Кайрат Нурдәүләтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайрат Нурдәүләтов latin yazuında])
Кайрат Нурдәүләтов
Туган 6 ноябрь 1982(1982-11-06)[1] (41 яшь)
Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Спорт такымы әгъзасы Кызылжар[d], Тобол[d], Кайрат[d], Иртыш[d], Кайрат[d], Астана[d], Кайсар[d], Казакстан милли аяк тубы җыелмасы һәм Кайрат[d]

 Кайрат Нурдәүләтов Викиҗыентыкта


Кайрат Җумабек улы Нурдәүләтов (каз. Қайрат Жұмабекұлы Нұрдәулетов; 1982 елның 6 ноябре, Алма-Ата, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан футболчысы, сакчы. Казакъстан җыелма командасы капитаны (2012—2013), өч тапкыр Казакъстан чемпионы (2003, 2004, 2014) һәм өч тапкыр Казакъстан Кубогы иясе (2007, 2010 һәм 2012). Хәзерге вакытта Казакъстан яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры ассистенты.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайрат Нурдәүләтов 2012 елда

Беренче тренер — Азат Нильдибаев. Профессиональ карьерасын тренер Владимир Фомичевта «ЦСКА-Кайрат»та башлый. «ЦСКА-Кайрат» командасының бер тренеры Дмитрий Огай Петропавелның «Есиль-Богатырь» клубының баш тренеры булгач, Нурдәүләтовны анда чакыра. 19 яшьлек Кайрат үзәк ярымсакчы позициясен ала, 25 уен уздыра һәм 4 гол кертә.

2002 елдан башлап Огай Павлодарның «Иртыш» клубы белән шөгыльләнә башлый һәм үзе белән Нурдәүләтовны ала, ул өч сезон эчендә (2002—2004) ике тапкыр ил чемпионы була һәм бер тапкыр вице-чемпион була, 2002 елгы беренчелекнең иң яхшы ярымсакчысы дип таныла һәм җыелма командага җәлеп ителә башлый.

2004 ел ахырында Нурдәүләтов Огай артыннан клубтан китә. Кайрат балачактан ук «Кайрат» клубы өчен уйнарга хыялланган[2] һәм сакчы Фәрхәдбәк Ирисмәтов белән бергә Казакъстанның яңа чемпионы сафына күчә.

«Локомотив» Астана клубына күчә, анда Нурдәүләтовны капитан итеп сайлылар. 2010 елның ноябрендә икенче Казакъстан Кубогын, ә 2011 елның мартында Суперкубокны ота. 2011 елның маенда клуб «Астана» дип үзгәртелә һәм киләсе елда Казакъстан Кубогын ота, ә Нурдәүләтов иң яхшы футболчы дип таныла[3].

2015 елның гыйнварында Нурдәүләтов Дмитрий Огай җитәкчелегендәге Кызылурданың «Кайсар» клубы уенчысы була[4]. Тик сезон азагында янәдән тезенә зыян китерә һәм ярты ел уеннарда катнашмый[5].

2017 елның февралендә футболчы уен карьерасын тәмамлау турында игълан итә[6]. 2017 елның 4 мартында Алматада Суперкубок өчен матч алдыннан футболчыны озату тантанасы уза[7].

Җыелма команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан җыелмасында 2003 елның 6 июнендә Россия тренеры Леонид Пахомов җитәкчелегендә Польша җыелма командасы белән уенда дебют ясый. 2004 елдан яңа тренер Сергей Тимофеев булганда, җыелма командага чакырылмый. Евро-2008 нең сайлап алу турниры барышында Голландия тренеры Арно Пайперс Нурдәүләтовны командага кире кайтара. 2007 елның 8 сентябрендә узган матчта Кайрат Таҗикстан командасына каршы иптәшләрчә матчта җыелма команда өчен беренче голын кертә. 2009 елда җыелма команданы Алман белгече Бернд Шторк җитәкләгәч, Нурдәүләтов янәдән илнең төп командасына чакырылмый. Бернд Шторк эштән куылганнан соң, аналитиклар һәм Казакъстан футбол федерациясе Кайратны коллективка кире кайтара[8].

