Кайлаш тавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайлаш тавы latin yazuında])
(Кайлаш Тавы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кайлаш Тавының төньяк бите. Кытай, Тибет Автономияле Регионы. Биеклеге - 6638 м. Трансһималайя Сырты. Тибет телендә асаба атамасы: Ганг Ринпоче/ གངས་རིན་པོ་ཆེ , координаталары:31°4‘0“N, 81°18‘45“E.

Кайлаш Тавы (шулай ук Кайлаша; Кангринбосе яки Ганг Ринпоче; Тибет телендә: གངས་རིན་པོ་ཆེ; гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:冈仁波齐峰, традицион Кытай иероглифлары белән:岡仁波齊峰}}; Санскрит телендә:कैलास, Кайлаша), ул Кытайның Тибет Автономия Регионында Трансһималайяның өлешен формалаштырган Гангдисе Шан (Кайлаш Сырты)ның югары пигы - 6638 м (21,778 фут).
Тау Маносаровар күле һәм Ракшастал күле янында урнашкан, Азиянең иң озын елгаларының кайберәүләренең агып чыгу урынына якын: Инд, Сатледж, Брахмапутра, һәм Һиндстанда Гһагһара буларак мәгълүм Карнали (Гангка коя). Кайлаш Тавы дүрт диндә изге булып таныла: Бон, Буддизм, Һинд дине һәм Җәйничелектә.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау "Кайлаша" (Санскрит телендә:कैलास) буларак мәгълүм, шулай ук "Кайлаща" (Санскрит телендә:कैलाश).[1][2] Атама шулай ук "келаса" (Санскрит телендә:केलास) сүзеннән алынган булырга мөмкин, моның мәгънәсе "кристалл".[3]

Үзенең Тибет-Инглиз сүзлегендә Чандра сүзне "кай ла ша" дип китерә, ул Санскриттан алынма сүз булып тора.[4]

Тау өчен Тибет телендә атама Гангс Ринпоче (Тибет телендә: གངས་རིན་པོ་ཆེ་; гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:冈仁波齐峰, традицион Кытай иероглифлары белән:岡仁波齊峰). Гангс яки Канг ул "кар пигы" өчен Тибет теле сүзе булып тора, ул алп яки һимага аналогик; ринпоче "асылташ" хөрмәт итү сүзе мәгънәсендә һәм комбинацияләнгән төшенчә "карларның асылташы" дигәнне аңлата. Элис Албиниа тауның кайбер атамаларының исемлеген, аның төрле диннәрдә дини әһәмиятен китерә:

Тибет Буддизмы тарафдарлары аны Кангри Ринпоче дип атыйлар; "Асылташ Кар Тавы". Бон текстларында күп атамалар китерелгән: Су Чәчәге, Дингез Суы Тавы, Тугыз Катлы Свастика Тавы. Һинд дине тарафдарлары өчен ул Һинд дине Ходае Шиваның йорты булып тора һәм алар Шива шунда яши дип ышаналар; Җәйничелек тарафдарлары өчен ул аларның беренче җитәкчесе яктыртылуга ирешкән урын булып тора; Буддачылык тарафдарлары өчен ул Галәмнең кендеге булып тора; Бон тарафдарлары өчен ул күк Алиһәсе Сипаименның сыену урыны булып тора.

Тау өчен башка асаба атама Тисé, ул Жанг-Жунг телендә: "ти тсе"дан алынган, аның мәгънәсе "су пигы" яки "елга пигы", бу тауның риваять Арслан, Ат, Тавис һәм Фил Елгаларының чыганагы икәнен билгели һәм фактик рәвештә Инд, Ярлунг Тсангпо/Диханг/Брахмапутра, Гһагһара Елгасы/Карнали һәм Сатледж бөтенесе Кайлаш - Маносаровара Күле төбәгендә башлана.

Хөрмәтенә Һиндстан асаба телдә "Бхаратаварша" дип аталган Император Бхарата Чакравартин Кайлаш Тавында нирванага ирешкән.[5]

Дини әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шиваның Һинд дине изге гаиләсен сурәтләүче рәсем.

Һинд динендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд динендә ул традицион рәвештә Ходай Шиваның традицион сыену урыны, ул хатыны Парвати һәм балалары Ходай Ганеша һәм Ходай Картикейя белән шунда яшәгәннәр.
Чарлз Аллен буенча, Вишну Пуранада тауның бер тасвирламасында аның битләре кристаллдан, рубиннан, алтыннан һәм лазуриттан ясалган.[6] Ул дөньяның баганасы һәм лотосның символы булган алты тау сыртының үзәгендә урнашкан.[6]

Җәйничелектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ришабхадэва Кайлаш Тавында нирванага ирешкән.

