Калып:Баш бит/Белгән идеңме
Күренеш


- Рәссам Иоганн Филипп Лемке Швеция короленең[d] татарлар белән бәрелешен[d] ясаган.
- Татарстандагы Иннополис шәһәре Малайзиянең Сайберҗая шәһәре аналогы булып тора.
- Төркиянең армия генералына 1915 елда әсирлектән качуда Чита мөселманнары да ярдәм иткән.
- Татарстан мәктәпләренә «текбол» инновацион спорт төрен кертергә телиләр.
- Зәй районында ике Олимпия уеннары чемпионы туган: Фёдор Симашев һәм Евгений Давыдов.
- «Идегәй» дастанын чит телгә беренче булып балкар шагыйре тәрҗемә иткән.
- Каракалпак җырчысы ― Миландагы дөньякүләм танылган La Scala[d] сәхнәсендә җырлаган беренче үзбәкстанлы.
- Палау башкаласы халык саны буенча дөньяда суверен дәүләтнең иң аз халыклы башкаласы булып тора.
- Молдованың гагауз авылы гербы һәм флагына Татар чишмәсе сурәте урнаштырылган.
- Монголиядә һәм Бурятиядә обо пирамидасы тирәли сәгать теле йөреше буенча өч мәртәбә әйләнеп узу йоласы бар.