Калып:Баш бит/Яхшы мәкалә
(Калып:Башбит/Яхшы мәкалә битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Төньяк Осетиядә ислам — Төньяк Осетия — Алания Республикасы диннәренең берсе. Рәсми бәяләүләр буенча, Төньяк Осетия-Алания халкының 30 проценты — мөселманнар (күбесенчә сөнниләр). Осетиннарның күпчелеге исә — христианнар (күбесенчә православие динен тотучы) һәм җирле мәҗүси диннәрен тотучылар.
XVIII гасырның икенче яртысында осетиннарның барлык аристократ гаиләләре диярлек һәм аларга бәйле катламнар Исламның дини-этик нормаларын үтәгән. XIX гасырда Төньяк Осетиядән меңләгән осетин-мөселманнар Төркиягә күчеп китә. Совет чорында Төньяк Осетиядә мөселман руханилары тулысынча юкка чыгарылган.