Җыелма команданың яңа баш тренеры чех Мирослав Беранек шунда ук Нурдәүләтовны командага җәлеп итә. Ул 2011 елның 9 февралендә Беларусия җыелмасы белән матчта алмашка чыга, киләсе уенда команда капитаны була һәм җыелма команда өчен рәттән 22 матч үткәрә. 2011 елның 7 октябрендә Кайрат пенальтидан Бельгия җыелма командасына каршы уенда гол кертә. 2012 елның 1 июнендә Кыргызстан җыелма командасы капкасына иптәшләрчә матчта пенальти кертә[9]. Ә 2012 елның 7 сентябрендә 2014 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу матчында Ирландия җыелма командасына каршы матчта исәпне ача, әмма соңгы минутларда ирландиялеләр ике гол кертәләр һәм җиңү яулыйлар. Бер елдан соң, 2013 елның 6 сентябрендә, 2014 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турниры матчында Фарер утраулары командасы белән уенда исәпне пенальти белән тигезли, ә 2013 елның 10 сентябрендә, җыелма команда капитаны буларак, Швеция командасы белән уенда соңгы тапкыр җыелма өчен чыгыш ясый. Барлыгы 35 матч үткәрә һәм 5 гол кертә.

Тренер карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 10 мартында Нурдәүләтов Казакъстан җыелма командасының яңа баш тренеры Александр Бородюкның ассистенты итеп билгеләнә[10]. Штат буенча уенчылар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә[11]. Ул җыелма командада яңа тренер Станислав Стойлов килгәч тә кала. 2018 елның ноябрь аенда УЕФА Милләтләр Лигасының Латвия җыелмасы белән мөһим матчы алдыннан (1:1) Еркебулан Сәйдахметовка җитди имгәнү китерә[12]. Һәм 2019 елның гыйнварында яшьләр командасына өлкән тренер ассистенты итеп күчерелә[13].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакстан байрагы «Есиль-Богатырь»
  • Казакъстан чемпионатының бронза призеры: 2001
  • Көнчыгыш Азия уеннарының бронза призеры: 2001
Казакстан байрагы «Иртыш»
  • Казакъстан чемпионы (2): 2003, 2004
  • Казакъстан чемпионатының көмеш призёры: 2002
  • Казакъстан Кубогы финалисты: 2002
Казакстан байрагы «Кайрат»
  • Казакъстан чемпионатының бакыр призёры: 2005
  • Казакъстан Кубогы финалисты: 2005
Казакстан байрагы «Тобол»
  • Казакъстан чемпионатының көмеш призёры (2): 2007, 2008
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2007
  • Интертото Кубогы җиңүчесе: 2007
Казакстан байрагы «Локомотив» Астана
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2010
  • Казакъстан Суперкубогы иясе: 2011
Казакстан байрагы «Астана»
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2012
  • Казакъстан чемпионатының көмеш призёры: 2013
  • Казакъстан чемпионы: 2014

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 22 (33) иң яхшы футболчылар исемлегендә № 1 — 2002, 2007, 2010, 2011, 2012
  • 22 (33) иң яхшы футболчылар исемлегендә № 2 — 2001
  • Казакъстанның иң яхшы ярымсакчысы — 2002
  • Казакъстан чемпионатының иң яхшы уенчысы — 2012[14]

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатының исеме Динара[15], улы Мирас бар (2012).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Кайрат Нурдаулетов с детства мечтал играть в «Кайрате»!. әлеге чыганактан 2016-03-02 архивланды. 2016-02-22 тикшерелгән.
  3. О чём мечтает Кайрат.
  4. Экс-капитан ФК «Астана» Кайрат Нурдаулетов продолжит карьеру в Кызылорде. әлеге чыганактан 2016-08-15 архивланды. 2021-07-28 тикшерелгән.
  5. Кайрат Нурдаулетов: «Надеюсь, что уже скоро почувствую вкус игры».
  6. Экс-капитан сборной Казахстана Кайрат Нурдаулетов объявил о завершении карьеры.
  7. «Астана» подарила Нурдаулетову штурвал.
  8. Сборная Казахстана отправляется на УТС в Турцию
  9. Казахстан — Кыргызстан 5:2. Приемлемо
  10. Нурдаулетов назначен ассистентом главного тренера сборной Казахстана.
  11. Кайрат Нурдаулетов: «Мне очень комфортно работать с Бородюком».
  12. Кто всё-таки виновен в травме Сейдахмета?.
  13. Назначен новый старший тренер молодёжной сборной Казахстана.
  14. Кайрат Нурдаулетов — лучший игрок чемпионата Казахстана 2012!. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2012-12-05 тикшерелгән.
  15. Поцелуй как ритуал.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]