Җәйничелек риваятьләре буенча Кайлаш Тавы янында тау Җәйничелек Тиртханкарасы Ришабхадэва мокшаны (азат ителүгә) ирешкән урын.[7] Җәйничелек традициясендә Ришабхдэва нирванага ирешкәч, аның улы император Бхарата Чакравартин 24 тиртханкараларның асыл ташлы потлары белән егерме дүрт изге урынын һәм өч ступаны төзегән һәм аларны "Синһишдһа" дип атаган..[8]

Җәйничелек традициясендә 24-енче һәм соңгы Тиртханкара Махавира тууыннан соң бераз вакыт узгач, аның әнисе Тришала тирән төшкә талганнан соң Меру тавына җыелышка Индра тарафыннан алып барылган булган. Шунда ул коенган һәм кыйммәтле мазьлар белән сыланган булган.[9][10]

Буддачылыкта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайлаш Тавы сурәтләнгән Тибет һәм Непал Тһангкалары.

Буддачылык текстларында Кайлаш Тавы (Кайлаша) Меру Тавы буларак мәгълүм. Ул аның космологиясендә үзәк булып тора, һәм кайбер Буддизм традицияләрендә төп дини сәфәр кылу урыны булып тора.[11]

Ваджраяна Буддистлары ышануынча Кайлаш Тавы Будда Чакрасамвараның (ул шулай ук Демчок буларак мәгълүм) йорты булып тора, ул иң олы балкышның чагылышы булып тора.[12]

Төбәктә Падмасамбхава белән ассоциацияләнгән күп урыннар бар, аларның Тибет тирәли практикалары илдә безнең эраның 7-енче - 8-енче гасырларда Буддизм төп дин булуына китергән.[13]

Ваджраяна яклаучысы Миларепа (якынча. 1052 – якынча. 1135), Тибетка Тибетта Бөн дине яклаучысы Наро Бөнчунг белән көрәшер өчен килгән. Ике сихерче коточкыч сихерчеләр көрәшендә катнашканнар, әмма берсе дә хәлиткеч җиңүгә ирешә алмаган. Соңыннан кем Кайлаш янына тизрәк киләчәк, шул җиңәчәк дигән нәтиҗә ясалган булган. Наро Бөнчунг сихри барабанда утырганда һәм авышланган өслек өстеннән очканда, Миларепа тарафдарлары аның тыныч итеп утырып медитацияләвенә шаккатканнар. Шулай итеп Наро Бөнчунг түбә янында ук булганда, Миларепа кинәт хәрәкәтләнә башлаган һәм Кояш нурына утырып бәйгедә җиңгән. Шулай да, ул якындагы тауның түбәсенә бераз кар ташлаган, ул соңыннан Бөнри дип мәгълүм булган, ул аны Бөнпога мирас итеп биргән һәм төбәктә Бөнпо бәйләнешләре дәвам итүен ышанычлы рәвештә тәэмин иткән.[14][15][16]

Бөн динендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тибетта асаба дин булган Бөн динендә тулаем мистик төбәк һәм Кайлаш, аны алар "тугыз катлы Свастика тавы" дип атыйлар, Җир күчәре, Тагзиг Олмо Лунг Боҗрасы дип ышаныла.

Дини сәфәр кылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйничелек дини сәфәр кылучылар Тиртханкар Ришабхдэвага хөрмәт күрсәтәләр.

Һәр елны меңнәрчә кешеләр Кайлаш тавына дини сәфәр кылалар, алар шул традициягә меңнәрчә еллар буена буйсыналар. Төрле диннәрнең Дини сәфәр кылучылары ышануынча Кайлаш Тавын аста әйләнеп чыгу ул яхшы тәкъдир китерә торган изге ритуал. Дини сәфәр кылу Һинд дине тарафдарлары һәм Буддистлар тарафыннан сәгать йөреше буенча, ә Җәйничелек тарафдарлары һәм Бөнпо тарафдарлары тауны сәгать йөрешенә каршы әйләнәләр.[17]

