Калмык ханлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калмык ханлыгы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Калмык ханлыгы
калм. Хальмг хана улус

юкка чыккан
Flag of None.svg
1633 ел — 1771 ел


Flag of Russia.svg
 
Flag of China (1889–1912).svg
Dondog-Dashi banner.jpg
Байрак
Kalmyk Khanate.png
Тел(ләр) калмык теле
Дин Буддизм
Идарә итү төре монархия

Калмык ханлыгы (калм. Хальмг хана улус), шулай ук Торгут ханлыгыкалмыкларның 1630-1771 елларда Русия патшалыгы (1721 елдан Русия империясе) составындагы мохтар дәүләте.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыклар җире (яшел төстә). 1720
Калмык җайдагы
Ойрат кәрваны
Калмык хотоны (авылы)
Калмык хатын-кызлары

XVI гасырда Ойрат ханлыгында кабиләләр арасындагы үзара каршылыклар чыгу сәбәпле, торгут кабиләсе һәм дэрбэт кабиләсенең бер өлеше Җунгариядән күчеп китә һәм XVI гасыр азагында – XVII гасыр башында Русия империясе чикләренә, Көнбатыш Себергә килеп чыга. Урыс елъязмаларында аларны калмыклар дип атыйлар. 1607, 1608, 1610, 1615, 1616 елларда калмыкларның юлбашчылары Хо-Үрлүк, Далай-Батыр һ.б. үз илчеләре аша урыс патшасына буйсыну белдереп, урыс багынлыгы алалар. Калмыкларның ант итү кәгазьләрендә (шерт) ике якның да үзләренә бурычлар алуы күренә. Русия хөкүмәте калмыкларны Алтын-ханнар җитәкчелегендәге монголлар һәм нугайлар, казакълар һөҗүменнән сакларга вәгъдә бирсә, калмыклар терлек белән ясак түләргә һәм патшага буйсыну билгесе итеп әманәтләр җибәреп торырга тиеш була. Калмыкларга Камышлы, Ишем, Иртеш, Ом елгалары янында күчеп йөрергә, Тара һәм Тумда җыемсыз сәүдә итәргә рөхсәт ителә. Әкренләп калмыклар көнбатышкарак, Урал алдына күченә. Элекке Себер ханлыгы җирләрен кулга төшерергә теләп, Нугай Урдасы улусларын басып алалар.

Идел буенда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1630 елларда калмыклар беренче мәртәбә Җаек һәм Идел елгалары тирәсенә килеп җитә. 1630-1640 елларда даими рәвештә Урыс дәүләте җирендәге шәһәрләргә (Самарга (1639), Әстерханга (1644)) һөҗүмнәр оештыралар. 1640 елда Хо-Үрлүк уллары белән Җунгар корылтаенда катнаша. Корылтайда барлык ойратлар өчен (шул исәптән калмыклар өчен дә) мәҗбүри булган «Их цааз» дип аталган кануннар җыелмасы кабул ителә. 1650 еллар уртасында Урыс дәүләте патшасы Алексей Михайлович Идел буеның ярымбуш яткан дала җирләрен калмыкларның күченеп йөри торган җире итеп билгели.

1658 елда Хо-Үрлүк нәселе арасында хакимлек өчен үзара барган ызгыш-талаш туктый. Барлык Идел буе калмыклары һәм аларга буйсынган нугайлар өстеннән хаким итеп Хо-Үрлүкнең олы улы Дайчин таныла. Дайчиннан соң аның улы Мунчак (1661-1669 елларда), оныгы Әюкә (1669-1724, 1690 елда Далай-лама V исеменнән ханлыкка менә) хан була. Дайчинның (1655, 1657 елларда), Мунчакның (1661 елда) Алексей Михайловичка тугърылыкка ант итү кәгазендә (шерт) калмыкларның җәйләү чикләре төгәл күрсәтелгән. Көнбатышта Дон далаларына, көнчыгышта Җаек елгасына, көньякта Кавказ тауларына, төньякта СарычинСарытау - Гурьев сызыгына барып җитә. Ант итү кәгазенә калмыкларның урыс патшасына хәрби хезмәт итү вазифасы һәм Кырым ханлыгы белән һәртөрле элемтәләрне өзү таләбе кертелә.

