Эчтәлеккә күчү

Кайнозой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайнозой latin yazuında])
Кайнозой
Сурәт
Әүвәлгесе мезозой[d][1]
Башлану вакыты 66000 тысячелетие до н. э.[1]
Төс (уналтылы триплет) F6EC39
Схематик иллюстрациясе
 Кайнозой Викиҗыентыкта

Кайнозо́й или кайнозо́й эрасы, KZ (от бор. грек. καινός — «яңа» + ζωή «тереклек») — Җир тарихының бүгенге көндә дәвам итүче геологик эрасы. 66,0 миллион ел элек башланган[2] (бу чик акбур чорындагы төрләрнең күпләп юкка чыгуыннан үткәрелә). Атамасы инглиз геологы Джон Филлипс тарафыннан 1841 елда тәкъдим ителгән.

Бу эрага юкка чыккан сөйрәлүчеләрдән калган күптөрле экологик нишаларны биләп алган имезүчеләр һәм кошларның өстенлек итүе хас. Коры җир үсемлекләре арасында чәчәклеләр өстенлек итә. Океанда балыкларның төп төркеме - нурканатлы балыклар.

Геологик периодлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайнозой эрасы өч периодка бүленә [2]:

  1. палеоген
  2. неоген
  3. дүртенчел (антропоген, «квартер»).

XIX гасыр — XX гасырның беренче яртысында кайнозойны өченчел һәм өченчелдән соңгы[3] (посттретичный) периодларга бүлеп караганнар.

«Өченчел период» төшенчәсе искергән: хәзерге геохронология шкаласында ул юк[2]. Ул палеоген, неоген һәм антропоген башын үз эченә алган.

Палеогеография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу эрада кыйтгалар хәзерге рәвешләрен алалар. Австралия һәм Яңа Гвинея Гондванадан аерылалар, төньякка таба хәрәкәт итәләр, һәм нәтиҗәдә Көньяк-көнчыгыш Азиягә якынаялар. Антарктида үзенең хәзерге Көньяк полюс районындагы урынын ала. Атлантик океан киңәюен дәвам итә һәм күптән түгел булган чорда Көньяк Америка Төньяк Америкага якыная.

Кайнозойда тереклек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изменение температуры в кайнозое

66 миллион ел элек булган төрләрнең юкка чыгышы Җир шары тарихында бүген дә дәвам итүче яңа кайнозой эрасына башлангыч бирә. Шул чорның афәтле вакыйгалары нәтиҗәсендә җир йөзеннән крокодилдан эрерәк зурлыктагы барлык хайваннар юкка чыга. Ә исән калган кечкенә хайваннар тулаем яңа дөньяда калалар. Кайнозойда кыйтгаларның күчеше (дрейфы) дәвам итә. Аларның һәркайсында үсемлекләрнең һәм хайваннарның аерымланган берләшмәләре төзелә.

Кайнозой — җир өсте, диңгез, күктә очучы хайваннарның югары төрлелеге белән аерылып торучы эра. Ул ябыкорлыклыларның да өстенлек итү чоры булып тора. Имезүчеләр кечкенә примитив формалардан алып дәвамлы эволюция узалар һәм югары төрлелеккә ия булалар. Кайнозойны саванналар, чәчәклеләр һәм бөҗәкләр заманы дип атарга да мөмкин. Кошлар шулай ук шактый үсеш алалар. Үсемлекләр арасында кыяклылар барлыкка килә.

Кайнозой эрасы җирдә беренче аңлы тормыш — акыллы кеше барлыкка килүе белән дә билгеле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 K.M. Cohen, S.C. Finney, P.L. Gibbard һ.б. International Chronostratigraphic Chart 2013/01Международная комиссия по стратиграфии, 2013.
  2. 2,0 2,1 2,2 International Chronostratigraphic Chart v2023/06. International Commission on Stratigraphy. әлеге чыганактан 2023-06-28 архивланды.
  3. Герасимов И. П. О послетретичных отложениях западной части равнинного Туркестана // Известия ГГРУ. 1930. Т. 49. № 9. С. 1067—1088.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иорданский Н. Н. Развитие жизни на земле. — М.: Просвещение, 1981.
  • Короновский Н.В., Хаин В.Е., Ясаманов Н.А. Историческая геология : Учебник. — М.: Академия, 2006.
  • Ушаков С.А., Ясаманов Н.А. Дрейф материков и климаты Земли. — М.: Мысль, 1984.
  • Ясаманов Н.А. Древние климаты Земли. — Л.: Гидрометеоиздат, 1985.
  • Ясаманов Н.А. Популярная палеогеография. — М.: Мысль, 1985.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]