Калинин районы (Татарстан АССР)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калинин районы (Татарстан АССР) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Калинин районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Пучы

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1959 елның 12 октябре

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1940)

37 700 кеше[1]

Милли состав

татарлар, марилар, руслар

Калинин районы (рус. Калининский район) — 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көнчыгышында, Минзәләдән Көньяк-Көнчыгышка 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк - Пучы авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калинин районы территориясе 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Минзәлә кантоны Пучы вулысында, 1930 елдан 1935 елга кадәр Минзәлә районында һәм Актаныш районының Пучы авыл советында урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1954 елның 22 ноябрендә Калинин районына гадиләштерелгән Матвеевка районы территориясенең бер өлеше кушыла.

1959 елның 12 октябрендә район юк ителеп, аның территориясе Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнары составына кергән.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда район мәйданы 1086 км² тәшкил иткән, авыл советы саны - 31, торак пунктлар - 66.[1]

Район 1948 елның 1 гыйнварына 25 авыл советын үз составына кертә: Адай, Әмәкәй, Әтәс, Бүләк, Югары Яхшый, Зөбәер, Исәнсеф, Качкын, Күҗәкә, Пучы, Сикия, Иске Әгъбәз, Иске Айман, Иске Байсар, Иске Кадермәт, Иске Сәфәр, Иске Урьяды, Табанлы Күл, Татар Бүләк, Түке, Олыимән, Уразмәт, Усы, Чуракай, Чәчер. Район мәйданы 969 км² тәшкил иткән. [2]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 1940
37536 37700

1939 елда халык саны 37536 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 93,5 %, марилар - 3,5%, руслар - 2,45 %.[3]

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделхәй Әхәтов - тел галиме, дөньякүләм исеме булган тикшеренүче-лингвист, тюрколог, мәдәният эшлеклесе, мәгърифәтче, фән һәм мәгарифне оештыручы, филология фәннәре докторы, профессор, татар теле фәненең заманча фәнни мәктәбе һәм диалектологиясе нигезен тәшкил итүче, заманча татар фразеология фәнни мәктәбенә нигез салучы, Иске Айман авылында туган.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]