Какул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Какул latin yazuında])

Какул - кайбер (төрки, монгол, тунгус, кытай) халыкларда ир-егетнең баш түбәсендә китәрелмичә калдырылган бер тотам чәче.[1]

Асыл мәгънәсендә, ир кешенең яшьтән үк баш түбәсендә киселмичә-кырылмыйча калдырыла торган толымчык. Бу сүз Евразиядә күп телләрдә очрый һәм фарсы теленнән таралган дип исәпләнә. Какул калдыру гадәте борынгы Мисырда да булган һәм Якын Шәрыктә күптән билгеле. Ихтимал, ул бөтен Азиягә шуннан таралгандыр. Татарларда какул калдыру әле XIX г. башларында да күзәтелгән [2]; XVII г. чирмешләрдә төйнәлгән какул – коллык билгесе булган, ә рус казакларында хохол ирекле булу билгесе. Гомумән, какул калдыруның мотивациясе һәм аңлатмалары бик ук ачык түгел. Рәшидетдин хәбәренчә, монголлар төрки әсирләрнең какулларын төйнәгәннәр, ә Урта Азиядә какул көтелгән ир бала башында калдырылган; кыргызларда какулны туйга кадәр генә йөрткәннәр. Кавказ халыкларында какул калдыруны, егет сугышта үлсә, аның башын алып йөртергә җайлы булсын өчен, дип аңлатканнар[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Таңлат 2015-2017
  2. Катанов 1903: 281.
  3. Пачулиа В.П. Падение Анакопии. М., 1986: 112–113.