Калып:Баш бит/Вакыйгалар/23 гыйнвар
Күренеш
АКШта Милли бәлеш көне,
Бөекбританиянең
Питкайрн утрауларында Баунти көне,
Кытай Җөмһүриятеда Бөтендөнья ирек көне,
Һиндстанның кайбер штатларында Субхас Чандра Боз туган көне, һ.б.

- 1556 — Шэньсида җир тетрәве нәтиҗәсендә якынча 830 мең кеше һәлак була.
- 1719 — император Карл VI Габсбург Лихтенштейн кенәзлеге суверенитетын таный.
- 1796 — Казан университетында эшләгән, рутений элементын ачкан профессор-химик Карл Клаус туа.
- 1907 — физик, Нобель бүләгенә лаек булган беренче япон Хидеки Юкава туа.
- 1945 — Германия Көнчыгыш Пруссиядән тыныч халыкны эвакуцияләү буенча операциясен башлый.
- 1962 — татар язучысы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла дөньяга килә.
- 1981 — татар физика галиме Хәмид Мөштәри (рәсемдә) вафат була.
- 2005 — Виктор Ющенко Украина президенты эшенә керешә.