Калмаш (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калмаш (Актаныш районы) latin yazuında])
Калмаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°45'тн, 53°44'кнч
Нигезләнгән 1731
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 71 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423752
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Калмашево

КалмашТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 71 тирәсендә. Почта индексы — 423752.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1731 елда нигезләнгән.

Актаныштан 23 чакрым көнбатыштарак Шәбез елгасы буенда урнашкан.

  1731 елда калмашлыларның хәзер Башкортстанга караган Тузлыкуыш авылының 3 кешесенә һәм үзебездәге Апачта татарлар нәселенә нигез салган Апас мулла Тутаевка күчеп утырырга рөхсәт бирүләре рәсми кәгазьләрдә теркәлеп калган.  Алар 1745, 1749, 1761 елларда Каен Түбә, Карт, Суыксу һәм Шәбез авыллары вотчиналары белән бергәАгыйдел елгасы тамагыннан Туктар күленә кадәрге арасын, башка су чыганакларын, Кама елгасының болынлы ягындагы күлләрне төрле вакытка оброкка тапшырганнар. Җирләренең мул булуы авылның бу тирәдә иртәрәк барлыкка килүен раслый. Шул рәвешле аңа нигез ким дигәндә XVIII гасырга краган рәсми кәгазьләрдә йөзбашы Кадермәт Дусмәтов, Азамат Ишкин, Мостафа Чурашов,Үтәмәш Шыгаев, Ярмөхәммәт Уразманов, Акай Зөбәеровның исем-фамилияләре телгә алына.

  1813 елда авылда мәчет булуы, 21 июньдә аңа Габделкаһир хәзрәт Ишмәтовның имам итеп куелуы, малайлар мәктәбе эшләве, 1859 елда җил тегермәне барлыгы теркәлеп калган. 1913 елда мәдрәсәдә шәкерләр саны 50 гә җиткән, мөдәррис вазифасын имам-хатыйп Габделмосавир Габделкәбиров башкарган.

  1799 елда җирләрне генераль ызанлаганда авыл вотчиналарына Минзәлә өязеннән – 379, Бөре өязеннән 1172 дисәтинә җир бүлеп бирелә, 1918 елга кадәр шулардан файдаланалар.

  1870 елгы мәгълүматларга караганда, Калмашта типтәрләр көн күргән.

  Кантоннар чорында авыл Унынчы йортка, аннан Семиостров волостена карый.

  1929 елда Фрунзе исемендәге хуҗалыкка берләшәләр, 1950 елда “Алга”га (Шәбез), соңыннан чалманаратлыларга кушалар, “Агыйдел” хуҗалыгы булып көн күрәләр. Ул “Наратлы” ҖЧҖкә әйләнә.

  6 кеше репрессияләнә.

  Бөек Ватан сугышына киткән 52 яугирнең 42 се кире әйләнеп кайта алмый.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1870 1884 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
381 423 511 495 419 253 266 191 171 152 131 79 77 71

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. - Казань, 2008. -Т.4
  • Списки населенных мест Российской империи по сведениям 1870 года.
  • Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губерни.- Уфа, 1906.
  • И.Р Очерки истории Татарстана и Татарского народа.(20 век)- Казань, 1999
  • Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем. - Казан, 2003.
  • Имамов В. Безнең төбәк тарихы. - Чаллы, 2008.
  • Актанышым - ак илем. // Актаныш - край мой лучезарный. -Казан "Идел- пресс", 2010.