Кайбыч аучылык тыюлыгы
| Кайбыч аучылык тыюлыгы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1963 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан һәм Кайбыч районы |
| Мирас статусы | табигать һәйкәле[d] |
«Кайбыч дәүләт аучылык тыюлыгы» (рус. Кайбицкий государственный охотничий заказник) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан аучылык җирләре тыюлыгы. Кайбыч аучылык тыюлыгы Татарстанның сакланыла торган табигый территорияләре исәбенә керә.
Этимологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Топоним «Кайбыч» ойконимы (Кайбицы) һәм «тыюлык» оронимы терминыннан килеп чыккан.[1]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аучылык тыюлыгы Кайбыч районының төньяк-көнбатыш өлешендә, Турминский — Иске Чәчкаб юлларыннан төньяктарак, Иске Чәчкаб — Салтыйган — Багай юлларыннан көнчыгыштарак, Гөбенә белә Бәрле елгалары арасында урнашкан.[1]
Мәйданы 20 200 гектар[2] җирне алып тора. Шул исәптән, урманнар якынча 3 400 гектар территория били.[1]
Тыюлык территориясендә поши, кабан, кыр кәҗәсе, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, соры көртлек, көртлек саклана.[1]
Максаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан Республикасының Идел аръягы экология-географик зонасы аучылык объектларына кертелгән хайваннар дөньясы объектларының популяцияләрен торгызу һәм саклау өлешендә табигатьне саклау аеруча зур әһәмияткә ия. Максат булып барлык хайваннар дөньясы объектларына караган объектларны, аларның яшәү тирәлеген саклау, шулай ук уңайлы шартлар тудыру өчен яңадан торгызу юлы белән кирәкле биотехник чаралар уздыру тора.
«Кайбыч» дәүләт табигый аучылык тыюлыгы тыюлык чикләрендә, табигый берләшмәләрнең бөтенлеген саклау, Татарстан Республикасының барлык аучылык хайваннарының популяцияләрен саклау һәм торгызу өчен уңай шартлар булдыручы функциясен башкара.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 Академия наук Республики Татарстан. Ороним: Кайбицкий заказник., archived from the original on 2022-07-04, retrieved 2021-04-08
- ↑ Путешествия по России, заказник Кайбицкий 2013 елның 15 февраль көнендә архивланган
- ↑ Кайбицкий государственный охотничий заказник. ООПТ России.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. – Т. 3: К–Л. – 664 с.
- Потапова НА, Назырова РИ, Забелина НМ, Исаева-Петрова ЛС, Коротков ВН, Очагов ДМ М.: ВНИИприроды (2006):36.