Кайлаш Тавыy әйләнү юлы 52 км (32 миля). Кайбер дини сәфәр кылучылар ышануынча Кайлаш тавын әйләнү бер көн эчендә эшләнергә тиеш, бу гади бирем түгел. Кеше яхшы формада булып тиз йөри торган булырга тиеш һәм бөтен трекны йөреп чыгар өчен 15 сәгать кирәк. Кайбер тугърылар моны тигез булмаган җир, биеклек авыруы һәм кырыс шартлардан бераз куркып башкаралар. Чынлыкта башка дини сәфәр кылучылар таләпчәнрәк итеп эшлиләр һәм әйләнеп йөрү вакытында бөтен тәннәрен сузып хөрмәт итеп иелүләрен тәкъдим итәләр: дини сәфәр кылучы иелә, тезләнә, бөтен буйга сузыла, бармаклары белән җиргә билге куя, тезләренә баса, дога кыла, һәм шуннан алга кулларында һәм тезләрендә бармаклары белән билге куя һәм шуннан соң процесс кабатлана. Бу ысул белән эшләгәндә әйләнеп йөрү өчен кимендә дүрт атна таләп ителә. Тау Тибет Һималайяларның аеруча аулак һәм кеше яшәми торган урынында урнашкан. Берничә хәзерге җайланма, мәсьәлән эскәмияләр, ял итү урыннары һәм салкынча киосклар дини сәфәр кылучыларга тугърыларга ярдәм итәр өчен эшләнгән. Тауны изге дип санаган барлык диннәр буенча, тауны таптау зур гөнаһ санала. Популяр ышану буенча Кайлаш Тавына баскычлар күккә алып бара.

Кайлаш Тавының төньяк битендә ступалар.

Кытай-Һиндстан чик бәхәсенә күрә, Шиваның риваять сыену урынына дини сәфәр кылу 1954 елдан 1978 елга кадәр туктатылган булган. Шуннан соң чикләнгән сан Һиндстан дини сәфәр кылучыларына урынга зиярәт кылырга Кытай һәм Һиндстан хөкүмәтләре каравы астында рөхсәт ителгән булган, я озын һәм рисклы трек аша - Һималайя җире өстеннән, җир юлы белән Катмандудан яки Лхасадан, аннан Катмандуга чулар Лхасага очышлар рөхсәт ителгән һәм шулай итеп бөек Тибет платосы өстеннән машина белән бару. Дини сәфәр кылуда дүрт төнге тукталыш ясала, соңыннан 4600 м (1500 фут) күтәрелүендә Дарченга киләләр, бу дини сәфәр кылучылар елның билгеле вакытларында дини сәфәр кылучылар белән тулы булган аванпост. Минималь инфраструктура булуга карамастан, чит ил дини сәфәр кылучылары өчен тыйнак кунакханәләр тәкъдим ителә, шул ук вакытта Тибетлылар гадәттә кулчатырларында йоклыйлар. Кечкенә төбәк медицина үзәге ерак көнбатыш Тибетка хезмәт итә һәм Швейцария Нгари Корсум Фонды тарафыннан финанслана, ул шунда 1997 елда төзелгән булган.
Тау тирәли йөрү - ул рәсим паркның өлеше булып тора - җәяү, понида яки йорт ягында ясала һәм ул треккингның өч көнен сарыф итә, 15000 фут (4600 м) биеклегеннән башлап Тарбоче (байрак таягын) узып Дрөлма узуын (18200 фут, яки 5500 м) аркылы чыгып һәм юлда ике төн кэмпинг ясап. Башта, Дирапук гомпа болыны янында, 2-3 км (1,2-1,9 миля) узу һәм шуннан соң узуны аркылы чыккач мөмкин кадәр ерак итеп тау төшеп бару (һәм еракта Гаури Кундны күрү).

Геология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ракшастал күле(сулда) һәм Маносаровар күле(уңда) белән Кайлаш Тавының иярчен сурәте.

Кайлаш Тавы һәм Инд сулары тирәли төбәк соң Акбур чорыннан урта Кайнозойга кадәр метаморфозаланган калдык кыяларының масштаблы сынулары, аларга янартау атуы Кайнозой гранит ташлары үтеп кергән. Фараз иткәнчә Кайлаш тавы метаседиментар түбә булып тора, аның нигезендә массив гранит нигез. The Кайнозой таш кыялары яр буеннан тыш известьташ булып торалар, алар Тетис Океанының кабыгының субдукциясе алдыннан булган. Бу калдыклар Һиндстан һәм Азия континентлары бәрелгәнгә кадәр Тетис Океанының субдукциясе вакытында Азия блогының көньяк чигенә кертелгән булган.[18][19]

Тауга менү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайлаш Тавының төньяк күренеше.

