Калып:Баш бит/Вакыйгалар/14 июнь
Внешний вид
БМОда Халыкара кан доноры көне, АКШта Байрак көне, Малавида Ирек көне, Польшада Ватандаш журналистикасы көне, һ.б.
- 1325 — 21 яшьлек Ибн Баттута туган шәһәрен ташлап, хаҗ кылырга китә.
- 1846 — Калифорния Мексикага каршы баш күтәрә; Калифорния җөмһүрияте игълан ителә.
- 1884 — татар драматургы Миргазиз Укмаси туа.
- 1920 — алман социологы, тарихчы һәм икътисадчы Макс Вебер вафат була.
- 1928 — Латин Америкасы инкыйлабчысы Че Гевара туа.
- 1931 — татар шагыйрәсе Роза Хәлиуллина дөньяга килә.
- 1965 — Пол Маккартни данлыклы «Yesterday» җырын яза.
- 1985 — Шенген килешүе имзалана (башлыча 7 ил тарафыннан).
- 1995 — Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы вафат була.
- 1996 — Татарстан Президентының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын оештыру турында боерыгы чыга.