Калмык гаскәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Калмык гаскәре

1657 елдан башлап, калмыкларның атлы гаскәре Русия гаскәре эчендә барлык сугышларда катнаша башлый. Калмык ханлыгы Русиянең (соңрак Русия империясенең) көньяк чикләрен саклауда, Кавказны басып алуда хәлиткеч урын тота. Калмык атлы гаскәрен урыс хөкүмәте шулай ук Кырым ханлыгына каршы сугышларда файдалана. Калмыклар 1654-1667 еллардагы урыс-поляк сугышында катнаша. Идел буенда урыс хөкүмәтенә каршы кузгалган фетнәләрне, баш күтәрүләрне бастыруда калмыклар җәлеп ителә. 1670-1671 еллардагы Степан Разин фетнәсендә калмыклар ике яктан да катнаша. 1662 елда һәм 1682-1683 елларда кузгалган Башкорт баш күтәрүләрен бастыручылар арасында калмыклар була. 1697-1698 елгы Бөек илчелек белән чит илгә чыкканда, Петр I Әюкә ханга Русия империясенең көньяк чикләрен сакларга кушып китә.

XVIII гасыр башына Калмык ханлыгы Русия империясе эчендәге зур этносәяси оешмага әверелә. Ханлыкта тармакланган идарә итү булмаса да, хан кул астында күп санлы чиновниклар була. Хан тышкы элемтәләрендә чагыштырмача мөстәкыйль була, калмыкларның Кытай һәм Җунгар ханлыгы белән дуслыгын ныгытуны кайгырта.

1724 елда Әюкә хан үлгәч, урыс хөкүмәте Калмык ханлыгы идарәчеләрен (наместниклар) үзе билгели башлый. Беренче наместник итеп Әюкә ханның улы Церен-Дондук билгеләнә, 1731 елдан хан. 1732-1734 елларда ханга буйсынмаган калмыкларның зур бер төркеме Кубаньга күченеп китә. Урыс-төрек сугышы алдыннан илдәге эчке хәлне яхшырту максатында, урыс хөкүмәте Әюкәның оныгы Дондук-Омбоны наместник итеп билгели, 1737 елдан хан. Дондук-Омбодан Дондуков (ru) фамилиясен йөртүче урыс кенәз нәселе башланган. 1735-1739 елардагы урыс-төрек сугышында Дондук-Омбоның 40 меңлек гаскәре Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә хәлиткеч көч буларак катнаша. 1741 елда Дондук-Омбо вафатыннан соң, Калмык ханлыгы белән идарә итәргә урыс хөкүмәтенә лояль булган нойон Дондук-Даши куела. Аның җитәкчелегендә калмыклар 1741-1743 еллардагы урыс-швед сугышында, 1756-1763 еллардагы Җидееллык сугышта катнаша. Дондук-Даши хакимлек иткән вакытта Калмык ханлыгының эшләре Әстерхан губерна идарәсендә хәл ителә башлый. Калмык ханлыгының соңгы наместнигы итеп Дондук-Дашиның улы Убаши билгеләнә. 1762 елда калмыкларның суд-идарә итү органы булган зарго үзгәртелгәч, Убашиның сәяси хакимлеге дә кими.

Ханлыкны бетерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1768-1774 еллардагы урыс-төрек сугышында 20 меңлек калмык гаскәре катнаша. Ләкин сугышларда катнашу калмыкларга көткән табышны бирми башлый. Калмыкларны мәҗбүриләп христиан диненә күчерү, калмык далаларын колонияләштерү сәбәпле, калмыкларның зур өлеше Русиядән күчеп китәргә була. Әстерхан губернасы чиновникларының Русия империясенең чит ил эшләре коллегиясенә биргән хисабында әйтелгәнчә, 1771 елның гыйнварында Убаши казакъ далалары аша көнчыгышка 30 909 кибитка җибәрә (11 198 е кала). Шул ук елның июль аенда күченүче халыкның яртысын, барлык терлекләрен югалтып, калмыклар Кытай чигенә барып җитә һәм аның хакимиятенә буйсына.

1771 елның 19 (30) октябре указы белән Екатерина II Калмык ханлыгын бетерә, ханлык җирләре Калмык даласы дип аталган аерым идарә берәмлеге сыйфатында Әстерхан губернасына кушыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кичиков М.Л. Образование Калмыцкого ханства. Элиста, 1994.
  2. Дорджиева Е.В. Исход калмыков в Китай в 1771 г. Ростов-на-Дону, 2002.
  3. Цюрюмов А.В. Калмыцкое ханство в составе России: проблемы политических взаимотношений. Элиста, 2007.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]