Калып:Баш бит/Вакыйгалар/12 сентябрь
Внешний вид
БМО Глобаль көньяк илләренең бер-берсе белән хезмәттәшлеге көне, Кабо-Вердеда милли көн
- 1906 — «Азат халык» газетасы ябыла, аның мөхәррире Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тота.
- 1913 — татар язучысы Хәерниса Сафина туа.
- 1934 — Латвия, Литва һәм Эстония сәяси берлек төзиләр.
- 1937 — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров туа.
- 1957 — алман кинокомпозиторы Ханс Циммер туа.
- 1974 — Эфиопия императоры Хайле Селассие I тәхеттән бәреп төшерелә.
- 1990 — Алмания берләшү килешүен имзалый.
- 1992 — татар язучысы, драматург Нәкый Исәнбәт вафат була.
- 2008 — Ирек Мортазин үз блогында Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра.
- 2010 — Төркиядә конституцион үзгәрешләр турында референдум уза.