Эчтәлеккә күчү

Калка буендагы бәрелеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калка буендагы бәрелеш latin yazuında])
Калка буендагы бәрелеш
Төп низаг: Сүбүдәй һәм Җәбә явы

Сүбүдәй һәм Җәбә явы (1220-1224)
Дата

1223 елның 31 мае

Урын

Калка елгасы буе

Нәтиҗә

Татар-монгол гаскәре җиңә

Көндәшләр
Татар-монгол империясе Киев кенәзлеге
Сәргаскәрләр
Җәбә Мстислав Карт†
  • Даниил Романович
  • Мстислав Удатный
  • Мстислав Святославич†
  • Ярун
Яклар көчләре
20-30 мең 80-100 мең
Югалтулар
билгесез 90%

Калка буендагы бәрелеш1223 елның 31 маенда бер яктан татар-монгол[1] гаскәре һәм икенче яктан рус-коман гаскәре арасындагы бәрелеш. Команнар һәм руслар тар-мар ителә, өч көннән татар-монгол гаскәре тулысынча җиңә.

Әлеге бәрелештә Киев Русенең күп кенәзләре һәм аксөяк боярлар һәлак булган.

Әлеге татар-монгол гаскәре Сүбүдәй һәм Җәбә явы (1220-1224) кысаларында эш иткән.

Чыңгызхан биргән әмер буенча Сүбүдәй һәм Җәбә батырлар Хәрәзем солтаны Алә әд-Дин Мөхәммәдне куа китә, элегрәк бу солтан татар-монгол илчелеген үтерергә кушкан. Илчелекне үтерү татарлар өчен зур хурлау булып саналган, шуңа күрә алар үтерүчеләргә җәза бирергә ант биргән. Команнар гаепле солтанны үзләрендә качырган һәм руслар белән берек төзегән, әлеге вакыйгалар бәрелешкә китергән.

Калка буендагы бәрелешнең харитасы[2]:
1) Команнар (Ярун);
2) Даниил Волынский;
3) Мстислав Удатный;
4) Олег Курский;
5) Мстислав Черниговский;
6) Мстислав Карт;
7) Сүбәдәй һәм Җәбә.

Татар илчелеген үтергән Хәрәзем солтаны Алә әд-Дин Мөхәммәдне куа китү башлангыч чорында татар-монгол гаскәренең саны 30 мең кеше тәшкил иткән, ләкин Иранда һәм Кавказда (1221) сугышлардан соң ул нибары 20 мең тәшкил иткән.

1221 елда татар-монгол гаскәре Мәрв, Үргәнеч шәһәрләрен яулап ала һәм Хәрәзем солтаны мирасчысы Җәләл әл-Дин гаскәрен Инд елгасында тар-мар итә.

Татар-монгол гаскәренең үзенчәлекле тактикасы — бик тиз, көтмәгәндә килеп чыгып һөҗүм итү.

Рус-коман бердәм гаскәренең саны 80-100 мең тәшкил иткән (Татищев буенча 103 мең). Команнар күп нәселләргә бүленгән булган, һәр нәселе үз ханына гына буйсынган.

Мстислав Удатный гаскәре беренче булып Калка елгасын үтеп чыгып татар-монгол гаскәренә һөҗүм итә.

Татарлар үз яраткан тактикасын кулланып, башта чигенә, руслар аларны куа китеп тозакка эләгә. Татар-монголлар өстәмә көчләр ярдәмендә уң флангта зур уңышка ирешә, команнар чигенә башлый һәм рус гаскәренә комачаулый.

Нәтиҗәдә руслар да команнар сугыш кырыннан кача башлый, татар-монгол гаскәре аларны Днепрга кадәр куа һәм күбесенчә тар-мар итә.

Рус риваяте яки әкияте буенча татар-монгол гаскәренең икенче өлеше Киев гаскәренең әсирлеккә бирелүе өчен "кенәзләрнең бер тамчы каны коелмас" дип вәгъдә биргәндер һәм соңрак "70 рус кенәз һәм батыр такталар астында таптатып үтерелгәндер". Әлеге риваять рус китапларында һәм рәсем сәнгатендә киң таралган.

Калка буендагы бәрелештә рус гаскәренең 90%ы һәлак булган.

Калка бәрелешендә җиңгәннән соң, татар-монгол гаскәре Святополч шәһәренә барып җитеп, Киев каласына һөҗүм итмичә кинәт көнчыгышка борыла һәм нишләптер Идел буе Болгарына яу белән бара. Бәлки анда Хәрәзем солтанын табарга теләгәндер.

Ләкин нәкъ Идел буе Болгары гаскәре Җигүле таулары янында татар-монгол гаскәрен тар-мар итә, тик 4000 гаскәри исән калган. Кайбер чыганаклар буенча нәкъ болгар хакиме Габдулла Чәлбер җитәкләгән Идел буе Болгары гаскәре Сарык бәрелешендә татар-монгол гаскәрен тар-мар иткән. Шундый җиңелү 13 елдан татар-монгол көнбатыш явының төп сәбәбе булып торган ахры.

  1. төрки телле халык гаскәрдә күпчелек тәшкил итә, ул заманда көнчыгыштагы төрки халык татарлар дип атала, шуңа күрә татар-монгол термины кулланыла
  2. Ипатьев елъязмасы буенча. Новгород елъязмасы буенча барлык рус-коман гаскәрләре Калка елгасын үтеп чыга
  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Храпачевский Р. Великий западный поход чингизидов на Булгар, Русь и Центральную Европу // Военная держава Чингисхана. — М. 2004.
  • (укр.) Івакін Г. Ю. Історичний розвиток Києва XIII — середини XVI ст. (історико-топографічні нариси). — К., 1996. — 272 с. ISBN 5-85654-047-6
  • Широкорад А.Б. Русь и Орда. — Москва: Вече, 2004. — 496 с. — ISBN 5-9533-0274-6.
  • D Nicolle & V Shpakovsky. Kalka River 1223: Genghiz Khan's Mongols Invade Russia. — Oxford: Osprey publishing, 2001. — 96 с. — ISBN 1-84176-233-4.
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.