Казналыксызлар
| Казналыксызлар | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Agnatha Эдвард Коп, 1889[1] |
| Таксономик ранг | инфратип[d][2] |
| Югарырак таксон | умырткалылар[1] |
| Таксонның халык атамасы | Безчелюстни, Àgnat, Kieferlose, Senmakzeluloj, Lõuatud, Leuattomat kalat, Agnathe, חסרי לסתות, Besčeljusti, Állkapocs nélküliek, Vankjálkar, 無顎類, უყბოები, 무악류, Bežandžiai, Bezžokļaiņi, Kaakloze vissen, Kjevelause fisk, Бесчелюстные, Kruhoústnice, Brezčeljustnice, Кичмењаци без вилица, Käklösa fiskar, Çenesiz balıklar, Безщелепні, Siêu lớp Cá không hàm һәм 無頷總綱 |
| Башлану вакыты | 535000 тысячелетие до н. э. |
Казналыксызлар (лат. Agnatha) — Хордалылар тибына керүче башсөяклеләрнең архаик төркеме (инфратип яки града). 39 төр минога һәм 76 төр миксиналарны исәпкә алмаганда, безнең заманда күбесе юкка чыккан. Суда яшәүче примитив умырткалы организмнар.
Казналыклары юк, ләкин баш сөяге бар, ул аларны башсөяксезләрдән аера. Шулай ук алар югарырак оешма белән аерылып торалар — мәсәлән, миногаларның күзләре төзелешләре буенча балык күзләренә охшаган.

Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бүгенге көн казналыксызларының скелетларында сөяк тукымасы җитми һәм хордалары гомер буе саклана. Аларда парлы йөзгечләр, теш казналыклары юк.
Авызлары түгәрәк һәм өслекләргә ябышырга сәләтле. Капчыкка охшаган саңаклары, балыкларныкыннан аермалы буларак, энтодермаль килеп чыгышка ия. Саңак скелеты үзенчәлекле, саңак артерияләре һәм нервларыннан тышкы якка таба, тире астында урнашкан. Эчке колакларында казналыклыларныкыннан аермалы буларак, ике генә ярымтүгәрәк канал бар . Баш мие кимерчәктән тора (кайвакыт өлешчә осификацияләнгән) һәм баш миен астан һәм ян-якларыннан гына каплый. Бары тик койрык һәм 1-2 арка йөзгечләре генә үсеш алган[3] .
Килеп чыгыш һәм эволюция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казналыксызлар — умырткалылар астибының иң примитив таксоны. 1981 елда Ф. Жанвьер (ингл. P. Janvier) башсөяклеләр (Craniata) таксонын аера торган альтернатив классификация тәкъдим итә, аның иң примитив әгъзалары баш сөяге булган, ләкин умырткалары җитми яки рудиментар рәвештәге хайваннар була. Бу классификация кысаларында миксиннар башсөяклеләр булып санала, ләкин умырткалыларга кермиләр.

Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2003.
- ↑ Integrated Taxonomic Information System — 2015.
- ↑ Наумов, Карташев. . 25 июнь 2021 елда.архивланган
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Надкласс Agnatha (неопр.) в Мировом реестре морских видов (World Register of Marine Species).