Калып:Баш бит/Вакыйгалар/29 март
Күренеш
АКШта — Вьетнам сугышы ветераннары көне,
Португалиядә — Милли тарихи шәһәр үзәкләре көне, Тайваньда — Яшьләр көне,
Үзәк Африка Җөмһүриятендә — Президент Боганда көне, һ.б.

- 1795 — Композитор Людвиг ван Бетховен беренче тапкыр
Венада концертын бирә. - 1867 — Британия империясе
Канаданы барлыкка китергән Төньяк Америка актын имзалый. - 1881 — журналист, педагог, язучы Һади Килдебәк туа.
- 1899 — Сталин ялчысы,
ССРБ эчке эшләр буенча министры Лаврентий Берия дөньяга килә. - 1912 —
Антарктида буенча сәяхәт кылган Роберт Скотт көндәлегендә соңгы язу калдыра. - 1932 —
Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров дөньяга килә. - 1942 — Имай Насыйри, татар журналисты, язучы лагерьда вафат.
- 1961 — татар журналисты Илфат Фәйзрахманов туа.
- 2004 — Болгария, Латвия, Литва, Румыния, Словакия, Словения һәм Эстония
НАТОга кабул ителәләр. - 2010 —
Мәскәү метрополитенында террористик акт нәтиҗәсендә 40-лап кеше үлә. - 2020 — поляк композиторы Кшиштоф Пендерецкий вафат.