Калып:Баш бит/Вакыйгалар/1 май
Внешний вид
Халыкара эшчеләр көне, АКШта — Хокук, Аргентина һәм Маршалл Утрауларында — Конституция, Казакъстанда — Җөмһүрият халыклары бердәмлеге, Мавританиядә — Хәрби көчләр, ССРБда — Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне, Россия Федерациясендә — Яз һәм хезмәт бәйрәме, һ.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1786 — Венада беренче тапкыр Моцартның «Фигаро туе» операсы куела.
- 1873 — инглиз сәяхәтчесе Давид Ливингстон вафат.
- 1904 — чех композиторы Антонин Дворжак бакыйлыкка күчә.
- 1905 — татар шагыйре Әхмәт Исхак дөньяга килә.
- 1917 — Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае башлана.
- 1918 — совет уйлап табучысы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1») ясаучы Бәшир Рәмиев туа.
- 1926 — «» авиаширкәте беренче рейсын башкара.
- 1926 — танылган педагог-теоретик, шәркыятьче Мирза Мәхмүтов дөньяга килә.
- 1930 — татар шагыйрәсе Резеда Вәлиева туа.
- 1935 — татар язучысы Вакыйф Нуруллин дөньяга килә.
- 1941 — татар язучысы, прозаик, публицист Тәүфикъ Әйди туа.
- 1948 — Корея Халык Демократик Җөмһүрияте барлыкка килә.
- 1951 — Федератив Алмания Җөмһүриятенең Мүнхен шәһәрендә Азат Аурупа радиосы/Азатлык радиосы үз эшен башлый.
- 2004 — Аурупа Берлегенә 10 яңа дәүләт кабул ителә.