Калып:Баш бит/Белгән идеңме
(Калып:Башбит/Белгән идеңме битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
- Казакъ ханының ССРБда беренче язу машинасын ясаган оныкчыгы 30 ел гомерен сөргендә үткәрә.
- Көрәш буенча дөнья чемпионы күп санлы сабантуйларда баш батыр калып, 50 автомобиль яулый.
- Ишкәкаяклыларның иң якын «туганнары» булып аюсыманнар һәм сусарлар санала.
- 11 дисктан торучы татар халык һәм һөнәри музыка тупланмасы татар музыкасының бар тарихын колачлауга дәгъва итә.
- Сарманда туган генералның Чернобыль афәтен бетерүдәге хезмәте ике орден белән бәяләнгән.
- «Көнчыгыш Элизабет Тейлоры» Россиядә «Чалы кошы» фильмындагы Фәридә роле буенча билгеле.
- 1828 елгы Россия һәм Иран арасындагы килешү Каспий диңгезендә Россияга гына хәрби флот ачарга хокук биргән.
- Тыва Яңа елында махсус тергезелгән учакка артыш ботаклары, аннары ак ризык салына.
- Сахаларның җәйге торагында эссе көннәрдә һәрчак салкынча, һавасы саф һәм чиста саклана.
- Татар артистларын «Аршин мал алан»ны уйнарга өйрәткән азәрбайҗан актеры үз өендә атып үтерелгән.
- Татарстанның бер авылында гына уздырылучы ирзә бәйрәмендә «аю тәпие» белән сыйланырга була.
- 35 ил белгечләрен берләштерүче халыкара оешма сайтында Казанда узачак конгрессы турында татар телендә хәбәр итә.
- Беренчесе Сталинга тапшырылган югары бүләкнең соңгысы казакъ җырчысына бирелгәннең икенче көнендә ил таркала.
- Риваять буенча, каен себеркесе тулы бер ил халкының яңа дин кабул итүенә этәргеч булган.
- Басклар Иленең Бискайя төбәге хөкүмәт башлыклары тарихи имән агачы янына басып ант бирә.