Эчтәлеккә күчү

Каймалы аучы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каймалы аучы latin yazuında])
Каймалы аучы
Рәсем
Халыкара фәнни исем Dolomedes fimbriatus Карл Александр Клерк, 1757[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Dolomedes[d][1]
Таксонның халык атамасы Raft spider[2], Gerande oeverspin[3], lovčík vodní[4], rantahämähäkki[5], Stor rovedderkop[6] һәм myredderkopp
Таксон синонимы Dolomedes italicus[d]
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
 Каймалы аучы Викиҗыентыкта

Каймалы аучы (лат. Dolome­des fimbriatus) - күчмә аучылар гаиләлегеннән булган үрмәкүч. Русиянең барлык Европа өлешендә таралган. Татарстан территориясендә Лаеш, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында күренә.

Ана доломедның озынлыгы - 13-18 мм, ата затныкы - 10-12 мм. Башкүкрәк һәм корсагы кызгылт көрән төстә, ян кырыйлары буйлап сары сызыклар сузылган, аяклары сары, кара төкчәле. Доломед, башка үрмәкүчләрдән аермалы буларак, ау ятьмәләре кормый, ә корбанын эзәрлекли. Суда һәм су янында яшәүче бөҗәкләр белән туклана. Су өстеннән яхшы йөгерә, йөзә һәм чума. Кайвакыт балык маймычларына, чукмарбашларга һөҗүм итә. Аталанулары язын була. 3-4 атнадан соң ана доломед әзерләнгән кузыга 500-600 йомырка сала. Нәсел барлыкка килгәнче, хелицерлары беләнтотып, ул аны барлык җирдә дә үзе белән йөртә яки яр буе үсемлекләренә асып куя һәм саклый. Яшь үрмәкүчләр җәй уртасында чыга. Агымсыз су буйларында, сазлык үсемлекләре арасында яши. Лишайниклы-мүкле, нарат җиләкле наратлыкларны, усаклык һәм су баса торган болыннарны үз итә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2012.
  2. Wildscreen ARKive — 2003.
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Nature Conservation Information Portal of CzechiaAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  5. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  6. allearter.dk
  7. https://arages.de/arachnologie-vernetzt/spinne-des-jahres/2020-gerandete-jagdspinne.html