Дини әһәмиятенә күрә, Кайлаш менелмәгән тау булып кала.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Monier-Williams Sanskrit Dictionary, page 311 column 3
  2. Entry for कैलासः in Apte Sanskrit-English Dictionary
  3. Williams, Monier. Monier-Williams Sanskrit-English Dictionary. “kelāsa m. crystal W”
  4. Sarat Chandra Das (1902). Tibetan-English Dictionary with Sanskrit Synonyms. Calcutta, India: Bengal Secretariat Book Depot, page 32.
  5. Jain Pooja-Kavya: Ek Chintan. ISBN 9788126308187. https://books.google.com/?id=Kn0N0DDhTOEC&pg=PA279&dq=Bharata+Chakravartin+Kailash#v=onepage&q=Bharata%20Chakravartin%20Kailash&f=false. 
  6. 6,0 6,1 Allen, Charles. (1982). A Mountain in Tibet, pp. 21–22. André Deutsch. Reprint: 1991. Futura Publications, London. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-7088-2411-0]].
  7. To heaven and back – Times Of India. Articles.timesofindia.indiatimes.com (2012-01-11). Retrieved on 2012-03-02.
  8. Jain, Arun Kumar (2009). Faith & Philosophy of Jainism. ISBN 9788178357232. https://books.google.com/?id=y4aVRLGhf-8C&pg=RA1-PA273&dq=mount+Kailash+jainism#v=onepage&q=mount%20Kailash%20jainism&f=false. 
  9. Welch, Stuart Cary; Metropolitan Museum Of Art (New York, N.Y.) (1985). India: Art and Culture, 1300-1900. ISBN 9780030061141. https://books.google.com/?id=MEvZaVmBQtgC&pg=PA71&dq=mahavira+mount+meru#v=onepage&q=mahavira%20mount%20meru&f=false. 
  10. Jainism Literature Center - Rituals.
  11. Robert E. Buswell (2004). Encyclopedia of Buddhism: A-L. Macmillan Reference. pp. 407–408. ISBN 978-0-02-865719-6. https://books.google.com/books?id=L34YAAAAIAAJ. 
  12. Heruka Chakrasamvara. Khandro.net. Retrieved on 2012-03-02.
  13. The Sacred Mountain, pp. 39, 33, 35, 225, 280, 353, 362–363, 377–378
  14. The Sacred Mountain, pp. 31, 33, 35
  15. The World's Most Mysterious Places Published by Reader's Digest [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-276-42217-1]] pg.85
  16. The Sacred Mountain, pp. 25–26
  17. Mt Kailash and Lake Manasarovar pilgrim tour in 2018 - Explore China Tibet Travel.
  18. Geology and Geography of the Mt. Kailash area and Indus River headwaters in southwestern Tibet Pete Winn, Science Director Earth Science Expeditions. Accessed January 2014.
  19. Plate Tectonic & northern Pacific Accessed January 2014.

Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Albinia, Alice. (2008) Empires of the Indus: The Story of a River. First American Edition (2010) W. W. Norton & Company, New York. ISBN 978-0-393-33860-7.
  • Nomachi, Kazuyoshi. Tibet. Boston: Shambhala, 1997.
  • Thurman, Robert and Tad Wise, Circling the Sacred Mountain: A Spiritual Adventure Through the Himalayas. New York: Bantam, 1999. ISBN 0-553-37850-3 — Tells the story of a Western Buddhist making the trek around Mount Kailash.
  • Snelling, John. (1990). The Sacred Mountain: The Complete Guide to Tibet's Mount Kailas. 1st edition 1983. Revised and enlarged edition, including: Kailas-Manasarovar Travellers' Guide. Forwards by H.H. the Dalai Lama of Tibet and Christmas Humphreys. East-West Publications, London and The Hague. ISBN 0-85692-173-4.
  • (Elevation) Chinese Snow Map "Kangrinboqe", published by the Lanzhou Institute of Glaciology, Chinese Academy of Sciences.
  • Allen, Charles (1982) A Mountain in Tibet: The Search for Mount Kailas and the Sources of the Great Rivers of Asia. (London, André Deutsch).
  • Allen, Charles. (1999). The Search for Shangri-La: A Journey into Tibetan History. Little, Brown and Company. Reprint: Abacus, London. 2000. ISBN 0-349-11142-1.
  • "A Tibetan Guide for Pilgrimage to Ti-se (Mount Kailas) and mTsho Ma-pham (Lake Manasarovar)." Toni Huber and Tsepak Rigzin. In: Sacred Spaces and Powerful Places In Tibetan Culture: A Collection of Essays. (1999) Edited by Toni Huber, pp. 125–153. The Library of Tibetan Works and Archives, Dharamsala, H.P., India. ISBN 81-86470-22-0.
  • Stein, R. A. (1961). Les tribus anciennes des marches Sino-Tibétaines: légends, classifications et histoire. Presses Universitaires de France, Paris. (In French)
  • Johnson, Russell, and Moran, Kerry. (1989). The Sacred Mountain of Tibet: On Pilgrimage to Kailas. Park Street Press, Rochester, Vermont. ISBN 0-89281-325-3.
  • Govinda, Lama Anagarika. (1966). The Way of the White Clouds: A Buddhist Pilgrim in Tibet. Shambhala Publications, Inc. Boulder, Colorado. Reprint with foreword by Peter Matthiessen: Shambhala Publications, Inc. Boston, Massachusetts. 1988. ISBN 0-87773-007-5
  • Thubron, Colin. (2011). "To a Mountain in Tibet." Chatto & Windus, London. ISBN 978-0-7011-8380-6

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]