Калып:Баш бит/Вакыйгалар/7 сентябрь
Внешний вид
Бразилиядә — бәйсезлек, Мозамбикта — җиңү, Халыкара хәрби уенчыкны юк итү көне
- 1707 — француз натуралисты, биолог, язучы Бюффон дөньяга килә.
- 1812 — мәшһүр Бородино сугышы башлана.
- 1870 — татар чыгышлы рус язучысы Александр Куприн туа.
- 1907 — француз шагыйре, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенең беренче лауреаты Франсуа Сюлли-Прюдом вафат була.
- 1918 — Якуп Колмый, башкорт совет шагыйре туа.
- 1926 — Испания Милләтләр Лигасыннан чыга.
- 1940 — 50 төн дәвам иткән Лондон бомбардировкасы башлана.
- 1950 — Фәрхәт Мостафин, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы дөньяга килә.
- 1980 — Азәрбайҗан җырчысы Нигәр Җамал туа.
- 1983 — чит илдәге татар тарихчысы-советолог Тимербәк Дәүләтшин дөнья куя.
- 1998 — АКШта Google ширкәте нигезләнә.