Калым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калым latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Калым — төрки сүз. Кияү тарафыннан кәләшнең ата-анасына яки туганнарына бирелә торган түләү (мал, акча) мәгънәсендә. Исламлашкан халыкларда калым түләү йоласы ислами мәһәр белән өлешчә туры килә. Төп аерма шунда: калым кәләшнең үзенә бирелми, аның ата-анасына яки туганнарына тапшырыла һәм аларның милкенә әйләнә. Моңардан тыш, калым никахның алшарты буларак түләнә, мәһәр исә никахтан соң бирелә.