Каз баш-аягыннан бәлеш
Каз баш-аягы турап пешерелгән бәлеш — татар халкында элек-электән иң тәмле, үзенчәлекле ризыкларның берсе. Гадәттә баш-аяк бәлешен авылда көз көне каз суйганнан соң пешерелә башлыйлар.
Бәлешкә камыр әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Баш-аяк бәлеше пешерү өчен гадәттә башта төче камыр басыла. Әче камырны да файдаланырга була. Берсен зур, икенчесен кечерәк итеп камырны икегә бүләләр. Зуррак кисәкне куна өстендә ярты сантиметр чамасы калынлыгында түгәрәкләп жәяргә кирәк. Җәймәне җәеп бетергәч майлаган табага таратып салалар. Аңа түбәндә күрсәтелгәнчә хәзерләнгән баш-аяк-лар салына, май сибелә һәм камырның кечерәк кисәгеннән капкач җәеп, өстенә каплана.
Бәлешнең эчлеген хәзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Каз башы яхшылап йолкына. Телен калдырып, томшыгы кисеп алына, башы аскы яктан ярыла да кайнар суга тыгып пешекләнә. Авыз эчендәге лайлалы катлау һәм теленең тиресе кубарып алына һәм тагын бер кат салкын суда юыла.
Каз аякларын сүрән генә утка куеп алалар. Ут өстендә кыздыргач, аларның тиресе куыкланып кабарып китә һәм бик җиңел куба. Тиресен кубарып алганнан соң, аякларны юарга кирәк. Казның баш-аяклары шактый эре итеп (аяклары буынлап) турала.
Туралган баш-аякка чистартылган һәм дүрткә ярып туралган бәрәңге, суган кушыла, борыч, тоз сибеп бәлеш ясала. Шулпа җибәрү өчен бәлешнең капкачына тишем ясап камырдан бөке тыгыла.
Бәлешне пешерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәлеш мичтә 1,5—2 сәгать утыргач, аны мичтән алалар, капкачындагы бөкесен ачып эченә шулпа салалар да бөкесен каплап яңадан мичкә тыгып куялар. Зур бәлешләр пешерә торган мич кызу булганлыктан, бәлешнең өсте катмасын өчен, аңа суда чылатылган чиста кәгазь яки суда баскан арыш камырыннан каплама ясап ябалар.
Бәлеш пешеп өлгергәч, аны табынга кайнар килеш, табасы белән куялар.
Рецепт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бер зур бәлешкә: 1,5—2 килограмм камыр, 2 килограмм каз баш-аягы, 1,5—2 килограмм бәрәңге, 400 грамм шулпа, 200 грамм суган, эченә салу өчен 200 грамм сары май, бәлеш өстенә сөртү һәм таба майлау өчен 50 грамм май, кирәк кадәр тоз, борыч алына.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.