Калып:Баш бит/Вакыйгалар/6 ноябрь
Внешний вид
Татарстан Конституциясе көне, Аргентинада — Милли парклар, Маҗарстанда — 1956 елгы инкыйлабын искә алу, Финләндиядә — Швед милләтле ватандашларның мәдәни мирасы, БМОда — Сугыш һәм кораллы низагларда әйләнә-тирә мохитны эксплуатацияләүгә халыкара каршылык күрсәтү көннәре
- 1860 — Авраам Линкольн АКШның Республикан фирка исеменнән беренче президенты була.
- 1893 — урыс композиторы Петр Чайковский вафат була.
- 1913 — Көньяк Африкада Маһатма Ганди кулга алына.
- 1918 — Польшаның Тарнобжег шәһәрендә Тарнобжег совет республикасы игълан ителә.
- 1930 — татар галиме Энгель Нигъмәтуллин туа.
- 1935 — Hawker Hurricane беренче очыш ясый.
- 1938 — татар шагыйрәсе Салисә Гәрәева дөньяга килә.
- 1956 — әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Габдрахман Сәгъди вафат була.
- 1992 — Татарстан Конституциясе кабул ителә.