Каллирои Паррен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каллирои Паррен latin yazuında])
грек. Καλλιρρόη Παρρέν
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Греция
Тугандагы исем грек. Καλλιρρόη Σιγανού
Туу датасы 1861[2]
Туу урыны Ретимнон[d], Крит[d], Греция
Үлем датасы 15 гыйнвар 1940(1940-01-15)
Үлем урыны Афин, Греция
Җирләнгән урыны Беренче Афин зираты[d]
Ире яки хатыны Жан Паррен[d]
Һөнәр төре язучы, журналист
Әлма-матер Арсакион[d]
Бүләкләр
орден Спасителя
Сурәтләнә Bust of Kalliroi Siganou-Paren, Rethymno[d]
 Каллирои Паррен Викиҗыентыкта
Ретимно шәһәрендә Парен бюсты

Каллирои Паррен(грек. Καλλιρρόη Παρρέν, кыз фамилиясе — Сигану(грек. Σιγανού); 18611940) — Греция педагогы, журналист һәм язучы. Грецияда феминизм хәрәкәтенә нигез салучы[3].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1861 елда (башка мәгълүматлар буенча 1859 елда[4]) Госман империясе Крит утравы (хәзерге Грециянең Крит утравы) Ретимнон шәһәрендә туган.

Мәктәпкә чаклы белемне Пирей шәһәрендә монахлар мәктәбендә ала. Моннан соң Афинада кызлар өчен иң яхшы мәктәпләренең берсендә укый. 1878 елда Αρσάκειον укытучылар әзерләү мәктәбен тәмамлый. Рус, француз, итальян һәм инглиз телләрен белә.

1878 елда чакыру буенча Россия империясының Одесса каласына килә һәм биредә ике еллап кала грек общинасының кызлар өчен мәктәптә укытучы булып эшли. Аннары берничә ел дәвамында Эдирне шәһәрендә эшли, биредә грек общинасы өчен Zapeion мәктәбен ача. Истанбулда Франция матбугат агентлыгын ачкан француз журналисты Жан Парренга (ингл. Jean Parren) кияүгә чыга, аннары алар Грециянең башкаласы Афинага күчәләр.

Афинада феминизм хәрәкәте белән шөгыльләнә һәм 1887 елда хатын-кызлар өчен Εφημερίς των Κυριών («Хатын-кыз журналы») журналын чыгара башлый. Бу атналык 1908 елга кадәр атна саен, ә 1908-1916 елларда — аена ике тапкыр басылып чыккан.

Грециянең Антанта ягында Беренче дөнья сугышында катнашуына каршы чыгыш ясый, моның өчен 1917 елда Элефтериос Венизелос хөкүмәте аны Идра утравына сөргенгә җибәрә, ә атналык ябыла.

Афинада Аурупа һәм Америка хатын-кыз хәрәкәте белән хезмәттәшлек итә, үзенең журналын Париж һәм Чикаго калаларында узган халыкара конференцияләрендә күрсәтә. Эшкә урнашу һәм уку өлкәләрендә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшә. 1896 елда Греция хатын-кызлар союзын нигезли. 1908 елда аның тырышлыгы белән Греция хатын-кызлар милли советы төзелә, бу оешма халыкара хатын-кызлар советы (ингл. International Council of Women) белән хезмәттәшлек итә. 1650-1860 елларны үз эченә алган «Греция хатын-кызлары тарихы» китабын яза.

Шулай ук әдәби салон ача. Жюльетта Адам, Жюль Симон, Григориос Ксенопулос, Костис Паламас кебек язучылар һәм публицистлар белән дус була. Берничә грек романын яза, алар беренче тапкыр «Хатын-кыз журналында» Майя псевдонимы астында басылып чыга.

1940 елның 15 гыйнварында Афинада вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Коткаручы ордены (Греция хатын-кызлары арасыннан беренче кавалер)
  • Афина академиясенең көмеш медале
  • Афина шәһәре медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]