәк, казаяк, алтын туй чәчәге), агулы (бүре бөресе, зәрдә, җилдәк, йокы үләне һәм башкалар), чүп (испәрәк) үләннәр.

16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[7]

Төркемләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таксономик урын[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ranunculaceae Juss., 1789, Gen. Pl. 231

Казаякчалар (Ranunculaceae) Казаякчәчәклеләр (Ranunculales) тәртибенә карый, 53 ыруг һәм 3 709 ботаника төрен кертә.

Ыруглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек семьялык составына шулай ук мөстәкыйль ыруглар кертелгән

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агапова Н. Д. Семейство лютиковые (Ranunculaceae) // Жизнь растений. В 6-ти т. Т. 5. Ч. 1. Цветковые растения / Под ред. А. Л. Тахтаджяна. — М.: Просвещение, 1980. — С. 210—216.
  • Кречетович В. И. Семейство LVIII. Лютиковые — Ranunculaceae // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1937. — Т. 7 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 20. — 792, XXVI с. — 5200 экз.
  •  Арктическая флора СССР. Вып. VI / Сост. Т. В. Егорова, В. В. Петровский, А. И. Толмачёв, В. А. Юрцев; Под ред. А. И. Толмачёв. — Л.: Наука, 1971. — С. 123—124.
  • Никифоров Ю. В. Алтайские травы-целители. — Горно-Алтайск: Юч-Сумер – Белуха, 1992.
  • Миркин Б. М., Наумова Л. Г., Мулдашев А. А. Высшие растения: краткий курс систематики с основами науки о растительности: Учебник. — 2-е, перабот. — М.: Логос, 2002. — 256 с. — 3000 экз. — ISBN 5-94010-041-4.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  7. Казаякчалар :: Татарская энциклопедия TATARICA