Эчтәлеккә күчү

Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә/20

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Сайланган мәкалә/20 latin yazuında])
Кичке-Таң заказнигы

Әгерҗе районы (рус. Агрызский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан, Удмуртия белән чиктәш. Административ үзәге — Әгерҗе шәһәре, Казаннан 304 км көнчыгышка таба һәм Ижаудан көньякка 36 км ераклыкта урнашкан. Татар авылы беренче мәртәбә 1646 елда телгә алына. Пугачев восстаниесе басылганнан соң, 1775 елда Әгерҗе Нократ губернасының Сарапул өязе составына керә. 1914-1915 елларда авыл яныннан Казан-Урал тимер юлы салына. Станциягә нигез салынганнан соң Әгерҗе төбәкнең иң эре транспорт төене булып китә. Әгерҗе районы беренче тапкыр 1924 елда оеша. 1963 елда аның территориясенә Алабуга авыл хуҗалыгы районына кертелә, әмма бер елдан Әгерҗе районы элеккеге чикләрдә яңадан торгызыла. 2020 елга районның мәйданы 1796,62 м2 тәшкил иткән.

↪ Дәвамы