Казларым, кайтыгыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казларым, кайтыгыз latin yazuında])
Казларым, кайтыгыз
Уенчылар саны
5тән күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
уртача

Казларым, кайтыгыз — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар ике «бүре» һәм бер «дәү әни» сайлыйлар. Дәү әни буе-иңе бер метр күләмендә, бүреләр 1,5 м күләмендә җиргә таяк белән сызып «өй» ясыйлар. Казлар үзләренә йөрер өчен ялан билгелиләр. Дәү әни казларны яланга куа. Әзрәк торгач ул казларына кычкыра. Ике арада мондый әйтеш була:

— Казларым, кайтыгыз!
— Нигә?
— Тау артында бүре бар!
— Ул ни эшләтә?
— Канатыгызны йолка!
— Ничек кайтыйк?
— Очыгыз да кайтыгыз!

Казлар йөгереп дәү әни өенә кайталар. Шул чакта бүреләр казларны тотарга тырышалар (Дәү әнинең өенә кереп өлгергән казларны тотарга ярамый). Уен бүреләр казларны тотып, үз өйләренә алып кайтып бетергәнче бара. Шуннан соң дәү әни бүреләр өенә килә һәм:
— Минем казларымны күрмәдегезме? — дип сорый. Бүреләр дәү әнине алдап:
— Бая гына төлке алып китеп бара иде, — диләр.

Дәү әни эзләп-эзләп казларын тапмагач, кабат бүреләр өенә килә һәм әйтә:
— Сезнең казларыгыз бармы?
— Кичә генә балчыктан эшләгән идек.
— Күрсәтегез әле?

Дәү әнигә бүреләр казларны күрсәтәләр. Ул казларын таный һәм үзенә алып кайтып китә. Шуның белән уен да бетә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.