Эчтәлеккә күчү

Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә/28

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Сайланган мәкалә/28 latin yazuında])

Камил Сәмигуллин (22 март 1985, Красногорский, Звенигово районы, Мари АССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — мөселман дин әһеле, мөфти, хәнәфи мәзһәбе галиме, Коръән-хафиз.

Урта гомуми белемне Россия байрагы Россия Федерациясенең Мари Ил республикасындагы Волжск шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы башкаласы Казанда ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаудан соң, Дагстан республикасы башкаласы Махачкаладагы Төньяк-Кавказ Ислам Университетына укырга керә, шулай ук Төркия байрагы Төркиянең Истанбул шәһәрендә «Исмәгыйль ага» мәчете каршындагы мәдрәсәдә шәех Мөхәммәд Әл-Уфыйда белем ала.

2007-2008 елларда Төмән өлкәсенең Хант-Манси — Югра автономияле округы Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам. 2008-2013 елларда Казандагы Россия ислам институтында белем ала, шул арада «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкчесе, мөфти урынбасары һ.б. вазыйфаларын башкара. 2013 елдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, 2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

Рус, татар, гарәп, төрек телләрендә иркен аралаша. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.

↪ Дәвамы